Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Уфагуб” блоггерларына карата мәхкәмә сузыла


Илдар Габдрафыйков
Илдар Габдрафыйков

24 июнь көнне Башкортстанда ике ел элек кулга алынып, 10 көн төрмәдә утырып чыккан блоггерларга карата чираттагы мәхкәмә утырышы үтте. Әлеге утырыш эшнең очы-кырые күренмәвен дәлилләде.


“Уфагуб” бәйсез интернет сәхифәсе белән хезмәттәшлектә гаепләнеп кулга алынган шәхесләр Башкортстанның яңа президенты Рөстәм Хәмитовка ачык хат та язып караган иде. Танылган эшкуар Николай Швецов, Башкортстан Фәннәр академиясенең өлкән гыйльми хезмәткәрләре, тарих фәннәре кандидатлары Илдар Габдрафыйков, Игорь Кучимов һәм журналист Сергей Орлов әлеге мөрәҗәгатьтә үзләренә карата барган мәхкәмәләрне “сәяси сәбәпләрдән” дип аңлаткан иде.

Блоггерлар белдерүенчә, инде элекке президентның һәм аның тарафдарларының хакимияттән алынуына да бер ел булып килә, әмма мәхкәмәчеләр генә һаман да элекке калып буенча эш итә, ди алар.

Блоггерлар 24 июньдә узган утырышта да үзләренә ягылган гаепләрнең уйдырма һәм ялган булуын дәлилләде.

“Республика хакимиятләренең коррупциягә батуы, аларның төрле кырын гамәлләрдә катнашы булуы турында хак мәгълүматларны биргән өчен безне элекке премьер-министр Раил Сарбаев шәхсән үзе “акылга утыртырга” боерык биргән”, дип әйтә гаепләнүчеләр. Әлеге боерыкны Башкортстанның ул чактагы эчке эшләр министры Рафаил Диваев үтәгән. Аның хәтта бу боерыкны уңышлы үтәве турында Раил Сарбаевка язган хаты эчтәлеген дә тапшырган мәхкәмәгә блоггерлар.

Тарих фәннәре кандидаты, этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков әйтүенчә, хәзер кайбер атналарда өчәр-дүртәр көн мәхкәмә утырышлары үтә. “Хәтта шаһитлар да безнең файдага сөйли, әмма мәхкәмәчеләр генә һаман чукрак-саңгырау булып кала килә. Мәхкәмә утырышлары шушы елның азагына кадәр дә сузылырга мөмкин”, ди белгеч.

Үзләренә карата ташланган гаепләрнең һәммәсе дә уйдырма булуын әйтә Илдар Габдрафыйков. Аның фикеренчә, аларга карата мәхкәмәнең аклау карарларын чыгарачагы көн кебек ачык. “Ләкин тикшерүчеләрнең һәм мәхкәмәчеләрнең үзләрен җиңелгән дип сизәселәре килмәү генә һаман бу эшкә нокта куюны суза килә”, ди ул.
XS
SM
MD
LG