Чәршәмбе көнне Индонезиядә потенциаль сатып алучыларга таныту очышы вакытында казага очраган Русиянең Sukhoi Superjet-100 очкычы пәнҗешәмбе иртәсендә Ява утравының көнтбатышындагы Салак тавы битендә табылды. Очкычта барлыгы 48 кеше, шуларның сигезе Русия ватандашлары булган.
Индонезиядә Русия очкычы казасы
1
Sukhoi Superjet-100 юлчылык очкычы Джакарта һава аланында. 9 май, 2012
2
Sukhoi Superjet-100 Джакарта һава аланыннан һәлакәт белән тәмамланган очышны башлый
3
Очкыч бәрелгән Салак тавы бите
4
Очкычта һәлак булган Индонезия ватандашларының туганнары
5
Sukhoi Superjet-100не ясаган "Сухой" ширкәте моңарчы халыкара базарда Су-35 һәм Т-50 кебек хәрби очкычлары белән танылган иде
6
Русиянең "Аэрофлот" һава ширкәте сатып алган Sukhoi Superjet-100 очкычы Мәскәүнең Шереметьево һава аланына төшә
7
Хәрбиләр һәм коткаручылар Sukhoi Superjet-100 казасы булган урында бер исән калган кешене дә таба алмады