Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы балалары 62 сүз белән генә чикләнмәячәк


"Бала 200дән артык татар сүзе белсә, тагын да яхшырак"
"Бала 200дән артык татар сүзе белсә, тагын да яхшырак"

Татарстан мәгариф министрлыгы балалар бакчаларында 62 сүз өйрәтүне шарт итеп куйды. Чаллыда бу күрсәткечне арттырырга исәп тоталар. Биредә бакча балалары гына түгел, аларның тәрбиячеләре, ата-аналары, бала кимендә 168 сүз белергә тиеш дип саныйлар. Бу юнәлештә эш башланды инде.


2010 елда Татарстан мәгариф министрлыгы “Киләчәк” дип аталган програм кабул итте. Бу програм 2015 елга кадәр исәпләнгән.Аның нигезендә Татарстанда дәүләт телләрен, технологиясен үстерү каралган. Бу эшләрне башкару өчен төбәкләрдә иҗади төркемнәр төзелә. Бу төркемнәр үз юнәлешләрендә балалар бакчаларында татар, урыс телләрен укыту методикасын эшли. Чаллы бакчаларында татар телен укытудагы үзгәрешләргә нинди юллар белән килүләрен, яңа програм буенча ничек эшләргә җыенулары хакында белештек.

Винер Харисов
Винер Харисов
“Чаллыдагы иҗат төркеме җиде кешедән торды. Алар урыс телле балалар өчен татар телен укыту методикасын, комплексын эшләп чыктылар, аны мәгариф министрлыгына тапшырдылар. Бу эш алты өлкәдә барды. Монда татар баласын туган телгә өйрәтү, урыс телле баланы татар теленә тарту, башка милләт баласын урыс теленә өйрәтү, татар баласын татарча язу-укуга өйрәтү күнекмәләре һәм башка юнәлешләр каралган.

Балаларны әдәби-музыкаль тәрбиягә тарту да күз уңында тора. Бу эшне фәннәр кандидаты Зифа Зарипова алып барды. Тәрбиячеләр, балалар өчен аудио-видео материаллар эшләнде.Һәр яшьтәге балалар өчен махсус китап-дәфтәрләр булдырылды. Бу әсбаплар моңа кадәр бик катлаулы иде. Хәзергесе баланы татар мохитенә якынайтачак. Бу эштә укып кайткан берничә тәрбияче ярдәм күрсәтәчәк.

Алга таба урыс телле әти-әни бакчада баласының ни белән мәшгуль икәнен белеп торачак, үзләре дә бала белән эш алып барачак. Бала мәҗбүри рәвештә тел өйрәнергә тиеш түгел. Ул уйнаганда, гаиләдә сөйләм теленә тартылсын. 4-5 яшьлек бала татарча 62 сүз белсен, 5-6 яшьлекләргә тагын 46 сүз өстәлсен. Була 108 сүз. Бала бакчадан киткәндә барлыгы 168 сүз белсен, дибез. Бу сүзләрне әти-әнисе, урыс телле тәрбиячеләр дә белергә тиеш. Бу сүзләр арасында гаиләдә очрый торган “әти-әни”, “әби-бабай”, ашау мәсьәләләренә кагылышлы һәм башка шундый сүзләр була ала. Уйнаганда “курчак”, “бәби” кебек сүзләрне куллана ала. Кеше белән аралашканда кирәкле сүзләрне өйрәтү дә мөһим. 168 сүз белән чикләнергә кирәк түгел. Бала 200дән артык татар сүзе белсә, тагын да яхшырак бит”, дигән фикердә тора Чаллы мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Винер Харисов.

Ул шулай ук бу юнәлештә ата-аналар каршы булмавын, татар телен үстерүгә кагылышлы яңа програмның Чаллыда 1 марттан эшли башлаячагын әйтте. Програмны тормышка ашыруда татарча мультфильмнарга да зур игътибар биреләчәк.
XS
SM
MD
LG