Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә олы яшьтәге имамга һөҗүм булган


Хәсән Фәхретдинов
Хәсән Фәхретдинов

Мәскәүдә “Тарихи” мәчетнең баш имамы Хәсән Фәхретдиновка һөҗүм булган. Хәзер ул хастаханәдә ята. Әле узган елның ноябрендә генә Ярослау мәчете имамы үтерелгән иде.

Хәсән хәзрәт Фәхретдиновка мәчеттән метрога барганда һөҗүм иткәннәр. “Тарихи” мәчетнең хезмәткәре Рәис Хәнәфиев сүзләренчә, ул төштән соң сәгать дүрт-бишләр тирәсндә булган.

“Анда "Союзпечать" дигән чатыр бар һәм аның артында берни күренми. Шул чатыр артында бер кеше һөҗүм иткән. Хәзрәтнең теш казнасы сынган, ул аңын югалтып егылган һәм хәзер хастаханәдә ята”, ди ул.

Хәнәфиев әйтүенчә, Хәсән хәзрәтне сагалап торганнар. Аның бернәрсәсен дә алмаганнар. Шуңа талау өчен оештырылган һөҗүм дип уйларлык нигез юк.

Хәсән хәзрәт Мәскәүдәге мәчеттә 20 еллап имам булып тора. Хезмәттәше әйтүенчә, аның сакалдан йөрүеннән мөселман икәнен чамаларга була.

Хәзерге вакытта һөҗүм турында полициягә хәбәр ителгән. "Тарихи" мәчет руханилары тикшерү барысын да ачыклар дип өметләнә.

Әйтергә кирәк, әле узган елның ноябрендә генә Ярослау җәмигъ мәчете имамы 29 яшьлек Абдулмәҗид хәзрәтне (Артур Манукян) ястү намазыннан соң өенә кайткач үз подъездында атып үтергәннәр иде. Аңа кадәр генә шул ук мәчетнең имам ярдәмчесе үтерелде, мондый хәлләр 2011 елда Ивановода, Төмән өлкәсе Яңа Уренгой өлкәсендә күзәтелде.
XS
SM
MD
LG