Accessibility links

Кайнар хәбәр

Биектауда татар балалары ана телен авыр өйрәнә


Биектаудагы балалар бакчасында
Биектаудагы балалар бакчасында

Татарстанның Биектау районы үзәгендәге “Бәләкәч” балалар бакчасының татар теле укытучысы Гөлчирә Насыйрова белдергәнчә, татар балалары ана телен начар өйрәнә, ә рус балалары татарчаны тизрәк үзләштерә.


Биектаудагы “Бәләкәч” балалар бакчасына килгәндә төш вакыты иде, кечкенә төркемнәр йокларга ятканнар. Ә биш-алты яшьлек төрле милләттән булган малайлар-кызлар Гөлчирә Насыйрова белән татар телен өйрәнә иде.

“Минем исемем Илюша. Әтием – Дима, әнием – Лена”, дип кабатлады сары чәчле малай.

Гөлчирә Насыйрованың балалар бакчаларында эшли башлавына 25 ел булган. Ул 20 елга якын сабыйларга татар теле өйрәтә.

Гөлчирә Насыйрова
Гөлчирә Насыйрова
“Бала чагымда ике хыялым бар иде, тегүче һәм тәрбияче булу. Икенче хыялым чынга ашты”, дип башлады сүзен Гөлчирә ханым.

“Рус балаларын татар теленә өйрәтү җайлырак. Нигәдер татар балаларына ана телен өйрәтү бик авыр. Ул бәлки гаиләдә сөйләшмәүдән киләдер. Ә менә рус балалары белән шөгыльләнү күңеллерәк, нигәдер алар тырышрак та. Элекке еллар белән чагыштырганда бүген татарча сөйләшү артты, ата-аналар да балаларына татар телен теләп өйрәтә, мәктәптә кирәк булыр дип уйлыйлардырмы”, ди ул.

Биектауның әлеге сабыйлар йортына балалар ике телдә 62 сүз белергә тиеш дигән республика програмы килмәгән иде. Гөлчирә Насыйрова, тел өйрәтүдә проблем булмаячак, дип ышандырды.

“Бәләкәч”тә аерым татар төркеме дә бар. Тәрбиячеләр сүзләренчә, бу балаларның әти-әниләре ул-кызларын тулысынча татарча тәрбияләргә тели.

"Бәләкәч" балалар бакчасында
"Бәләкәч" балалар бакчасында
“Бакчада 220 бала исәпләнә. 12 төркем. Шулай ук тел кимчелекле сабыйлар өчен төркем һәм татар төркеме дә бар. Безнең төркемдә 15 бала исәпләнә. Аларның әти-әниләре үзләре теләп әлеге төркемгә бирде. Гомумән 220 баланың 70%ка якыны татарлар”, диде тәрбияче Хәмдия Сафиуллина.

Татар төркеменә килгән балалар барысы да ана телен белеп килми икән. Айгөл Шакирова шулай ук татар төркемендәге тәрбияче, ул балалар өчен татар китаплары аз булуын, рус теленнән тәрҗемә итеп утыруларын әйтте.

Биектауның "Бәләкәч" балалар бакчасы
Биектауның "Бәләкәч" балалар бакчасы
“Ике төрле яшь бездә, кечкенә балалар төркеме өч яшьтән дүрт яшькә хәтле. Уртанчылар төркеме дүрт яшьтән биш яшькә кадәр. Араларында татарча сөйләшмәүче балалар да бар, чөнки аларның гаиләдә тәрбия русча булган. Аларга да без татарча өйрәтәбез. Шулай ук җөмләләр төзеп сөйләшергә дә өйрәтәбез, өйрәнәләр әкрен генә.

Махсус әдәбият, татарча балалар китаплары җитмәү генә кыенлык тудыра”, диде Айгөл Шакирова.

Татарстан президентының “Бәләкәч” програмы ярдәмендә төзелгән әлеге балалар бакчасы 2011 елның 11 ноябрендә ачылган.
XS
SM
MD
LG