Якшәмбе кичендә Киевта үткән финал уенында Испания Италияне җиңеп (4-0) кабат Европа чемпионы булды.
Бу ике такымның үзара беренче уены (С төркемендә) 1-1 исәбенә тамаланган иде. Финалда алар кабат очрашты, бу юлы испаннар уенның башыннан алып ахырына кадәр өстенлек итте.
Башта Давид Сильва (14’), аннары Жорди Альба (41’), икенче өлештә Фернандо Торрес (84’) һәм Хуан Мата (88’) Буффон капкасына дүрт җавапсыз туп кертте.
Ярымфиналда “алман машинасын” бәреп чыгара алган “скуадра адзурра” финалда испаннарга каршы берни эшли алмады. Икенче өлештә Тиагу Мотта травма алып, итальяннар ун кеше генә калганнан соң, уен гомумән бер капкага барды.
Шушы җиңүләре белән испаннар берьюлы берничә рекорд куйды. Испания рәттән ике Европа чемпионатын (2008 һәм 2012) откан беренче ил булды. Өстәвенә, бу ике чемпионат арасында ул әле дөнья чемпионы да булып алды (2010). Бу да тарихта беренче тапкыр.
Испан тренеры Висенте дель Боске дөнья беренчелеген, Европа беренчелеген һәм дә чемпионнар лигасын (Реал белән, 2000 һәм 2002 елларда) җиңгән беренче тренер булды.
Ягъни, соңгы дистә елда испан футболы Европада гына түгел, бар дөньяда өстенлек итә дияргә була. Испаннарның уңыш сере нәрсәдә, дигән сорауга күп төрле җаваплар китереп булыр иде: оста уенчылар, югары тизлек, даими прессинг... Ләкин бу сыйфатлар хәзер күпләрдә бар. Испаннар исә моңа өстәп, һәм барыннан да бигрәк – Такым. Euro 2012 финалында да бу ачык күренде.
Киевта футбол бәйрәме
1/16
Киевтагы футбол җанатарлары фотолары тупланмасы
Киевта Euro 2012 финалында Испания такымы Италияне 4-0 исәбе белән җиңеп тагын Европа чемпионы булды.
2/16
Киевта испан җанатарлары
Киевта Euro 2012 финалында Испания такымы Италияне 4-0 исәбе белән җиңеп тагын Европа чемпионы булды.
3/16
Җанатарлар финал уены башлануны көтә
Киевта Euro 2012 финалында Испания такымы Италияне 4-0 исәбе белән җиңеп тагын Европа чемпионы булды.
4/16
Украина президенты Виктор Янукович (у) һәм Польша президенты Бронислав Коморовски финал уены башланыр алдыннан
Киевта Euro 2012 финалында Испания такымы Италияне 4-0 исәбе белән җиңеп тагын Европа чемпионы булды.
5/16
Русия футбол сөючеләре финал уенын Мәскәүнең Горький паркында зур экраннан карый

6/16

7/16

8/16

9/16
Киевта финал уены башланыр алдыннан
Киевта Euro 2012 финалында Испания такымы Италияне 4-0 исәбе белән җиңеп тагын Европа чемпионы булды.
10/16
Давид Сильва финал уенында Испанннарның беренче тубын кертә
Киевта Euro 2012 финалында Испания такымы Италияне 4-0 исәбе белән җиңеп тагын Европа чемпионы булды.
11/16
Жорди Альба финалда испаннарның икенче тубын кертүенә шатлана
Киевта Euro 2012 финалында Испания такымы Италияне 4-0 исәбе белән җиңеп тагын Европа чемпионы булды.
12/16
Испаннарның өченче тубын керткән Фернандо Торрес (у)
Киевта Euro 2012 финалында Испания такымы Италияне 4-0 исәбе белән җиңеп тагын Европа чемпионы булды.
13/16
Испан футболчылары җиңүдән соң
Киевта Euro 2012 финалында Испания такымы Италияне 4-0 исәбе белән җиңеп тагын Европа чемпионы булды.
14/16
Испан футболчылары бәйрәм итә
Киевта Euro 2012 финалында Испания такымы Италияне 4-0 исәбе белән җиңеп тагын Европа чемпионы булды.
Previous slide
Next slide