Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Әл-РТВ" каналы мөселманнар тормышын дөрес яктыртырмы?


Русия мөселманнарына багышланган "Әл-РТВ" каналы эфирга чыгарга әзерләнә. Бу каналның иҗтимагый редакция шурасына төрле диния идарәләреннән вәкилләр кергән. Алар "Әл-РТВ"га киңәшләр биреп торачак.

"Әл-РТВ" каналы август ахырларына мөселманнар өчен изге булган Рамазан бәйрәмнәре көннәрендә эфирга чыгар дип хәбәр ителгән иде. Русиянең Европа өлеше мөселманнары диния идарәсе рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов сүзләренчә, "Әл-РТВ"ның эшли башлау көне әлегә төгәл генә билгеле түгел.

Мөхетдинов канал каршында оешкан иҗтимагый редакция шурасы әгъзаларының берсе. Европа өлеше диния идарәсеннән Равил Гайнетдин тәкъдиме белән ул бу шурага кергән.

"Анда билгеле хәзрәтләребез Әлбир хәзрәт Крганов (Мәскәү һәм Үзәк регион мөфтие), Фәһим хәзрәт Шәфиев (Мордовия үзәк диния идарәсе), Шәфикъ хәзрәт Пшихачев (Мәскәүдәге Төньяк Кавказ мөселманнары координация үзәге) һәм тагын башка берничә шәхес бар", диде Мөхетдинов.

Татарстан мөселманнары диния идарәсе аппараты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин бу шурага республикадан мөфти Илдус Фәизнең керәчәген белдерде.

Шура булган вакыйгага төрле фикерләр булуын тели

19 июльдә Татарстан мөфтияте җитәкчелегенә һөҗүмнәр мөселманнарга гына түгел, ә кешелек дөньясына аңлашылмаган хәвефле хәбәр булып таралды. Бу һөҗүмнәрдән соң Русиядәге бер өлеш мәгълүмат чараларында, интернет сәхифәләрдә, бер яккарак авышып, республиканы радикал исламчылар, ваһһабилар төбәге итеп күрсәтергә теләү омтылышлары башланды.

Яңа ачылачак "Әл-РТВ" каналында мөселманнар тормышындагы яңалыклар, булган проблемнар яктыртылырмы, җитди мәсьәләләргә төрле тарафларның фикерләре бирелерме дигән сорау да туа. Бу мәсьәлә шура утырышында да күтәрелгән.

Дамир Мөхетдинов
Дамир Мөхетдинов
"Катнашучылар һәм Рөстәм Арифҗанов (Русия журналистлары ассоциациясе багучылар шурасы рәисе) үзе чыгыш ясаган вакытта, Русиядә берничә диния нәзарәте булуны, мөселманнарның төрлелеген, мисал өчен Кавказ мөселманнары, Идел-Урал мөселманнары бар, шулай ук берәүләр күбрәк, ә башкалар әзрәк күрсәтелмәсме, дигән сүзләр булды. Бу каналны оештыручыларга төрле мөселманнар тормышын бертигез яктыртырга, хәбәрләрне җиткереп торырга, бәяләрне төрле яклап, кемнең дөреслектә һәм кемнең хатада булуын күрсәтергә дигән тәкъдимнәр әйтелде. Без, иҗтимагый редакция шурасы вәкилләре үз тарафыбыздан каналның шундый булуы өчен тырышачакбыз. Ләкин әле бүгенге көнгә каналда вакыйгаларга нинди бәя биреләчәген әйтү авыр", диде Мөхетдинов. Үзе ул бу җыелышта тапшыруларда яулык бәйләп пәрәмәч пешерүгә генә кайтып калмаска, ә дин һәм әхлак нигезләре тәфсилле итеп аңлатылырга тиешлеген әйткән.

Мөхетдинов сүзләренчә, бу каналны өч кеше оештырган. Рифат Сабитов (ВГТРК вәкиле), Рөстәм Арифҗанов һәм тагын бер кеше, Мөхетдинов аның кем икәнен белдермәде, алар үз акчаларын тоткан. Шулай ук Русия президенты хакимияте дә күпмедер ярдәм иткән. "Киләчәктә дә төрле грантлар бирелер һәм хөкүмәттән дә ярдәм итәрләр дип уйлыйм мин", ди Мөхетдинов. Кемнең өлеше күпме булачагы иҗтимагый редакция шурасы әгъзаларына караңгы калган.

"Әл-РТВ" исемен оештыручылар тәкъдим иткән

Бу канал "Триколор" кабель телевидениесе пакетына керә. "Триколор" да православларның "Спас" һәм "Союз" дигән телевидениеләре эшләп килә инде. Гомумән, Русиянең дәүләт канаты астында булган каналларында да, мисал өчен "Россия 24"тә православ тапшыруларга күп вакыт бирелә. Мөхетдинов сүзләренчә, дин әһелләре арасында үзара русиялеләр күпләп караган каналларда ислам диненә багышланган тапшырулар ачу турында әлегә кадәр җитди сөйләшү булмаган. "Монсы башланып карасын, аннары, бәлки, чираттагы адымны да ясарга мөмкин булыр", ди Мөхетдинов.

Каналны исеме тәгаенләнгән инде. Ул "Әл-РТВ" дип аталачак. Оештыручылар нәкъ шундый тәкъдим белән чыккан.

"Әл-РТВ" исемен безгә Рөстәм Арифҗанов һәм аның белән бергә эшли торган команда тәкъдим итте. Аларның фикеренә күрә, "әл"- гарәп теле артикле буларак, мөселман дөньясын, ислам динен чагылдыра. Алар "РТВ" белән телевидение икәнлеген исемендә үк белдерәселәре килде. Безнең тәкъдимнәрне сорамадылар. Канал атамасын "Ислам", "Иман" дияргә була иде", ди Мөхетдинов. Тапшырулар урыс телендә барачак.

Мөхетдинов: "Татарстанда һәм Башкортстанда әлеге каналның бүлекләре ачылса, әйбәт булыр иде", дип әйтте.
XS
SM
MD
LG