Accessibility links

Кайнар хәбәр

Google инкыйраз янаган телләрне коткару эшенә алынды


Endangered Languages Project сәхифәсе
Endangered Languages Project сәхифәсе

Google интернет-ширкәте юкка чыгу куркынычы янаган телләрне саклап калу өчен махсус проект башлап җибәрде.

Google ширкәтенең рәсми блогында хәбәр ителгәнчә, тел галимнәре ярдәмендә Endangered Languages Project дип аталган махсус сәхифә портал булдырылган.

Әлеге сәхифәдә юкка чыгу куркынычы янаган телләр турында мәгълүмат, аудио- һәм видеоязмалар урнаштырылып барачак.

Проект турында видео (инглиз телендә)


Юкка чыгу алдында торган телләр махсус интерактив харитада күрсәтелә. Анда Русиядә яшәүче халыкларның телләрен дә табып була. Мисал өчен, анда саам, мукша, эрзя, коми-премяк телләре бар.

Google исемлегендә татар диалектлары да бар

Юкка чыга барган телләр арасында себер татарларының диалектлары да күрсәтелгән. Google исемлегенә Бараба татарлары һәм Чулым татарлары кертелгән.

Бу телләрдә сөйләшкән халыкның көнкүрешеннән видеоязмалар да тәкъдим ителә.

Башка төрки телләрдән шулай ук алтай, караим, кырымчак телләре күрсәтелгән.

Телләр базасына барлыгы өч меңнән артык тел кертелгән. Google хәбәр итүенчә, ул бу проектның бары тик техник ягын карый. Тиздән ул аны берничә халыкара лингвистик оешманы берләштергән махсус шурага тапшырачак.

Сайт укучылары һәм кулланучылар телләр һәм диалектлар турында мәгълүматны үзләре дә өсти алачак. Инде хәзер үк бу порталда XVIII гасырга караган кулъязмаларны, заманча телгә өйрәтү дәреслекләре, фәнни-популяр мәкаләләр табып була.

Галимнәр фикеренчә, хәзер дөньяда кулланышта булган 7 мең телдән 2100 елда нибары яртысы гына исән калачак.

Проектта урнаштырылган чулым татары сөйләме
XS
SM
MD
LG