Accessibility links

Кайнар хәбәр

2011 нәтиҗәләре: Фән һәм технология


Җирнең игезәк планетасы. Кеплер галәм корабы туплаган мәгълүмат нигезендә ясалган сурәт
Җирнең игезәк планетасы. Кеплер галәм корабы туплаган мәгълүмат нигезендә ясалган сурәт

“Илаһи кисәкчә” кайда яшеренә? Яшеннән да җитезрәк нәрсә бармы? Җирнең игезәк планетасы кайда урнашкан? 2011 елда галимнәр менә шундый мавыктыргыч сорауларга җавап эзләде.


Илаһи кисәкчә

2011 елның иң зур ачышы Швейцария белән Франция чигендә, җир астында урнашкан 27 чакрым озынлыктагы туннельдә ясаласы иде.

13 декабрьдә Европаның атом тикшеренүләр үзәге (CERN) галимнәре галәмнең бөек серен чишүгә таба бер адым ясаганын игълан итте. Төркем җитәкчесе Рольф-Дитер Һойер сүзләренчә, алар Һигс бозоны дип аталган атом кисәкчәсенең барлыгын раслаган җитди дәлилләргә тап булган. Төгәл җавап алу өчен киләсе елда безгә тагы да күбрәк экспериментлар ясарга кирәк, диде ул.

Һигс бозоны башка элементар кисәкчәләргә авырлык бирүче, галәмнең нигезен тәшкил итүче матдә санала, шуңа күрә аны башкача “илаһи кисәкчә” дип тә атыйлар. Табигатьтә андый кисәкчәнең булу ихтималын британ галиме Питер Һигс 1960-нчы елларда ук фаразлаган иде. Шул вакыттан бирле галимнәр аны табарга тырыша, әлегә нәтиҗәсез.

CERN галимнәре нейтрино тизлеген үлчи
CERN галимнәре нейтрино тизлеген үлчи
Яшен тизлеге

Елның фән өлкәсендә тагын бер шаккатыргыч казанышы турында хәбәр шул ук CERN үзәгеннән килде. Итальян галимәсе Люция Вотано җитәкләгән төркем нейтрино тизлеген үлчәгән һәм аның яктылыктан да тизрәк хәрәкәт итүен ачыклаган. Әгәр бу хәл расланса, Альберт Эйнштейнның “яктылык тизлеге – мөмкин булган иң югары тизлек” дигән принцибы хаталы булып чыга.

Җирнең игезәге

Астрономия өлкәсендә ел казанышы турында хәбәр НАСАдан килде. Калифорниядәге тикшеренү үзәге галимнәре галәмнең “яшәеш зонасында” Җирдәге шартларга охшаш шартлар булган бер планета тапкан. Үзәк мөдире Пит Уорден бу ачышны “Җирнең игезәген табуга якынайткан адым” дип атады.

Алмаз планета

2011 елда астрофизика галимнәренең шулай ук тоташ алмаздан торган бер планета һәм кояштан ун миллиард тапкыр зуррак кара тишек табуларын телгә алырга була.

Лейкемиядән дару

Медицина өлкәсендә эшләүче галимнәр лейкемиягә каршы яңа дару сынады. Бу дару авыруның кан күзәнәкләрен шулай итеп үзгәртә ки, алар үзләре яман шеш күзәнәкләрен эзләп табып, аларны юк итә башлый.

Диагноз каләме

Американ галимнәре йөкле хатын-кызларның ихтимал карын авыруларын вакытында һәм төгәл ачыкларга ярдәм иткән каләм ясап чыгарган. Аның бәясе ни бары $1 доллар һәм ул хәерче илләрдә хатын-кызларга йөклелек авыруларын алдан кисәтергә ярдәм итәчәк диелә.

Шайтан суалчаны

Елның бар фәнни хисапларына кертелгән тагын бер табыш – җир астында 3,6 чакрым тирәнлектә яшәргә сәләтле суалчан. Чамадан тыш югары температура һәм басымга чыдый алган бу җан иясенә “шайтан суалчаны” дигән исем бирелде.

Иң соңгы кара тишек табылган M100 галактикасы
Иң соңгы кара тишек табылган M100 галактикасы
Болыт технологиясе

Җир өстендә исә яңа технологияләр үсеше дәвам итте. Мисал өчен, мәгълүмат саклау өлкәсендә “болыт технологиясе” киң таралыш алды. Бу технология ярдәмендә һәр төрле мәгълүматны – документлардан алып музыкага кадәр – махсус сакланмаларда (болытларда) саклап була. Соңнан аны теләсә кайда, теләсә кайчан һәртөрле җиһаз, шул исәптән смартфон ярдәмендә алып була.

Социаль челтәрләр

Социаль челтәрләр дә үсешен дәвам итте. Facebook кулланучылар саны 850 миллион, Twitter кулланучылар саны 300 миллионнан артты.

Шәкли фәһем

2011 елда шулай ук шәкли фәһем тармагы, аерым алганда, сөйләм телен аңлау технологияләре үсеш алды. Мондый системнар, мисал өчен, телефон аша диалог режимында һава торышын сөйләп бирә ала. Киләчәктә алар авыруга диагноз куя алачак, яисә “машина панелендә сары ут ни өчен яна?” дигән сорауга моның сәбәбен әйтеп, бу очракта нәрсә эшләргә кирәген аңлатып бирә алачак.

* * * *

Бу казанышларның күбесе әле төгәл расланмаган, яисә тагы да зуррак күләмле тикшеренүләрнең беренче адымы булып тора. Димәк, киләсе елда бу өлкәләрдә эзләнүләр дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG