Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камаллар Мөхлисә Бубыйны мәңгеләштерде


"Үлеп яратты" спектакленнән бер күренеш
"Үлеп яратты" спектакленнән бер күренеш

Камал театры тамашачылар хозурына “Үлеп яратты” дип исемләнгән яңа спектаклен тәкъдим итте. Яңа тамаша белән татар театры үзенең гражданлык позициясен белдерде.


“Үлеп яратты” пьесасы атаклы мөгаллимә, мөселман дөньясындагы бердәнбер хатын-кыз казый булган Мөхлисә Бубый язмышын бәян итә. Аның авторы – Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь, драматург Ркаил Зәйдулла. Сәхнәгә куючысы – үзен режиссер итеп сынап караучы Илгиз Зәйни. Бу спектакль премьерасы “Һөнәр” яшь татар режиссерлары фестивале кысаларында тәкъдим ителде.

Премьерага милли һәм дини богема килгән иде

Спектакль премьерасы 9 һәм 10 декабрь көннәрендә узды. Тамашага барлык билетлар сатылып беткән иде, идәндә утырып һәм басып караучылар да байтак булды. Рәсми кунаклардан Татарстанның вице-премьеры Зилә Вәлиева, Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җәмәгате белән, депутат, шагыйрь Разил Вәлиев бар иде.

Башка көннәрдән аермалы, бу көнне яулыклы мөслимәләр, кәләпүшле әфәнделәр күп булды. Тамашачылар арасында папаха кигән Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз хатыны белән бар иде, алардан аерымрак Вәлиулла Якуп та йөрде.

Русия ислам университеты мөгаллимнәре, Татарстан Диния нәзарәте хезмәткәрләре шактый булды. Премьераны шулай ук татар галимнәре, шагыйрьләре дә карады.

“Үлеп яратты” спектаклендә төп рольне Татарстанның халык артисткасы Дания Нурлы башкарды. Мөхлисә Бубый ролен Дания ханымга биреп, режиссер оттырмады. Мөхлисә Бубыйның тормыш юлы, аның фотосурәтләре белән азмы-күпме таныш булганнар артистка йөз-кыяфәте белән дә атаклы мөгаллимәгә охшаш булуын искәртте.

"Сәхнәдә чын Мөхлисә иде!"

Пьесада 1937 елда Уфада булган вакыйгалар тасвирлана. Спектакль Үзәк Диния нәзарәтендә казый булып эшләгән Мөхлисә Бубыйның өендә намаз укыган вакытында кулга алынуы белән башлана.

Мөхлисә Буби ролендә - Дания Нурлы, НКВД тикшерүчесен Илдус Габдрахман уйный
Мөхлисә Буби ролендә - Дания Нурлы, НКВД тикшерүчесен Илдус Габдрахман уйный
Аның өендә тентү ясала һәм сандык төбендә көмеш беләзекләре, алтын алкалары табыла: Мөхлисә Бубый гомере буена хаҗ кылу турында хыялланып яши һәм зәркән эшләнмәләрен изге сәфәр өчен җыйган, саклаган булган.

НКВД хезмәткәренә аны кулга алыр өчен бу факт җитә һәм аны контрреволюцион эшчәнлек алып баруда гаеплиләр. Мөхлисә Бубый гаебен танымый һәм кыйналуга, мәсхәрәләүгә дучар ителә.

Бу вакытта казыяга 68 яшь була. Өлкән булуына карамастан, ул НКВДның сират күперен горур үтә. Кыйнап та карыйлар, мәкерле хәйләләр уйлап табып, гаебен танытырга тырышалар, танышларыннан “донослар” яздырталар, ләкин, нәтиҗәдә, Мөхлисә Бубыйның рухын сындыра алмыйлар. Киресенчә, аңа донос язган, рәнҗеткән кешеләрне ул кызгана, җылы сүзләр табып бәхилләшә, Ходайдан аларның кичерелүен ялвара.

Мөхлисә Бубый тормышын өйрәнгән галимә Альта Мәхмүтова Дания Нурлы уйнавын югары бәяләде, “мөгаллимә образын тулысынча ачып бирә алды, ләкин пьесада хилафлыклар бар”, диде.

“Сәхнәдә чын Мөхлисә Бубый иде, аны үз-үзенә ышанган, сынмас, көчле рухлы шәхес итеп күрә алдык. Мөхлисә Бубыйның феномены әле дә ачыкланмаган, аны аңлатып та биреп булмый. Ул да, аның бертуган абыйлары Габдулла белән Гобәйдулла да мәгърифәтчелек идеяләренә нык ышанган.

Соңгы минутларына кадәр алар белем таратуның саваплы эш икәнен аңлаган, бу татар халкын коткара дип исәпләгәннәр. Алар үз хәләл акчаларына мәктәп ачалар, Мөхлисә кызлар укыта, абыйлары ир балаларга белем бирә.

Русия жандармериясе мәктәпне берничә тапкыр яба, абыйларын кулга алалар, төрмәгә утырталар, ләкин алар зинданнан чыгу белән янә укыту эшенә тотына. Кайда гына булсалар да, белем учагын оештырып, халыкны укытканнар. Карагруһчылар җиңә алмаслык ниндидер рухи ныклык була аларда.

Спектакльдә абыйларының образлары ачылмаган, бәлки, андый максат та куелмагандыр. Аннары Мөхлисә Бубый тормышын өйрәнгән кеше буларак, спектакльдә Миләүшә Шәйхетдинова башкаруындагы Мөхлисә Бубыйның үги кызы Наҗия образы белән килешмәдем.

Бу – тулысынча автор фантазиясе. Беренчедән, ул гомере буена Бигаш фамилиясе белән йөри, аннары ул гаиләсе белән Урта Азиягә чыгып китә. Пьесада күрсәтелгәнчә, ул әнисе белән күрешә алмый. Ләкин бу спектакльгә сәнгать әсәре буларак, зыян салмый, киресенчә, аны кызыклырак ясый”, ди галимә Альта Мәхмүтова.

"Спектакльгә цензура кагылмады"

Режиссер Илгиз Зәйниев Мөхлисә Бубый шәхесе белән беренче тапкыр Ркаил Зәйдулла әсәре аша танышкан.

Яшь режиссер Илгиз Зәйни
Яшь режиссер Илгиз Зәйни
“Узган елны Ркаил Зәйдулланың бу әсәре “Яңа татар пьесасы”нда җиңеп чыкты, кызыксынып укып чыктым, тәэсирләндем.

Беренчедән, татарда мондый шәхес барлыгын белми йөргәнмен, икенчедән, ничә еллар үтсә дә, аларның эшчәнлеге, аларның татар халкы өчен корбан булулары, системага каршы көрәшүләре – барысы да бүгенге көн белән аваздаш.

Мөхлисә Бубыйның тормыш юлы катлаулы була, аның турында фильм төшерерлек, ләкин кинематография булмаганлыктан, сәхнә аша булса да аның исемен мәңгеләштерергә кирәк, халык үз шәхесләрен белергә тиеш.

Яз башында атаклы Иж-Бубый мәктәбе ябыла дигән хәбәр чыкты, татар журналистлары бу мәсьәләне күтәреп чыкты, иҗтимагый резонанс тудыра алды, мәктәпне ябудан саклап калдылар.

Камал театры бу мәктәпне шефлыкка алабыз дигән фикергә килде, аннары шушы спектакльне, һичшиксез, куярга кирәк дип килешенде. Мин бу эшкә алынам дигән тәкъдим белән чыккач, хупладылар. Берничә ай дәвамында эшләдек. Тамашачы ничек кабул итәр дигән курку бар иде, ләкин премьера уңышлы узды”, диде яшь режиссер.

Пьеса сәнгать әсәре булудан бигрәк, иҗтимагый резонанс тудыруы белән кыйммәтле. Мәсәлән, әсәрдә урыс җандармы Бубыйларны кулга алырга килгән күренештә “Сезнең эшчәнлек бердәм Русиягә куркыныч тудыра” дип әйтә. Мөхлисә Бубый авызыннан берничә тапкыр “бу безнең дәүләт түгел” яисә “безнеңчә сөйләш” дигән сүзләр яңгырый. Шулай ук “оптимизация”, “ваһһабиларга каршы көрәшү” кебек сүзләр дә сәхнәдән яңгырый.

Мәктәпне ябу турында хәбәр әйтелгәндә дә, тамашачылар да “бүген дә “Бердәм Русия” татар мәктәпләрен, төрек лицейларын яба” дип, репликалар әйтеп, кушылып утырды.

Жандармның “Бердәм Русия” дигән сүзенә Бубыйларның каршы дәшкәненә дә халык кул чабып, теләктәшлек күрсәтте. Татарстанның “Бердәм Русия” лидеры Фәрит Мөхәммәтшинның моңа карата реакциясен шәйләп булмады.

Хәер, цензура булса, икенче көнне үк сәхнәдән “уңайсыз” булган репликларны алып ташларга тәкъдим итәрләр иде, ләкин спектакль икенче көнне дә үзгәрешсез барды.

Шагыйрь, драматург Ркаил Зәйдулла, сәхнәдә көчле хатын-кыз образын сурәтләргә теләдем, диде.

Драматург Ркаил Зайдулла
Драматург Ркаил Зайдулла
“Бу Иж-Бубый авылында мәктәп ябыла дигәннән генә язылган әсәр түгел, күптәннән Мөхлисә Буби турында язарга теләк бар иде. Гомумән, татар хатын-кызы турында язасым килде, чөнки милләт язмышы гүзәл затларга бәйле.

Татар кызлары урыска кияүгә чыга, урыс балаларын тудыра, тәрбияли... Гүзәл затлар милләт җанлы булса, татар бүгенге кебек упкынга төшмәс иде. Мөхлисә Бубыйның язмышын мин халыкка гыйбрәт итеп тә, сабак итеп тә күрсәтергә теләдем.

Бу әсәр чынбарлык вакыйгаларга нигезләнгән, ләкин мин, автор буларак, фантазияне дә эшкә җиктем”, диде Ркаил Зәйдулла.

Руханилар җәдиди мәктәпләр татарны упкынга этәрә дип саный

Руханиларның бу спектакльгә карата башка фикердә торганы ачыкланды. Татарстанның Голәмәләр шурасы башлыгы, Русия ислам университеты ректоры урынбасары Рөстәм Батров үзенең блогында, яңа методика белән эшләгән Иж-Бубый мәдрәсәләре милләтне фаҗигага китерә, дип яза.

“Әйе, Аллаһка ихлас ышанулары руханиларны көчле итә, аларны берничек тә сындырып булмый. Пьесаның төп фикере шул. Ләкин биредә тагын бер әйбер бар: мәсәлән, мәкерле, алдакчы НКВД тикшерүчесе Дәүләтовның кайчандыр Иж-Бубый мәдрәсәсендә укыганы ачыклана, димәк, мәдрәсә аңа мәрхәмәтлелек орлыкларын сала алмаган, ул әхлаксыз кеше булып үсә.

Тагын бер эпизод игътибарга лаек: Мөхлисә Бубый белән бер камерада аның элеккеге укучысы да була. Ләкин ул коммунизм идеяләренә табына. Димәк, Мөхлисә Бубыйның сабаклары юкка узган, укучысы Аллаһны оныткан.

Яңа методика белән эшләүче мәктәпләрне укып бетерүчеләр тоташ атеистлар булып чыга, ә кайчак араларында кабахәтләр дә очрарга мөмкин икән. Аның үги кызы да тиешле тәрбия алмаган булып чыга, гадәти бер авыл колхозчысына әверелгәнен күреп була. Авторлар моңа басым ясамый, ләкин пьесада бу ярылып ята, димәк, Мөхлисә Бубыйның эшчәнлеге заяга узган”, дип яза Рөстәм Батров.

Рөстәм Батров
Рөстәм Батров
Мөхлисә Бубый мәгърифәтче, дин белгече генә түгел, ә татар хатын-кызлары арасында беренче сәясәтче дә. Бүген аңа тиешле бәя бирелмәгән. Шәрык илләрендә берничә дистә еллардан соң гына аның кебек шәхесләр калкып чыга.

Индира Ганди, Беназир Бхутто 1950нче елларда гына көрәш аренасына чыкты, ә татар хатыннары XX гасыр башында ук иҗтимагый эшләр белән актив шөгыльләнә, бу татар халкының алдынгы, прогрессив фикерли белгән милләт булганын күрсәтә. Консерватив булуга карамастан, безнең җәмгыять алга барган, эмансипациягә әзер булган.

Татар театрында, ниһаять, тарихи шәхес турында пьеса сәхнәләштерелде. Бу да театрның мөһим һәм мактауга лаек адымы. Көчле шәхесләр халыкка символ буларак кирәк.

Икенчедән, Мөхлисә, Гөбәйдулла, Габдулла Бубыйлар кебек данлыклы мәгърифәтчеләр нәселенең фаҗигасе бүген дә кабатлана, татар мәктәпләре ябыла, үз сүзен әйтергә курыкмаган милли хәрәкәт вәкилләре, кыю фикерле руханилар да эт типкәсендә йөртелә. Тарих кабатлана.

Бу драманы бүгенге халык ничек кабул итәр? Советлар тегермәнендә корбан булган меңләгән татар зыялысы язмышы бүгенге глобальләшү чорында яшьләрдә кызыксыну уятырмы? Бу көрәш символы буларак кабул ителерме?

Белешмә

Мөхлисә Бубый 1868 елда ишле гаиләдә дөньяга килә. 1937 елның 20 ноябрендә кулга алына. Атна дәвамында җәзалап, аңардан допрос алалар. 30 ноябрьдә хөкем чыгарыла. 10 декабрьдә 68 яшьлек Мөхлисә Бубыйны Уфаның төрмәсендә атып үтерәләр. 1960 елның 23 маенда аның гаепсез икәнен раслаган кәгазьгә кул куела.

Мөхлисә Бубыйның үз кызы 1917 елда фаҗигале рәвештә вафат була. Кияүгә чыгарга өлгерми. Шуңа күрә аның туры дәвамчысы юк. Ятим калып, ләкин Мөхлисә ханым тарафыннан тәрбияләнгән Наҗия ханым 60нчы елларда вафат була.

Иж-Буби авылы музеенда аның әнисе турында язып калдырган истәлекләре саклана. Габдулла Бубыйның 2 оныгы исән (кече кызының балалары), алар Петербурда яши, ләкин инде урыслашкан. Бубыйларның туган йортлары исән, ике катлы йортта бүген почта хезмәте урнашкан.
XS
SM
MD
LG