Accessibility links

Гариф Солтан вафат булды


Гариф Солтан (1923-2011)
Гариф Солтан (1923-2011)

Совет тоталитаризмы чорында татар-башкорт исемен бар дөнья күләмендә танытып торган, “Азатлык” радиосының татар-башкорт тапшыруларын оештыруда катнашкан, озак вакыт шунда хезмәт иткән, милләт өчен зур эшләр башкарган Гариф Солтан 14 ноябрь көнне 88 яшендә Мүнхенда вафат булды. 18 ноябрь җомга көнне ул Мүнхенның Нордфридһоф зиратында җир куенына тапшырылды.


1960нчы еллар, Мүнхен
1960нчы еллар, Мүнхен
Азатлык радиосында Гариф Солтан белән күп еллар бергә эшләгән, 1989-2006 елларда татар-башкорт редакциясен җитәкләгән Фәрит Иделле Гариф абый турында боларны сөйләде:

Гариф Солтан турында Фәрит Иделле
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:24 0:00
йөкләү


1984-1995 елларда Азатлык радиосының татар-башкорт редакциясендә эшләгән, Гариф Солтан белән аның соңгы көннәренә кадәр диярлек бәйләнештә торган Хәйретдин Садыйк та үзенең хатирәләре белән уртаклашты:

Гариф Солтан турында Хәйретдин Садыйк
please wait

No media source currently available

0:00 0:11:39 0:00
йөкләү

2009 ел, Мүнхен
2009 ел, Мүнхен
Ике ел чамасы элек Гариф абый безгә зур күләмле әңгәмә биргән иде. Бу әңгәмәдә ул үзенең гыйбрәтле тормыш юлы, сугыш елларында һәм аннан соң күргәннәре-кичергәннәре турында сөйләде, хатирәләре белән уртаклашты. Әңгәмә вакытында шул күзгә ташланды: Гариф абый нинди генә вакыйга турында сөйләсә дә, ул вакыйгаларга милләт һәм аның язмышы күзлегеннән карап бәя бирергә тырышты.

Үзенең балачагы үткән Башкортстандагы Җиргән авылын ул гомер буе сагынып яшәгәнен һәм вафатыннан соң шунда җирләнергә теләгәнен әйтте. Гариф абыйның бу теләге тормышка ашмады, җомга көнне ул Мүнхенның Нордфридһоф зиратында җирләнде.

Гариф абый белән әңгәмәдән бер өзек тәкъдим итәбез:

Гариф Солтан белән әңгәмәдән бер өзек
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:27 0:00
йөкләү

Әңгәмәне тулысынча монда таба аласыз:

Гариф Солтан: Максат бер генә иде – милли мәнфәгать

Милләт каһарманы Гариф Солтан
Garip Sultan (1923-2011) (In English)

XS
SM
MD
LG