Accessibility links

Кайнар хәбәр

Индонезиядәге каза Superjet-100 язмышына тәэсир итә ала


Очкыч бәрелгән тау бите
Очкыч бәрелгән тау бите

Белгечләр Sukhoi Superjet-100 казасы Русиянең әлеге яңа очкычының халыкара базарга керүен тоткарлый ала дип исәпли.

Чәршәмбе көнне Индонезиядә сатып алучыларга таныту очышы вакытында казага очраган Русиянең Sukhoi Superjet-100 очкычы пәнҗешәмбе иртәсендә Ява утравының көнбатышындагы Салак тавы битендә табылды.

Очкычта барлыгы 48 кеше, шуларның сигезе Русия ватандашлары булган. Русиянең әлеге яңа очкычын Азия базарына таныту сәфәренә тәҗрибәле очучылар, техник хезмәткәрләр һәм җитештерүче-сатучы як вәкилләре барган булган. Әмма очкычтагыларның күпчелеге потенциаль сатып алучылар – Индонезия ватандашлары.

Коткаручылар һәлакәт урынында бер генә исән кеше дә табылмады дип белдерә.

Ул арада кайбер белгечләр инде бу каза әлеге яңа очкычның халыкара базарга керүенә, хәлиткеч үк булмаса да, зур кыенлыклар тудырырга мөмкин дип белдерде.

Каза нәкъ Владимир Путинның өченче мәртәбә президент вазифасына керешкән көннәренә туры килде. Берничә ел элек Путинны хакимияттә инде озак утыруына карамастан илнең сәнәгатен күтәрү өчен берни дә эшләмәүдә, бары нефть һәм газ сатуны гына арттыруда гаепләүләр көчәя башлауга җавап булгандай Sukhoi Superjet-100 совет чорында төзелгән очкыч ясау сәнәгатенең дәвамчысы буларак тәкъдим ителгән иде. Италиянең Finmeccanica һәм Франциянең Safran SA ширкәтләре белән берлектә ясалган очкычка Airbus A380дәге кебек заманча җиһазлар да урнаштырылган.

Русиянең нинди яхшы очкыч ясаганлыгын Азия базарында күрсәтү өчен илнең хәзерге юлчылык очкычлары сәнәгате тарихында беренче мәртәбә аны чит илләр буйлап таныту турына җибәрделәр. 3 майда Казакъстанда, 5 майда Пакстанда, 7 майда Мьянмада күрсәтелгән Superjet-100 Джакартадан соң Лаос һәм Вьетнамга барырга тиеш булган.

Шушы беренче таныту сәфәрендә үк очкыч һәлакәткә дучар булды. Каза булган очракта үзеннән-үзе эшли башлап хәбәр җибәрергә тиешле җиһаздан бернинди хәбәр дә килмәү сәбәпле, баштарак аның террорчылар кулына эләккән булу мөмкинлеге турында да фаразлар әйтелгән иде. Әмма очкыч биеклеген киметкәндә тауга бәрелгән булып чыкты.

Русиянең атказанган сынау очучысы Анатолий Кнышев әйтүенчә, куркынычлы урыннар турында җирдәге кисәтү хезмәтләре тиешле мәгълүмат биреп торырга тиеш. Шул ук вакытта очкычның үзендә дә кисәтү җиһазлары бар. Ул җиһазлар таулы урыннарда куркынычлы урыннарны кызыл төс белән күрсәтә һәм тавыш белән дә кисәтә.

Кнышев әйтүенчә, бу җиһазлар дөрес эшләмәгән, яисә берәр ничек сафтан чыккан булырга мөмкин. Яшеннәр тәэсирендә очкычның бу җиһазы сафтан чыккан була ала, ди Кнышев. Ул очракта очучылар үзләренең кайда булуын да, алда ни булуын да белми.

Русия Sukhoi Superjet-100гә зур өметләр баглый

Русия региональ ераклыкка, 4400 чакрымга оча торган бу яңа төр очкычлары белән халыкара базарга үтеп керергә өметләнә. Элек-электән бик үк отышлы һәм уңайлы очкычлар ясый алмавы белән танылган Русия Superjet-100не Италиянең Finmeccanica ширкәте ярдәме белән халыкара базарга чыгару өчен агрессив маркетинг кампаниясе алып бара.

Йөздән азрак юлчы сыйдырышлы региональ очкычлар инде күптәннән ясалса да, алар аерым төр буларак 1990 еллар башыннан карала башлый. Региональ очкычлар базарында хәзер Бразилиянең Embraer һәм, соңгы арада позицияләрен бераз югалта барса да, Канаданың Bombardier очкычлары өстенлек итә. Бу базарга шулай ук ARJ21 очкычлары белән Кытайның COMAC ширкәте кереп бара. Кытай очкычы да башлангыч чорында проблемалар кичерде – сынау очышлары вакытында аның бер канаты җимерелде.

2013 ел ахырында региональ очкычлар базарына MRJ очкычы белән Япониянең Mitsubishi Heavy Industries ширкәте дә кушылырга җыена.

Әмма Superjet-100нең төп көндәше Украинаның Антонов ширкәте ясаган Ан-148 очкычы. Superjet-100 белән булган казага охшаш хәл былтыр Ан-148не потенциаль сатып алучыларга таныту очышы вакытында да булды. Русиянең Белгород һәм Воронеж өлкәләрендә Ан-148 биеклекне ун мең метрдан биш мең метрга төшергәндә радарлардан югалды. Ул вакытта казага штурвалдагы Мьянма очучыларының хатасын сәбәп булган диделәр.

Белгечләр әйтүенчә, Superjet-100 очрагында очучы хатасы булу мөмкинлеге бик аз. Сатучылар таныту турының бик мөһим чара булуын аңлый – Азиядәге күрсәтү очышына иң тәҗрибәле очучылар сайлап алынган булган.

Superjet-100гә Ан-148 белән ярышу җиңел булмаячак. Superjet-100нең каталог бәясе 29 миллион доллардан башланса, Ан-148 22-25 миллион доллар тора. Өстәвенә, аларның икесе дә әле үсә баручы халыкара базарга керү өчен көрәшне башлау чорында гына.

Шулай итеп бик кискен көрәш барган базарда Superjet-100 язмышы хәзер Индонезиядәге әлеге казаны тикшерү нәтиҗәләренә бәйле булачак.
XS
SM
MD
LG