Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салават Фәтхетдинов туган авылы Аксәеттә бәйрәм оештыра


Салават Фәтхетдинов
Салават Фәтхетдинов

Башкортстанның Тәтешле районында туып үскән татар җырчысы Салават Фәтхетдинов туган ягында быел да зур бәйрәм оештыра.

Башкортстанның Тәтешле районында туып үскән күренекле татар җырчысы Салават Фәтхетдинов үзенең туган ягында быел да зур бәйрәм оештыра. Атна азагында – 14 июль көнне үтәчәк бу тантаналар.

Тәтешле районының Аксәет авылында соңгы елларда даими төстә үтүче “Туган авылым” дигән киң колачлы бәйрәмгә бар якташларын җыя талантлы җырчы. Салават Фәтхетдинов үзе дә шушы Аксәет авылында туып үскән. 2006 елда бу авылга 500 ел тулган иде. Шул уңайдан Салават әфәнде анда, Татарстаннан да кунаклар чакырып, онытылмаслык тантаналар оештырды. Юбилей чараларын үткәрү башлангычын да Салават Фәтхетдинов үзе тәкъдим итте һәм якташлары аны кушкуллап күтәреп алды. Туган авылында үткән шул чара вакытында Салават Фәтхетдинов үзенең бу бәйрәмне ел да оештырачагын әйткән иде.

Менә быел да, вәгъдәсендә торып, зур бәйрәм оештырачак данлы якташ. Быел да шушы тантаналарга Татарстаннан күренекле җырчылар Хәмдүнә Тимергалиева, Хәния Фәрхи һәм байтак яшь башкаручылар хөрмәтле кунак булып килә. Әлбәттә инде, мәдәни програмда Башкортстан ягыннан Аксәеттәге тантаналарда танылган татар һәм башкорт җырчылары да катнашып, үзләренең рухи күчтәнәчләрен өләшәчәк. Шулай ук Мәскәүдән дә популяр җырчылар килүе көтелә.

Бәйрәм барышында Аксәеттәге изге урында ачкан матур чишмә янында балалар сабантуе үткәрү, сугышта һәлак булганнарга ачылган һәйкәлгә чәчкәләр салу һәм башка чаралар да оештыру күздә тотыла. Бәйрәм тантаналары кичен озакка сузылган салют белән тәмамланачак.
XS
SM
MD
LG