Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татар галимнәренең виртуаль музей-китапханәсен булдырырга кирәк”


Әхмәт Мазһаров Юлай Шамилоглыны бүләкли (Бериль Дәүләт фотосурәте)
Әхмәт Мазһаров Юлай Шамилоглыны бүләкли (Бериль Дәүләт фотосурәте)

Казанда узган II Бөтендөнья татар галимнәре форумында татар тарихы, теле һәм әдәбиятына урын аз бирелде, милли проблемалар күтәрелмәде. Әмма җыенда татар галимнәренең виртуаль музей-китапханәсен булдыру карары кабул ителде.


1 октябрьдә татар галимнәре җыены тәмамланды. Анда дөньяның төрле илләреннән, Русия төбәкләреннән 200дән артык татар галиме катнашты. Галимнәр академик Ренад Сәгъдиев, Америкадан тарихчы Юлай Шамилоглы, Мәскәүдән Роберт Нигъмәтуллин, 88 яшьлек генерал Мәхмүт Гәрәев, Германиядән килгән Али Сюняев, Кәримә Нигъмәтуллина һәм башкаларның чыгышларын тыңлады.

Һуманитар фәннәргә урын аз бирелде

Шунысы сизелде: татар галимнәре форумында һуманитар өлкәгә, татар фәненә игътибар азрак булды. Моңа җыенның беренче көнендә үк Татарстандагы татар галимнәре игътибар итте.

Тарихчы Фәүзия Бәйрәмова фикеренчә, галимнәр милләтне саклау, аның хокукларын яклау һәм татарга ярдәм итү турында сөйләргә тиеш иде. Бу фикерне Фәүзия Бәйрәмова форумның икенче көнендә галимнәргә әйтә алды.

Фәүзия Бәйрәмова чыгыш ясый (Бериль Дәүләт фотосурәте)
Шулай да ике көнлек форум барышында татар тарихына багышланган докладлар укылды. Мисал өчен, Гриф Хәйруллин – Казакъстан татарлары, Төркия галиме Ильяс Камалов – Төркия белән Татарстанның татар тарихын өйрәнүдә хезмәттәшлек итүе, Романия галиме Җәмил Тахсин – татар тарихын өйрәнүдәге проблемнар, Җәүдәт Сөләйманов – инфокоммуникацион технологияләрдә татар телен куллану, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин татар бердәмлегендә ислам дине факторы хакында чыгыш ясады. Әмма татар галимнәрен берләштергән уртак фикер, ягъни идеология тудырылмады.

“Башкортстан татарлары фәндә эшләү өчен Татарстанга күчә”

Башкортстанның Мифтахетдин Акмулла исемендәге педагогика университеты профессоры Раиф Әмиров фикеренчә, татар конгрессы һәм Татарстан Фәннәр Академиясенең булуы Башкортстан фәне һәм андагы татар милләте өчен бик кирәк. Чөнки Казан – һәрвакыт татарга рухи таяныч.

“Татар фәне – берьяктан зур мәшәкать, икенче яктан зур казаныш. Монда икенче сорау туа: бүгенге вазгыятьтә Башкортстан татарлары нишләргә тиеш?

Милли җанлы кешеләр Татарстанга килеп, фәндә һәм башка тармакларда эшли. Ә Башкортстанда калган татарларның вазифасы нинди? Форумда шул турыда уйланырга кирәк”, ди Раиф Әмиров.

“Татар түрәлеккә иң кулай тауар”

Раиф Әмиров (Бериль Дәүләт фотосурәте)
Башкортстандагы галимнәр арасында форум алдыннан тагын бер мәсьәлә килеп туган. Раиф Әмиров сүзләренчә, җыенга Башкортстан Фәннәр Академиясеннән генә галимнәр бара дигән сүзләр таралган. Ә менә җыенда чыгыш ясаган Башкортстан Фәннәр Академиясе башлыгы Рамил Бахтизинның сөйләве вә кыяфәтеннән аның татар булуы аңлашылды.

Раиф Әмиров, Башкортстан Академиясе вәкилләрен татар галимнәре форумына чакыру – кирәкле гамәл, дигән фикердә.

“Алар уйныйлар. Түрәнең татарлыгына килгәндә, “татар – чиновниклыкка иң яхшы товар” дигән мәкаль уйлап чыгардым. Дөресен әйткәндә, Башкортстан Фәннәр Академиясе дә – бюрократик система”, ди Раиф Әмиров.

Бөтендөнья татар конгрессы исә берничә галимгә конгрессның иң зур бүләген – “Татар милләте алдындагы казанышлары өчен” медален тапшырды. Медаль Юлай Шамилоглы, Мәхмүд Гәрәев, Роберт Нигъмәтуллин, Надир Дәүләт һәм Әхмәт Мазһаровка бирелде.

“Математиканың милләте юк”

Шул ук вакытта кайбер татар галимнәре форумга килүчеләрнең бер өлешенең милли проблемалардан ерак торуын сизгән. Мисал өчен, форумда Русиянең куркынычсызлыгы, Татарстандагы толерантлык турында чыгышлар булды.

Сулдан уңга - Хатыйп Миңнегулов, Надир Дәүләт, Роберт Нигъмәтуллин (Бериль Дәүләт фотосурәте)
Билгеле, бу бер төркем галимнәрдә эчтән генә булса да ризасызлык, хәтта көлке тудырды. Ә профессор Раиф Әмиров, математиканың милләте юк, дип саный.

“Татар математикасы, татар физикасы юк. Чехов та, урыс математикасы юк, дип язып калдырган. Математика йә бар, йә юк. Ә аны татар яки башкорт телендә укыту миллилекне үстерүгә бер таяныч булып тора”, ди Раиф Әмиров.

Галимнәр форумы тагын уздырылырмы?

Беренче галимнәр форумында координацион шура төзелсә, бу юлы ул турыда бөтенләй сүз булмады. Өченче галимнәр җыенын уздыру вакыты да әйтелмәде. Резолюциягә килгәндә, анда галимнәрнең инновацион идеяләрен үстерү һәм аларны Татарстанда куллану турында әйтелә.

Шулай ук резолюциядә галимнәрне “Татарстан өчен кулай 50 инновацион идея” бәйгесендә катнашырга чакыру, Татарстан үсешендә татар галимнәрен туплау турында языла. Җыен татар галимнәре хезмәтләренең виртуаль музей-китапханәсен булдыру карарына да килгән.
XS
SM
MD
LG