Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Төркиядә эшлекле очрашулар уздырды


Рөстәм Миңнеханов Истанбулда, 3 декабрь 2012
Рөстәм Миңнеханов Истанбулда, 3 декабрь 2012

3 декабрьдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Истанбулда Русия-Төркия шурасы утырышында катнашты. Русия төркемен президент Владимир Путин җитәкли.

Истанбулда Миңнеханов шәһәр мэры Кадыйр Топбаш белән очрашты һәм аңа татарларга булган игътибары өчен рәхмәт белдерде.

Быел Истанбулда татар шагыйре Габдулла Тукай исемен йөрткән паркта аның истәлегенә һәйкәл ачылды, Сабантуй бәйрәме узды. Миңнеханов Истанбул мэрын Казанда “Истанбул” паркының ачылыш тантанасына чакырды. Ул 2013 елның июнендә ачылыр дип көтелә.

Топбаш 2014 елда Казанның төрки дөньяның мәдәни башкаласы вазифасын башкарасын әйтеп, 2010 елда Европаның мәдәни башкаласы булган Истанбул җитәкчелегенең Казандагы кардәшләре белән мондый чаралар уздыруда тәҗрибә уртаклашырга әзер булуын җиткерде.

Миңнеханов сүзләренчә, киләсе елда җәйге Универсиаданы кабул итәчәк Казан 2020 елда җәйге Олимпия уеннарын уздыруга дәгъва итүче Истанбулга мөрәҗәгать итү кампаниясендә катнашу тәҗрибәсен өйрәтә ала.

Төрек төзүчеләре Татарстанда тансык

Миңнеханов Истанбулда шулай ук Төркия икътисад министры Зәфәр Чаглаян белән очрашып киләчәк хезмәттәшлек турында сөйләште. Очрашуда Төркия эшмәкәрләренең 2013 елның апрелендә Татарстанга булачак сәфәре турында да сүз барды.

Миңнеханов иртәнге эшлекле аш вакытында Төркия белән хезмәттәшлекнең бу илнең төзүчеләрен җәлеп итүдән башланганын искәртте.

“Төркия төзелеш бизнесы безнең төзүчеләрне ничек эшләргә кирәклеген өйрәтте һәм бүген иң җаваплы объектлар безнең Төркия ширкәтләре ярдәмендә төзелә”, - диде ул.

Миңнеханов шулай ук “Эфес групп” президенты Алехандро Хименс, “Коч холдинг” идарә рәисе Мостафа Коч, “Ренессанс” ширкәте идарәсе рәисе Эрман Ылыджак белән очрашты, дип хәбәр итә Татарстан президенты идарәсенең матбугат хезмәте.

өркия эшкуарлары белән очрашу, 3 декабрь 2012
өркия эшкуарлары белән очрашу, 3 декабрь 2012
XS
SM
MD
LG