Төньяк вокзал алты йөз кешегә исәпләнгән. Поездга утыру өчен үзәк вокзалда сыман җир өстеннән түгел, ә җир асты юлларыннан узасы. Казан аша узучы 43 состав нәкъ менә биредә туктала.
Мәскәү юнәлешендә баручы поездлар:
- 75/76 Нерюнгри - Мәскәү (айның җөп көннәрендә);
- 81/82 Улан-Удэ - Мәскәү (17 июньгә кадәр айның так көннәрендә);
- 89/90 Петропавловски - Мәскәү;
- 289/290 Ижау - Мәскәү;
- 95/96 һәм 135/136 Барнаул - Мәскәү;
- 117/118 Новокузнецки - Мәскәү;
- 137/138 Красноярски - Мәскәү;
- 15/16 Екатеринбур - Мәскәү (28, 29, 31 май, июньнең 2сеннән алып 18енә кадәр айның җөп көннәрендә);
- 59/60 Нижневартовски - Мәскәү (июньнең 1еннән алып 17сенә кадәр айның так көннәрендә);
- 25/26 Ижау - Мәскәү.
Көньякка баручы поездлар:
- 497/498 Ижау - Адлер;
- 139/140 Новосибирски - Адлер;
- 435/436 Екатеринбур - Адлер.
- 407/408 Ижау - Новороссийски (июньнең 4еннән алып 18енә кадәр айның җөп көннәрендә, 6 һәм 10 июньнән гайре);
- 335/336 Түбән Тагил - Новороссийски;
- 325/326 Пермь - Новороссийски (29 майдан алып 17 июньгә кадәр айның так көннәрендә);
- 421/422 Екатеринбур - Новороссийски.
Башка юнәлешләр:
- 327/328 Түбән Тагил - Харьков;
- 307/308 Екатеринбур - Кисловодски (икесе дә 19 июньнән башлап айның так көннәрендә);
- 393/394 Нижневартовски - Волгоград (18 июньгә кадәр көн саен);
- 89 Ижау - Симферополь (15 һәм 17 июнь).
2013 елның маенда вокзал янында “Төньяк вокзал” метро станциясе ачылырга тиеш.