Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда бикләнеп ятучы мөселман сектасы да тентелде


Фәйзрахманчылар
Фәйзрахманчылар

Казан читендәге өйдә моңа кадәр беркемне кертмичә бикләнеп яткан фәйзрахманчы сектасы әгъзалары тентелде.

Бу хәл чәршәмбе кичендә була. Моңа кадәр беркемне дә кертмәгән фәйзрахманчылар янына көч структуралары махсус операция үткәреп кенә үтеп керә ала. Алардан соң бүлмәләргә социаль хезмәт һәм хокук саклау оешмасы вәкилләре үтә. Бу хәл Татарстандагы тикшерү идарәсе күрсәтмәсе белән эшләнә.

“Шартлаткычлар, наркотиклар табылмады, әмма татар телендәге меңләп исемдәге китап алынды, шул исәптән, экстремистик эчтәлектәгеләре дә булырга мөмкин. Алар барсы да тикшерүгә җибәрелде”, дип хәбәр иткән хокук саклау оешмасындагы бер чыганак “Интерфакс”ка.

Мөфтият җитәкчелегенә һөҗүмнәрдән соң күпләгән мөселманнар тентүләргә һәм тоткарлануларга дучар. Әлеге чыганак бу тентүнең фәйзрахманчыларда корал бармы-юкмы икәнлеген ачыклау өчен эшләнгәнлеген әйтә.

Бу тентүдә Казан шәһәре Совет районының балалар һәм яшьләр эшләре бүлеге башлыгы Ирина Смирнова да катнаша. Аның сүзләренчә, бу сектага җитәкчелек иткән уфалы 83 яшьлек Фәйзрахман Саттаров андагы балаларны бакчага һәм мәктәпкә йөртмәгән һәм шулай ук дарулар куллануны да тыйган.

Тентүдән соң алты яшькә кадәр булган 13 баланы хастаханәгә алып китеп тикшергәннәр. Аларның барсын да өйләренә җибәргәннәр. Тагын алты яшьтән өлкәнрәкләр җиде бала, кемнәрнеке булу ачыклангач, әти-әниләренә тапшырылган.

Санитар һәм янгыннан саклану кагыйдәләренең сакланмавы да ачыкланган.

Бу секта 2001 елдан бирле эшләп килә. Аның җитәкчесе Фәйзрахман Саттаров үзен Мөхәммәд пәйгамбәрдән соң килгән пәйгамбәр дип игълан иткән.

Фәйзрахманчылар барлыгы 70ләп кеше. Алар моңа кадәр үзләре янына беркемне дә кертмәде, тышкы дөнья белән бәйләнешкә кермәгән, телевизор карамаган, радио тыңламаган һәм телефон кулланмаган.
XS
SM
MD
LG