Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәүзия Бәйрәмовага прокуратурада кисәтү ясаганнар


Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

3 октябрь көнне Чаллы шәһәрендә иртән иртүк Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова яшәгән фатирга ФСБ хезмәткәре килә һәм аңа прокуратурадан чакыру бирә.


Казакъстанга юлга чыгарга әзерләнеп торган Бәйрәмованы ФСБ машинасына утыртып, Чаллы прокуратура бинасына алып китәләр. Бу хакта Милли мәҗлеснең матбугат үзәге хәбәр итә.

Прокуратурада прокурор ярдәмчесе Илшат Фәрхетдинов аңа урыс телендә язылган "Кисәтү" ("Предостережение") кычкырып укып чыга. Анда Бәйрәмованың интернеттагы "Татар халкына мөрәҗәгате" һәм "Мы татары, а не русские!" мәкаләләре тәнкыйтьләнә, аларда экстремизм билгеләре барлыгы әйтелә. Әгәр алга таба да шулай язуын дәвам итсә, аңа каршы җинаять эше ачылачагы турында кисәтелә.

Бәйрәмова бу кисәтү белән риза түгеллеген язып, имзасын куя.

"Мин татар халкының империя тарафыннан юк ителгән хокукларын яклыйм, ә бу экстремизм була алмый. Үзем исән вакытта алга таба да милләтемне яклаячакмын. Мин үлгәч тынычланырсыз, ул вакытта да миннән калган китаплар минем эшемне эшләр, иншаллаһ!" дип язып бирә ул.

Бәйрәмова органнар тарафыннан ясалган бу адымны сайлаулар алдыннан милли хәрәкәтне, аның лидерларын куркыту өчен эшләнә, дип бәяли.
XS
SM
MD
LG