Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык" яшьләре Төркиядән ярдәм сорый


“Азатлык” яшьләре Төркиядән ярдәм сорый
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:24 0:00

“Азатлык” яшьләре Төркиядән ярдәм сорый

8 октябрьдә “Азатлык” татар яшьләре берлеге Төркиянең Казандагы баш консуллыгы бинасы алдында пикет уздырды.

Пикетта “Татар төрекләренә каршы геноцид уздырылуга 460 ел булды! Төркия, ни өчен моңа тыныч карыйсың? Русиядәге төрки туганнарыңа ярдәм итәчәксеңме?”, “Төркия, Русиядәге татарлар һәм төрки халыкларны яклап үз сүзеңне әйт! БМОда татарларга геноцид уздырылганын кабул итү мәсьәләсен күтәр!”, “Русиядә төрки халыкларга геноцид дәвам итә. Төркия, туганнарыңны ташлама! БМОда Русияне бу оешмадан чыгару эшен башлат!” һәм башка шигарләр күтәрелгән иде.

Пикетны оештырган “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин бу чараны Казанда 13 октябрьдә булачак Хәтер көне хакында төрекләргә җиткерү максатыннан уздыруларын белдерде.

“Төркия Русиядәге төрки халыкларга каршы алып барылган хокук бозуларны бетерү өчен Русиягә басым ясасын иде. Төркия татарларга каршы уздырылган геноцидны бөтен дөньяга таратсын иде”, дип бәян итте ул.

Пикетта барлык шигарләр дә төрек һәм урыс телендә язылган иде. Нәбиуллин урысча язуның урыс журналистларына, ә төрекчәнең төрек дипломатларына аңлашылуы өчен язылуын әйтте. “Татар теле төрек теле белән охшаш булганы өчен татарча язып тормадык”, дип тә өстәде.

Пикет уздыручылар янына консуллыктан чыгучы булмады. Аның каравы, тәртип саклаучылар вазгыятьне бик игътибар белән күзәтте.
XS
SM
MD
LG