Accessibility links

Кайнар хәбәр

Планшетта татар теле дәресенә дә урын бар


Казанның 19нчы гимназиясендә рус кызы Кристина Салеева планшет аша татар телен өйрәнә.
Казанның 19нчы гимназиясендә рус кызы Кристина Салеева планшет аша татар телен өйрәнә.

Казанның 19нчы гимназиясе замана технологияләре белән бергә атлый. Анда интернет аша чит регионнарга татар телен өйрәтү, электрон такталар, электрон ашханә проектларыннан соң, хәзер инде планшет-компьютерлар белән дәресләр уздыру проекты да гамәлгә кергән.


19нчы гимназиядә “лицей сыйныфлары” дип аталган төркемнәр бар. Бу сыйныфлар иртәдән кичкә кадәр уку системасына җайлаштырылган. Нәкъ менә шушы сыйныфларда планшет-компьютерлар ярдәме белән дәресләр алып барыла башлаган.

Бу җиһазларның бәясе 4 мең сум икән. Аны укучыларның ата-аналары үз акчаларына сатып алган.

Укытучылар әлеге планшет-компьютерларга үз дәреслекләрен сканер аша үткәреп, укучыларның авыр китапларны ташып йөрүен туктаткан. Планшет-компьютерлар ярдәмендә дәрес уздыруның башка нинди уңайлыклары бар соң?


19нчы гимназиянең татар теле укытучысы Гөлфия Хәлимова сүзләренчә, укучылар әлеге планшет-компьютерлар ярдәмендә китапханәдә булган китапларны да укый, музыка тыңлый, кирәк булганда интернетка да кереп, үзләренә тиешле мәгълүматларны да җыя ала икән. Гимназиядә моның өчен Wi-Fi системасы көйләнгән.
Татар теле укытучысы Гөлфия Хәлимова планшет белән дәрес аңлата

– Гимназиядә планшет-компьютер системасы белән дәресләр уздыру фикере кайдан килеп чыкты?

– Бу фикернең башлангычы безнең мөдиребездән булды. Аннан соң аны мәктәптәге яшь укытучылар коллективы күтәреп чыкты. Һәм аны практикада куллана башладык.

– Бу планшетлар белән гимназиядә ничә сыйныф эшли?

– Хәзер бу планшет-компьютерлар белән 8нче сыйныфларның берсе һәм 9нчы сыйныфларның берсе файдалана. Барлыгы 50дән артык укучыда бу җиһаз бар.

– Планшетларны укучылар өйләренә алып кайта аламы?

– Әйе, әлбәттә. Алар бу җиһазларны үзләре белән йөртә. Кирәкле мәгълүматны теләсә кайчан файдалана алалар. Аннан соң бу җиһазлар белән Wi-Fi системасына да тоташа алалар.

– Бу планшет алуның финанс ягын җайларга сезгә кемнәр ярдәм итте?

– Бу җиһазларны сатып алган балалар әлегә үзләре түләде. Бер планшет 4 мең сумга төште. Без аларны берьюлы кайтарттык. Гомумән ата-аналар үз балаларына бу яктан ярдәм итәләр. Чөнки бу җиһаз балалар өчен уңайлы. Ата-аналар моны аңлый. Берсе дә каршы килмәде.

– Планшет ярдәмендә татар телен ничек укытасыз?

– Гимназиядә татар теле дәресләрен Розалия Нигъмәтуллина хәзерләгән дәреслекләр белән укытабыз. Бу дәреслекләр шактый күләмле. Аларның эш дәфтәрләре дә бар. Шуңа күрә аларны күтәреп йөрү балалар өчен авырга туры килә. Мин, мәсәлән, үзем укыта торган дәреслекләрне сканердан үткәреп, бу планшетка урнаштырдым. Балалар бар мәгълүматны минем планшеттан үз планшетларына күчерде һәм дәрес вакытында үз җиһазларын ачып, шуннан гына укыйлар. Татар теле дәреслекләрен гомумән дәресләргә алып килмиләр.

– Гимназиянең башка укучылары да бу планшетлардан кайчан файдалана башлар икән?

– Моның өстендә эш бара. Әлегә бөтен мәктәп билгеле вакытка бу системага күчәчәк дип төгәл генә әйтеп булмый. Әкренләп барысы да шуңа күчәр дигән өметтә яшибез.

– Җиһазларда татарча хәрефләр бармы?

– Без әлегә бу планшетларда язмыйбыз. Шуңа күрә бу проблем юк. Чөнки сканер аша үткәргәндә татарча хәрефләр ничек бар шулай чыга. Аннан соң бу планшетларда татар хәрефләрен урнаштыру мөмкинлеге бар бит. Кирәк булганда урнаштырып та була. Хәрефләрне бу җиһазларда зурайтырга да була. Уңайсызлык юк дип әйтер идем.

Хәзер бит инде китапханәдән китап алып уку – сирәк күренеш. Шулай ук кирәкле китапларны балаларга җибәрәбез һәм алар буш вакытларында без тәкъдим иткән китапларны укыйлар. Аннан соң музыка да тыңлыйлар. Аны кирәксез шөгыль дип әйтеп булмый. Ул бит сәнгать. Бу җиһазда балалар өчен мөмкинлекләр бик күп.

– Кайбер белгечләр бу планшетлар укучыларның күзләрен боза дип әйтә.

– Мин укытучы буларак шуны әйтә алам: без бит дәрес буена планшетлар белән генә эшләп утырмыйбыз. Без тактада да эшлибез. Тел дәресе булгач, бездә сөйләм телен үстерү күнегүләре, сөйләшү бик күп. Шуңа күрә дәреснең бәлки 15 минуты гына экранга карап үтә торгандыр. Ә калган вакытта без балалар белән язып, аралашып, сөйләшеп дәресне уздырабыз. Минемчә бу планшетның зыяны күп түгелдер.

* * *

Гимназиядә татар телен өйрәнүче рус кызы Кристина Салеева да планшет-компьютерда укудан бик канәгать булуын белдерә.

“Планшет белән эшләү бик уңайлы һәм бик рәхәт. Чөнки без моннан интернетка чыгабыз, музыка тыңлыйбыз, монда дәресләрне хәзерлибез. Аннары без планшеттан яраткан рәсемнәребезне ачабыз һәм өй эшләрен эшлибез. Бу планшетларда эшләргә өйрәнү миңа алга таба башка компьютерларны өйрәнергә дә ярдәм итәчәк”, ди Салеева.
XS
SM
MD
LG