Accessibility links

Кайнар хәбәр

2012 елның иң көтелгән кинопремьералары


“The Hobbit: An Unexpected Journey” (“Хоббит: Көтелмәгән сәяхәт”) фильмы постеры
“The Hobbit: An Unexpected Journey” (“Хоббит: Көтелмәгән сәяхәт”) фильмы постеры

Ел ахырында йомгаклар ясау гадәте булса, яңа ел башында үз хокукларына кергән елга планнар кора башлыйлар. Халыкара кинематограф өлкәсендә 2012 ел нинди проектлар белән истә калырга җыена? Игътибарыгызга елның иң көтелгән фильмнарын тәкъдим итәбез.


Елның иң көтелгән фильмы исеменә күп кенә кинопроектлар дәгъва итә. Төрле сайтларда иң зур рейтинг җыйганнар арасында – “The Hobbit: An Unexpected Journey” (“Хоббит: Көтелмәгән сәяхәт”) фильмы.

Фэнтези жанрына нигез салган мәшһүр Джон Рональд Руэл Толкин әсәре нигезендә төшерелә торган бу әкият инде мәшһүр булган “The Lord of the Rings” (“Балдаклар хөкемдары”) фильмының алтарихы булып тора. Фильмны төшерү төркеме дә, актерлар да шул ук. Режиссер Питер Джексон, оператор Эндрю Лесни, композитор Говард Шор һәм башкалар бу фильм өчен дә дистәләгән Оскар алырга җыеналардыр, мөгаен.

Исегезгә төшерәбез, “Балдаклар хөкемдары”ның соңгы, өченче фильмы 11 Оскар бүләгенә лаек булган иде.

Фильмда төп рольне “Шерлок” сериалы аша танылу алган Мартин Фриман башкара. “Балдаклар хөкемдары”ннан бирегә Элайджа Вуд, Иэн МакКеллен, Кейт Бланшетт һәм башка күренекле кинойолдызар “күчте”.
Фильм трейлеры:




“Кинопоиск” исемлеге

Русиядә кинематографка багышланган иң популяр "Кинопоиск" сайтында “Иң көтелгән фильмнар” исемлегенең җиденче урынында “Chronicle” (“Хроника”) кинопроекты тора. Көннән-көн тормышыбызда интернет зуррак роль уйный башлый. Бу кино виртуаль дөньяда чамадан тыш вакыт үткәрүнең куркынычлыгы турында сөйли.

Соңгы елларда аеруча популяр булып киткән Тим Бертон да 2012 елда тамашачыларны шатландырырга тели: Джонни Депп, Ева Грин, Мишель Пфайффер, Хелена Бонем Картер һәм башка “беренче класс”лы йолдызлар катнашында “Dark Shadows” (“Караңгы күләгәләр”) фильмы бу елны чыгачак. Үз стиленә тугрыклы булган режиссер фильмы чынлап та “караңгы”: ул вампир маҗараларына багышланган.

Бу елда фәнни фантастика да күп көтелә. Мәсәлән, галәмгә сәяхәткә чыгачак галимнәр турында “Prometheus” (“Прометей”) фильмы булачак. Инкарнация турындагы “Cloud Atlas” (“Болытлы атлас”) проекты да көтелгән фильмнар арасында.

Җәй көннәре кино яратучыларны Кристофер Ноланның “The Dark Knight Rises” (“Караңгы рыцарь күтәрелә”) фильмы белән шатландырачак. Һолливудның иң мәшһүр актерларын туплаган бу фильм миллионнарча тамашачыны җыйган трилогияне тәмамлачак.

Оскар бүләге

Кино дөньясындам елның иң зур вакыйгасы булачак Оскар бүләген тапшыру тантанасының рәсми постеры дөнья күрде. Элек тантананы Эдди Мерфи алып барачак дип хәбәр ителсә, хәзер Билли Кристал алып барачак диелә.

Оскар премиясен 26 февральдә тапшырачаклар.

Әлбәттә, 2012 елда меңләгән фильмнар чыгачак. Без сезгә аларның иң көтелгәннәрен генә тәкъдим иттек. Бу елда дөнья күрәчәк проектлар арасында американ кинолары гына түгел, татар фильмнары да булсын иде дигән өметтә калабыз.
XS
SM
MD
LG