Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда хакимияткә исламчы президент килде


Мурси Мисырдагы инкыйлабның бар таләпләр дә үтәлгәнчегә кадәр давам итәчәген белдерде.
Мурси Мисырдагы инкыйлабның бар таләпләр дә үтәлгәнчегә кадәр давам итәчәген белдерде.

"Мөселман кардәшлеге" вәкиле Мөхәммәт Мурси барлык мисырлыларның да президенты булачагын вәгъдә итте.


Якшәмбедә Мисырның үзәк сайлау комиссиясе 17 июньдә үткән президент сайлау нәтиҗәләрен игълан итте.

Рәсми нәтиҗәләргә күрә “Мөселман кардәшлеге” намзәте Мөхәммәт Мурси 51.7%, аның көндәше – элекке премьер-министр Әхмәт Шәфыйк 48.2% тавыш җыйган.

Шулай итеп, Мурси Мисырның яңа президенты дип игълан ителде.

Бу хәбәр килүгә Мурсиның дистәләрчә мең тарафдары Каһирәнең Тәхрир мәйданында тантана итәргә кереште.

Президент булып сайланганнан соң ясаган чыгышында Мурси барлык ватандашларына да берүк ихтирам белән караячагын, барлык мисырлыларның да президенты булачагын әйтте.

Мурси шулай ук Мисырдагы инкыйлабның бар таләпләр дә үтәлгәнчегә кадәр дәвам итәчәген әйтте. Берүк вакытта ул, Мисыр бар булган халыкара килешүләрне ихтирам итәчәк, дип вәгъдә итте.

Элекке президент Хөсни Мөбәрәк бәреп төшерелгәннән соң үткән беренче ирекле сайлауда Мисыр халкы икегә бүленде. Берәүләр ил янә Мөбәрәк чорындагы хәрби рәвешле идарәгә әйләнеп кайта, икенчеләр – хакимияткә исламчылар килә дип курыкты.

Президентлыкка дәгъва иткән намзәтләрнең икесе дә узган атна буена үзләренең җиңүләре турында белдереп килде.

Рәсми нәтиҗәләр атнакич игълан ителер дип көтелгән иде. Ләкин ике намзәттән дә шикаятьләр килү сәбәпле, нәтиҗәләрне игълан итү якшәмбегә кичектерелде.
XS
SM
MD
LG