Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Болгар FM" Азатлык сәхифәсен бер атнага томалады


Илнур Фәйзрахманов
Илнур Фәйзрахманов

"Болгар FM" җитәкчелеге Азатлык радиосы сәхифәсенә керү мөмкинлеген ябуын Азатлыктан яңалыклар күчерүне туктату нияте белән аңлата.

Татарстанның “Болгар FM» радиосында Азатлык радиосының интернет сәхифәсенә керү чикләнү турында хәбәр килде. Янәсе, Апас төбәк сайлау бүлгесе аша Татарстан Дәүләт шурасына өстәмә сайлауда намзәт буларак катнашучы Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуровка каршы пикет турында Азатлык радиосы сәхифәсендә узган җомгада чыккан хәбәр “Болгар FM» эфирында укылганнан соң, дүшәмбе көнне җитәкчелек Азатлык сәхифәсенә керү мөмкинлеген ябарга карар иткән.

Азатлык радиосына “Болгар FM» җитәкчесе Илнур Фәйзрахманов Азатлыкның интернет сәхифәсенә керү чикләнүен расласа да, чикләү сәбәбен башкачарак аңлатты һәм бу чикләү өлешчә генә кертелде, диде.

Илнур Фәйзрахманов Азатлык радиосы сәхифәсенә керү бары “Болгар FM”ның яңалыклар бүлеге хезмәткәрләренә генә тыелды дип белдерде. Аның әйтүенчә, яңалыклар бүлеге соңгы вакытта хәбәрләрне Азатлык радиосы сәхифәсеннән алып эфирга бирү белән артык мавыга башлаган.

“Азатлык радиосына бернинди дәгъва, үч яки ачу дигән нәрсә юк. Хезмәткәрләрне күбрәк тырышырга мәҗбүр итү, сабак бирү өчен генә эшләнә, моңарчы берничә мәртәбә кисәтү ясауга карамастан, бу эштән туктамаулары сәбәпле, шундый вакытлы чара күрергә булдык”, диде ул.

Илнур Фәйзрахманов әйтүенчә, яңалыклар бүлеге хезмәткәрләре шул ук Казанда кайнаса да, яңалыкларны үзләре эшлисе урынга, Азатлык радиосы сәхифәсеннән генә алып эфирга бирүне арттырып җибәргән булган.

Бер медиада икенче медианы томалау сәер түгелме дигән сорауны җаваплап Илнур Фәйзрахманов: “Андый нәрсә юк. Иртәнге тапшыруларда Азатлык радиосы сәхифәсендә язмаларга күзәтүләр бирәбез. Тагын бер мәртәбә кабатлыйм, бу чикләү бары Азатлык радиосыннан күчерүчеләрне туктату өчен генә эшләнде”, диде.

Ул шулай ук яңалыклар бүлеге хезмәткәрләре өчен Азатлык радиосы сәхифәсен киләсе дүшәмбедән ачарга вәгъдә итте.
XS
SM
MD
LG