Тимерче Алмаз Фатыйхов-Казаковны инде Татарстанда гына түгел, ил күләмендә дә беләләр. Узган ел ул Русия президенты Дмитрий Медведевка Казан Сабантуенда “бәхет дагасы” ясарга өйрәткән иде.
Татарстанда аның чүкечләрен тотып карамаган түрә-җитәкче калмаган, барысының да игътибарын җәлеп итә алган. Алмаз тимерчелекне шоу дәрәҗәсенә җиткергән, туйларда чыгыш ясый, халык сәнгате һөнәрчеләре булган чараларда даими катнаша.
Алга таба Алмаз Миңтимер Шәймиев торгызу эше алып барган Зөя утрау-шәһәрчегендә эшләргә җыена.