Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа татар яшьләре беренче форумга җыела


Риганың борынгы өлеше (Vecrīga)
Риганың борынгы өлеше (Vecrīga)

Латвия башкаласы Ригада I Европа татар яшьләре форумына соңгы әзерлекләр бара. Форум бу җомгадан якшәмбегә кадәр уза.

Җыенга Европа илләреннән татар яшьләре җитәкчеләре һәм вәкилләре инде атнакич үк килә башлый. Җомга көн дә күбесенчә кунакларны кабул итү, урнаштыру, экскурсияләр белән үтәчәк.

Казан вакыты белән 19:00дә алар Риганың Козакевич исемендәге поляк мәктәбенә Европаның яшь татар талантлары концертын карарга җыела.

Шимбә көнне шул ук мәктәптә Казан вакыты белән 10:30да Европа татар яшьләренең I форумының пленар утырышы ачыла.

15:30да татарның күренекле әһелләре чыгышлары, конференция һәм фикер алышулар башлана. Фикер алышуларда сүз татарны Европа киңлекләрендә саклап калуда мәдәният һәм традицияләрнең роле, Европада татар телен өйрәнү һәм саклау проблемнары турында барачак. Соңрак форумда катнашучыларга Татарстан артистлары концерты тәкъдим ителә.

Якшәмбе көнне 11:00дә татар яшьләр оешмалары һәм хәрәкәтләре җитәкчеләре Европа, Русия һәм Татарстандагы татар оешмалары рәисләре җыены узачак. Төшке аштан соң, Казан вакыты белән сәгать өчтә татар оешмалары җитәкчеләре чыгыш ясап форум эшен йомгаклаячак.


Азатлык радиосы әлеге чаралар узган урыннарда интернет мөмкинлекләре булган очракта үз сәхифәсендә туры трансляция оештырырга җыена.

27 апрель (җомга)
19.00-21.00 Европаның яшь татар талантлары концерты

28 апрель (шимбә)
10:30-11:30 Европа татар яшьләренең I форумы, пленар утырыш
15:30-19:00 – Татарның күренекле әһелләре чыгышлары, фикер алышулар

29 апрель (якшәмбе)
11:00-13:00 – Татар яшьләр оешмалары һәм хәрәкәтләре җитәкчеләре җыены
XS
SM
MD
LG