Accessibility links

Кайнар хәбәр

Microsoft яңа планшетын күрсәтте


Surface планшеты
Surface планшеты

Узган төндә Лос-Анджелеста Microsoft ширкәте яңа “тактасын” (планшетын) тәкъдим итте. Яңа җиһаз турында ширкәт башлыгы Стив Балмер үзе сөйләде.

Surface исемле яңа җиһаз берьюлы ике төрдә чыгачак: Windows RT һәм Windows 8 Pro нигезендә. Беренчесе гади кулланучылар, икенчесе – бизнес базары өчен диелә.

Surface җиһазы Apple ясаган iPad “такталары”на җитди көндәшлек тудыра ала. Һәрхәлдә, iPad белән чагыштырганда аның бер зур өстенлеге бар – экран капкачы берүк вакытта төймәсар (keyboard) булып тора. Тагын бер өстенлек – башка әсбапларны тоташтыру өчен портлар (Pro өлгесендә хәтта USB 3.0 порты булачак).

Татар телле кулланучылар өчен тагын бер зур өстенлек Microsoft җиһазында татар хәрефләре белән язып булачак, бернинди өстәмә програм кирәкми.



Гади планшетның авырлыгы, iPad-ныкы кебек, 676 г., калынлыгы – 12 мм. Pro өлгесе бераз авыррак (903 г.) һәм калынрак (13.5 мм).

Хәтер күләме кечкенәсендә 32GB йә 64MB, зуррагында – 64MB йә 128MB.

Экран сыйфаты беренчесендә HD, икенчесендә Full HD диелә, ләкин өстәмә мәгълүмат китерелми.

Җиһазларның бәясе әлегә игълан ителми, белгечләр $500-600 һәм $1000-1200 чамасы булыр дип фаразлый.

Сатуга чыгу вакыты да әлегә өздереп әйтелми, ихтимал, аны Windows 8 чыкканнан соң, шушы ел ахырына көтәргә кирәк.
XS
SM
MD
LG