Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт җәмәгатьчелеге Хәмитовны мәхкәмәгә бирде


Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов
Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов

Башкорт җәмәгатьчелек оешмаларының аксакаллар шурасы соравы буенча бер төркем башкорт җәмәгатьчелеге республика президенты Рөстәм Хәмитовны мәхкәмәгә бирде. Алар аның башкорт теленең мәҗбүри укытылуын туктатуны яклаган чыгышы уңаеннан мәхкәмәләшә.

Мәхкәмәләшүгә REGNUM мәгълүмат агентлыгында 12 сентябрьдә дөнья күргән “Башкорт теленең республика мәктәпләрендә мәҗбүри укытылмавы ихтимал: Татарстан реакциясе” исемле мәкалә сәбәпче булган. Анда президент Рөстәм Хәмитов журналистлар йортында җирле матбугатка: “Башкорт теле республика мәктәпләрендә мәҗбүри укытылмаячак, аны теләүчеләр генә укыячак”, дигән булган.

Башкорт аксакаллары аның бу сүзләрен башкорт теленең урыс теле белән беррәттән дәүләт теле булуы әйтелгән республика Конституциясенең 1нче һәм 47нче маддәлренә каршы килә дип тапканнар. Алар шулай ук моны президентның антын бозуы (Конституциянең 85нче маддәсе) дип тапканнар. Болар хакында башкорт милли хәрәкәте вәкиле Рәмилә Сәетова шуларны ирештерде:

“Русия һәм Башкортстан Конституцияләренең 19нчы маддәләрендә барлык кешенең кануннар һәм мәхкәмә алдында тигезлеге әйтелгән. Шулай булуга карамастан, без Уфаның Киров районы мәхкәмәсеннән эшне Русия югары мәхкәмәсенә дә җибәрүләрен сорадык. Чөнки без республикада мәхкәмәнең гадел карарына тәэсир итүләре ихтимал дип саныйбыз. Без Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитовның республика мәктәпләрендә башкорт телен мәҗбүри укыту бетереләчәк дигән сүзләрен кире алуын сорыйбыз”.
XS
SM
MD
LG