Accessibility links

Кайнар хәбәр

Владивостоктагы федераль Сабантуй ерак араларны якынайтты


Уникенче федераль Сабантуй Владивосток каласында үтте. Федераль Сабантуйның Татарстаннан болай ерак узганы юк иде.

Уникенче федераль Сабантуй 30 июнь көнне Тын океан ярларында, Владивосток каласында гөрләде. Федераль Сабантуйның Татарстаннан болай ерак узганы юк иде әле.

Быел сентябрь аенда Приморье крае башкаласында Азия һәм Тын океан хезмәттәшлек оешмасы (АТЭС) югары дәрәҗәле очрашуы узарга тиеш. Әлеге очрашу кысаларында әзерләнгән мәдәни чаралар нәкъ менә шул татарларның милли бәйрәменнән башланып китте.

Владивостокта 20нче тапкыр үткәрелгән Сабантуй чираттагы юбилей чарасы булып кына түгел, Тын океан, Япон диңгезе ярларында беренче тапкыр оештырылган гомумруссия бәйрәме - федераль Сабантуй буларак халык күңеленә кереп калачак.

Федераль Сабантуй чараларына илнең төрле урыннарыннан бик күп кунаклар чакырылган иде.

Яңгыр һәм салкынча һава булуга карамастан, федераль Сабантуй мәйданында халык чын күңелдән бәйрәм итте, бәйрәмне барлыгы мең ярымнан артык кеше тамаша кылды.

Бәйрәмнең төп мәйданчыгы итеп Владивостокның «Динамо» стадионы сайланды. Мәйдан рәсми эмблема, рус һәм татар телләрендә бәйрәм котлаулары белән бизәлгән иде.

Сабантуй кунакларын Приморье краенда яшәүче төрле халыкларның милли ризыклары һәм сувенирлар тәкъдим ителгән күргәзмә каршы алды.

Тантана хореографик композиция белән башланды. Башка Сабантуйлардан аермалы буларак, анда Приморье краеның диңгез төбәге булуы чагылды. Башлап халык алдына диңгез алласы Нептун чыкты. Ул бәйрәмгә килүчеләрне сәламләде һәм үзенең карары белән патшабикә Иделне Сабантуй хуҗабикәсе итеп билгеләде. Соңрак Түбән Кама сәнгать осталары тарафыннан театральләштерелгән “Сабантуй” хореографик композициясе күрсәтелде.

Чибәр кызлар тамашачыларны милли ризык – чәк-чәк белән сыйлады. Мәйданга чыгарылган олы “чәк-чәк” сап-сары шарлар булып күккә күтәрелде, аны халык сокланып күзәтте.

Кунакларны Татарстан һәм Приморье крае башлыклары котлады

Сабантуй кунакларына һәм катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Приморье крае губернаторы Владимир Миклушевский мөрәҗәгать итте.

“Бу матур бәйрәм – Сабантуй инде күптән интернациональ булды. Аны татар һәм башкорт милләт халыклары гына түгел, ә Русиянең, Приморье краеның күп кенә халыклары да бәйрәм итә. Бер-береңнең мәдәниятен, традицияләрен белеп, уртак бәйрәмнәрне бәйрәм итеп, бары тик шулай гына бер гаилә булып яшәп була”, - дип котлады Владимир Миклушевский федераль Сабантуй кунакларын.

Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында Владивостокта Казан мәчетенең нигезенә беренче ташны салу тантанасы узуын искәртте. “Бу безнең илнең бик зур булуы, төрле милләт вәкилләре яшәве, аларның төрле диндә булулары турында сөйли. Безнең иң яраткан бәйрәм – Сабантуй барлык милләт вәкилләренә ошый. Безнең дин яхшылык тарата, монда безгә мәчет төзелешенә иң яхшы урын бирделәр. Бүген яңгыр явып үтүе дә – яхшы билге. Димәк, безнең бүген башкарган эшләребез яхшы нәтиҗә бирәчәк”, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул татар традицияләренә, мәдәниятенә, йолаларына хөрмәт белән караган Приморье крае губернаторы Владимир Миклушевскийга, төбәк хөкүмәте җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.

Бу көнне Владивостокның татар театры җитәкчесе Урал Сафуганов“ Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исемен алды. Татарстан президенты шулай ук Приморье крае татар-башкортларының “Туган ил” иҗтимагый оешмасы рәисе Рамил Килмөхәммәтовка “Соболь” микроавтобусын бүләк итте.

Сабантуй символы – Тулпар ат эстафета итеп Төмән өлкәсе вәкиле Евгений Воробьевка тапшырылды.

Бәйрәм истәлеге итеп, Рөстәм Миңнеханов Владимир Миклушевскийга Сабантуй символларын – түбәтәй һәм милли халат бүләк итте.

Бәйрәм тамашаларга һәм ярышларга мул булды

Тантаналы ачыштан соң төп мәйданның зур сәхнәсендә Татарстанның җыр һәм бию ансамбле, классик җырчылар, популяр артистлар чыгыш ясады. Владивосток Сабантуена Салават, Идрис Газиев, Рөстәм Вәлиев, Хәния, Мәликә, Казан егетләре, Резеда Галимова, Филүс Кахиров һәм башка артистлар килгән иде.

Сәхнәдән ерак түгел, мәйданда көрәш ярышлары үткәрелде, анда җирле спортчылар, Ерак Көнчыгышның төрле төбәкләреннән, Татарстаннан килгән көрәшчеләр дә катнашты. Федераль Сабантуйның Абсолют батыр исемен Татарстанның Түбән Кама көрәшчесе Ленар Иванов яулады һәм Татарстан хөкүмәтенең бүләге -«Volvo» автомобиленә лаек булды.

Аерым мәйданнарда халык уеннары барды – чүлмәк вату, колгага менү, су тулы чиләкләр белән узыш, йомырка салынган кашыкны авызга кабып йөгерү, капчык киеп сикерү, катыктан акча эзләү дә күп тамашачыларны үзенә җыйды.

Стадион кырындагы башка мәйданчыкларда Приморье крае иҗади коллективлары һәм Ерак Көнчыгышның башка төбәкләреннән килгән үзешчән артистлар чыгыш ясады.

Сабантуй Ерак Көнчыгыш татарларында милли үзаң уятты

Федераль Сабантуйны Владивостокта уздыру Ерак Көнчыгыш татарлары өчен зур вакыйга булды. Алар фикеренчә, Сабантуй ул мәдәни мирас кына түгел, татарларны берләштерүче, дәрәҗәне арттыручы бик мөһим чара да.

“Узган ел федераль Сабантуй Екатеринбур шәһәрендә үтте, кайтып барганда бик матур итеп үзара сөйләшеп барган ир белән хатыннан Сабантуй ошадымы? - дип сорыйм. Бик тә ошады дип җаваплый ир кеше. Ни белән ошады соң дип сораган идем, "мин монда милләт турында уйламаган гап-гади бер кеше булып килгән идем, татар кешесе булып кайтып барам", дип җавап бирде ул. Менә шул 4-5 сәгатьлек сабантуйның кешенең аңын, рухын үзгәртеп куюы бик зур нәрсә”, дип сөйләде Казан кунагы Разил Валиев.

Шундый киң колачлы сабантуйны Ерак Көнчыгышта яшәүчеләр беренче мәртәбә күрде һәм бик канәгать калды.

Киләсе елга барлык милләттәшләребезне Төмән каласы унөченче федераль Сабантуйга чакыра.

Владивостокта узган Сабантуй өчен Татарстанның Түбән Кама муниципаль районы җаваплы иде, алар федераль Сабантуйны оештыру эшләрендә зур көч куйдылар.

Сабантуйга әзерлек вакытында Казан белән Владивосток арасы бик нык якынайды. Соңгы бер ел вакыт эчендә ике як хөкүмәт тә зур әзерлек эшләре башкарды, очрашулар булып торды. Бу эшләрдә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты да читтә калмады – узган ел конгрессның башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров җитәкчелегендә делегация Приморье краенда булды, милләттәшләребез белән очрашты.

Татарстанның халык артисты Гөлзадә Сафиуллина Приморье краенда ай буе яшәп, андагы дүрт шәһәрдә милли ансамбльләр оештырып кайтты, федераль Сабантуйда алар махсус чыгыш ясады.
XS
SM
MD
LG