Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хабаровскида беренче татарча спектакль куелды


“Җан Баевич” спектакленнән күренеш
“Җан Баевич” спектакленнән күренеш

5 гыйнвар көнне Хабаровскида тарихта беренче тапкыр татарча спектакль куелды. Аны Приморье крае татарлары күрсәтте. Ерак Көнчыгышта сәхнәгә куелган Гаяз Исхакыйның “Җан Баевич” әсәре – татарлар өчен чын мәгнәсендә Яңа ел бүләге булды.


Приморье төбәге үзешчән артистлары Хабаровскига җирле татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Сәрвәрдин Туктаров чакыруы белән килде.Тамаша Хабаровскиның «Нефтяник» мәдәният йортында үтте. Спектакльгә йөздән артык кеше җыелды. Тамашачылар крайның Амурдагы Комсомольски шәһәреннән һәм күрше Амур өлкәсеннән дә килде.

“Спектакль шундый матур, яхшы булды, артистлар чибәр, костюмнары да килешле. Аларга зур рәхмәт! Алар татарча сөйләшә. Ни кызганыч, без инде телебезне оныта башлаганбыз, кайбер сүзләрне хәтта аңламый утырдык... Кеше күп килгән. Спектакль ике өлештән тора, тәмамланганда артистлар җыр башкарды, без дә аларга кушылып җырладык. Тамашачылар аларга чәчәкләр бүләк итте. Без шул ук көнне Комсомольскига әйләнеп кайттык, юл буе җырлар җырлап, күңелебезне ачтык”, дип фикерләре белән бүлеште 400 чакрымнан артык ара үтеп Комсомольскидан татарча спектакль карарга килгән Зәмзәмия апа Шәехова.
“Җан Баевич” спектакленнән бер күренеш
“Җан Баевич” спектакленнән бер күренеш

Приморье крае үзешчән театрын “Туган ил” татар-башкорт иҗтимагый оешмасы әгъзасы Урал Сафуганов оештыра һәм җитәкли. Үзе оештырган театрга ул Приморье төбәгендә милли оешмага нигез салучы Җәүдәт Гыйззәтуллин исемен бирә.

Урал Сафугановның тормыш иптәше Әлфия ханым да ире белән сәхнәдә, хәтта кияүләре Алексей да спектакльдә уйный.

Урал һәм Әлфия Сафугановлар
Урал һәм Әлфия Сафугановлар
“Без Ерак Көнчыгыш тарихында беренче тапкыр татарча спектакль куйдык. Бу чарага бик җитди әзерләндек. Ел ярым вакыт эчендә репетициягә эшкә йөргән кебек йөрдек. Спектакльне берничә бүлеккә бүлеп әзерләдек.

Менә төп рольне уйнаган җитәкчебез Уралга ике сәгатькә якын сәхнәдә булырга туры килә, бу бик җаваплы эш. Ләкин ул бервакытта зарланмый. Барлык ял көннәре репетициядә үтә.

Без башлаган эш бик кирәкле булып чыкты. Халык бик кызыксынып карый, яратып каршы ала. Чын артистлар кебек уйныйсыз диләр. Күңелләр җылынып китә.

Һәр артистка киемнәр тектердек, музыкаль кораллар, сәхнә бизәлеше өчен кирәкле җиһазлар юнәттек. Барлык авырлыкларны бергәләп җиңеп чыктык. Бер ел эчендә инде дүрт шәһәрдә чыгыш ясадык. Артистларыбызның сәхнә осталыклары да камилләшә бара.
Сәхнәдә
Сәхнәдә

Шунсы кызык, безнең спектакльне карарга татар-башкортлар гына түгел, башка милләт халыклары да килә.

Безгә ярдәм итүчеләр дә шактый. Спектакль кую теләге тугач, Урал Казанга, Камал театрына мөрәҗәгать итте. Аннан безгә музыкаль партитура, шушы спектакльне уйнаганда кигән киемнәр дә җибәрделәр. Без аларга зур рәхмәтле!

Үзебезнең “Туган ил” оешмасы җитәкчесе Рамил Килмөхәммәтов та матди яктан ярдәм итә. Аннан спектакльдә уйнаган профессор Фират Галләмов акча бирде. Киемнәр тегәргә Устинова Наталья ярдәм итте.

Спектакль уйнау бик мавыктыргыч нәрсә икән ул. Без, спектакльдә уйнаучылар, төрле яшьтәге, төрле һөнәр кешеләре булуга карамастан, хәзер инде бер гаилә булып яшибез”, дип сөйләде “Җан Баевич” әсәрен сәхнәләштерүгә күп көч салган Приморье төбәге "Туган ил" оешмасы әгъзасы Әлфия Сафуганова.

Спектакльләр куеп та туган җирләрдән еракта яшәүче милләттәшләребезне уйланырга, үз телебезне хөрмәт итәргә, милли гореф-гадәтләрне саклап калырга чакыра Приморье төбәге татарлары.

Үткән елда “Җан Баевич” спектакле Уссурийски, Находка, Артем һәм Владивосток шәһәрләрендә күрсәтелде. Приморье крае үзешчән театр артистларын инде Амур өлкәсендә көтәләр.
Алкышлау
Алкышлау
XS
SM
MD
LG