Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстан прокуратурасы үзе канун боза"


Татарстан прокуратурасына керү арбалы инвалидлар өчен җайланмаган
Татарстан прокуратурасына керү арбалы инвалидлар өчен җайланмаган

Казанда яшәүче инвалид Айрат Кәлимуллин, прокурор Кафил Әмиров Татарстанда кануннар үтәлешен контрольдә тотучы иң зур түрә булуга карамастан, ул җитәкләгән оешма үзе аларны тупас рәвештә боза, дип белдерә.

Кәлимуллин фикеренчә, Казанның Кремль урамындагы 14нче йортта урнашкан Татарстан прокуратурасы бинасына физик мөмкинлекләре чикләнгән арбалы инвалидларның керә алмавы "Русиядә инвалидларны социаль яклау турындагы" канунны прокуратураның үзләренең үк үтәмәгәнлеген күрсәтеп тора. Бу хакта Кәлимуллин интернет аша Татарстан прокуроры Кафил Әмировка мөрәҗәгать хаты юллады. Анда ул прокуратураны үзләренә тикшерү үткәреп, канун бозган өчен үзләрен штрафка тартырга чакырган.

Әлеге канун нигезендә, инвалидларга социаль яктан әһәмиятле биналарга керүне, инженер һәм транспорт челтәрен җайга салырга теләмәгән рәсми затлар ике меңнән өч меңгә кадәр, ә юридик оешмалар 20 меңнән 30 меңгә кадәр штрафка тартыла.

Айрат Кәлимуллин төшергән фото
Айрат Кәлимуллин төшергән фото
5 май – Халыкара инвалидларның хокуклары өчен көрәшү көне. Нәкъ менә шул көнне быел телевизорда Татарстан хөкүмәте башлыгы Илдар Халиковның инвалид балалар белән бергә агач утыртып йөрүен күрсәткәннәр. "Бу язманы күрү шулкадәр күңелемә тиде, агач утыртып кына йөриселәре калган, инвалидларның башка көндәлек проблемнары беткәнмени? Аларны хәл итү турында уйласалар ярамаганмы", ди Кәлимуллин.

Бу тапшыруны күргәч, ул Татарстан прокурорына язу турында уйлана башлаган. Кәлимуллин Әмировка мөрәҗәгатен 22 август көнне җибәргән. Җавап булачагына артык өметләнми. "Казандагы бер инвалид язган икән дип кенә карарлар, җавап бирсәләр дә "отписка" – хатыгызны алдык, ул тикшерелер сыманрак кына булыр", ди Кәлимуллин.

Азатлык радиосы Кәлимуллинның хатын алу-алмауларын белү өчен Татарстан прокуратурасына шалтыратты. Пәнҗешәмбе төштән соң прокуратура сүзчесе Равил Вахитов эш телефонын алмады.

Кәлимуллин Казанда арбалы инвалидның кая гына бармасын, һәрвакыт каршылыкларга очрап торуын әйтә.

"Әле күптән түгел туганнарымны каршы алырга һава аланына барган идем. Машинамны куяр урын тапмадым. Инвалид машиналары урынына гадәти машиналар куелган иде. Парина урамындагы "Рамстор" кибетенә кергәч тә икенче катка күтәрелә алмадым. Бәлки анда лифт та бардыр, әмма аңа ничек барасы күрсәтелмәгән", ди Кәлимуллин.

Ул шулай ук пандуслар булмаганга, арбалы инвалидларның кирәк урында үтә алмауларын да, күп кенә социаль әһәмияттәге биналарга керә алмауларын да санап китте.

Инвалидларга машина кую урыны. Айрат Кәлимуллин фотосы
Инвалидларга машина кую урыны. Айрат Кәлимуллин фотосы
Кәлимуллин Казандагы җитешсезлекләрне теркәп бару өчен үз сәхифәсен ачкан. Инвалидларга кыенлыклар тудырган урыннарны фотога төшереп, ул рәсемнәрне үз сәхифәсенә урнаштырып, проблемнарны күрсәтеп, язып та бара.

Казанның Дубравный урамында арбалы инвалидлар өчен махсус йорт төзелгән. Анда 50дән артык инвалид яши. Бу йортка керү дә яшәү дә инвалидлар өчен җайланган. Айрат Кәлимуллин да шунда тормыш итә. Моннан 21 ел элек ул хәрби хезмәттә Чиләбе өлкәсенең Карталы шәһәрендә прапорщик булып эшләгәндә I дәрәҗәдәге инвалид булып кала. Хәзер 14 мең сум пенсия ала. Яшәү өчен бу акчаның җитәрлек булмавын әйтә. Бу йортта яшәүчеләр үзара очрашкан вакытта кыенлыклар, арбалы инвалидлар юлыккан каршылыклар турында гел сөйләшеп тора. "Үзебез яшәгән шәһәрдә үзебезне кеше итеп тоясыбыз килә", ди Кәлимуллин.
XS
SM
MD
LG