Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарлар Википедиядә чуашларны узып китте


4 ноябрь көнне Википедия халыкара энциклопедиясенең татар бүлеге 14 мең мәкалә чиген узды. Бу аны барлык телләр арасында 96нчы урынга чыгарды. Мәкаләләр саны белән Татар Википедиясе ирланд һәм чуаш телле бүлекләрен узып китте.


Татар Википедиясе бу елның җәендә генә, 8 июль көнне, 10 мең мәкалә туплаган иде. Ул вакытта махсус програм (бот) ярдәмендә Татарстандагы авыл-шәһәрләр турында күпләп мәкалә язылды. Шундый ук ысул белән Башкортстанның авыл-шәһәрләрен дә барлап чыгу мәкаләләр санын 14 меңгә җиткерде. Әйткәндәй, башкорт телендәге мәкаләләр саны 6 меңгә якынайды.

Википедия халыкара энциклопедиясе 2001 елдан бирле эшли. Аның төп үзенчәлеге – теләгән һәр кешенең анда яза алуы. Википедиягә язучылар моны акчага түгел, ә туган телнең үсеше өчен, үз телендә мәгълүмат байлыгын арттыру өчен башкара.

Татар Википедиясе 2003 елда ачылды. Ләкин латин әлифбасының төрле вариантларын куллану аркасында проектта низаг чыкты, эш хәтта аны ябу турындагы бәхәсләргә кадәр барып җитте. 2009 елдан проект параллель рәвештә кирилл һәм латин язуларында эшли. Шул вакыттан аның тотрыклы үсеше башлана. Шул елның июнь аенда 4 мең мәкалә тупланса, декабрьдә – 5 меңенче мәкалә языла.

Чуаш телендәге Википедия исә 2004 елда ачыла. Аның даими үсеше шул вакыттан бирле дәвам итә. 10 мең мәкалә чигенә чуашлар 2009 елның язында җиткән иде.

Төрки телләрдәге башка Википедияләр
  1. Төрек Википедиясе – 175 480
  2. Казакъ Википедиясе – 104 377
  3. Азәрбайҗан Википедиясе – 82 336
  4. Татар Википедиясе – 14 019
  5. Чуваш Википедиясе – 13 246
  6. Саха Википедиясе – 7869
  7. Үзбәк Википедиясе – 7813
  8. Башкорт Википедиясе – 5915
  9. Төрекмән Википедиясе – 4378
  10. Уйгыр Википедиясе – 2893
  11. Кыргыз Википедиясе – 2787
  12. Карачай-балкар Википедиясе – 1663
  13. Кырымтатар Википедиясе – 1596
  14. Гагауз Википедиясе – 1178
  15. Каракалпак Википедиясе – 574
XS
SM
MD
LG