Accessibility links

Кайнар хәбәр

Артур Иделбаев тагын кулга алынды


Артур Иделбаев
Артур Иделбаев

Башкортстан хөкүмәте каршындагы Матбугат, нәшрият һәм полиграфия идарәсе башлыгының элекке урынбасары Артур Иделбаев янә дә сак астына алынды. 8 сентябрь көнне аны Уфаның Октябрь районы мәхкәмәсендә утырышлар бүлмәсеннән үк тикшерү бүлегенә алып киттеләр.


Быел апрель аеннан ук Артур Иделбаевка, хокук саклау оешмалары тарафыннан фатирыннан чыкмау шарты куелган иде. Мәхкәмәгә тартылган кеше шаһитлар белән аралаша алмасын һәм үзенә каршы шикаять иткән кешеләргә басым ясамасын өчен эшләнде бу. Әмма хокук саклау оешмалары һәм гаепләүче тараф, мәхкәмә утырышы барышында, Артур Иделбаевның бу шартларны берничә тапкыр бозганлыгын раслады. Шуңа нигезләнеп, Октябрь районы мәхкәмәсе, Артур Иделбаевны, кичекмәстән, сак астына алырга карар чыгарды. Биредә үк гаепләнүчегә кул богаулары кидереп, тикшерү бүлегенә озаттылар. Бу хакта Башкортстан прокуратурасыннан да матбугат чараларына хәбәр ителде.

Артур Иделбаев узган елның 8 сентябрендә, ягъни төгәл бер ел элек, тикшерү бүлегенә ябылган иде. Анда җиде ай утырганнан соң, Артур Иделбаев, мәхкәмә утырышлары башланганчы, өй сагы астында тору шарты белән иреккә чыгарылды. Әмма гаепләнүче таләп ителгән кагыйдәләрне бозган булып чыкты. Шуңа күрә дә, бәласеннән баш-аяк, дигәндәй, аны яңадан тикшерү бүлегенә ябып куюны хуп күрделәр.

Башкортстан прокуратурасы тикшерү комитеты тикшерү идарәсе белдерүенчә, Артур Иделбаев канунны бозып эшмәкәрлек белән шөгыльләнүдә һәм зур күләмдә ришвәт алуда шикләнелә. Тикшерүләр нәтиҗәсе күрсәтүенчә, җинаять эше ачылганчы, соңгы бер елда Башкортстан матбугаты идарәсе башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкарган Артур Иделбаев ышанычлы кешеләре аша коммерция белән дә шөгыльләнгән. Ә канун буенча, дәүләт хезмәтендәге түрә андый эшләр белән шөгыльләнмәскә тиеш.

Моннан тыш, Артур Иделбаев, 2008 елның 18 августыннан 2010 елның 5 мартына кадәр, “Русия почтасы” федераль дәүләт унитар ширкәте аша бер коммерция ширкәтенә ярдәм итүдә шикләнелә. Эшләнмәгән эшләр өчен коммерция ширкәтенә алдан акчалар күчерелгән дип әйтелә прокуратура тикшеренүләре йомгакларында.

Соңгы унбер елда Артур Иделбаев үзе ачкан хосусый “Атна” нәшрият йортына җитәкчелек иткән һәм урыс, татар, башкорт телләрендә “Атна” исемле өч гәзит тә чыгарган иде. Бу нәшрият йорты әле дә эшли. Исемдә Артур Иделбаев ул нәшрият йорты һәм гәзитләр белән җитәкчелек итүдән киткән булса да, асылда исә барлык мөлкәт аның кулында калган. Димәк хосусый ширкәттә табыш алу да дәвам иткән. Ә бу исә дәүләт хезмәтендә булган кеше өчен канунга туры килмәгән гамәл.

Артур Иделбаевка карата ачылган янә дә бер җинаять эшен тикшерү тәмамланган һәм бу эш материаллары мәхкәмәгә тапшырылган иде инде. Мәгълүм ки, республика матбугаты түрәсе журналистларны кыйнауда гаепләнде. Артур Иделбаевның, 2009 ел азагында, Уфада журналистларның Бөтенрусия фестивале үткәндә, ике бәйсез журналистны кыйнавы расланды. Шул гамәлләре өчен 3 ел шартлы җәзага тартылган иде ул. Былтыр хокук саклау оешмалары хезмәткәрләре элекке матбугат түрәсенең эш урынында һәм йортында тентүләр дә оештырды.

Артур Иделбаевка җинаять эшләре ачылуны башкорт милли оешмалары аның актив җәмәгатьчелек эше, башкорт милләтен яклаган чаралары өчен басым дип белдерә. Ара-тирә яшьләр арасында Артур Иделбаевны яклап төрле каршылык чаралары оештыру кирәклеген әйткән белдерүләр ясалса да, әлегә урамга чыгучылар, төрле мөрәҗәгатьләр кабул итүчеләр күренми.
XS
SM
MD
LG