Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада татар якшәмбе мәктәбе ачылды


Яңа ачылган
Яңа ачылган

3 декабрь Уфада татар якшәмбе мәктәбе ачылды. Әлеге мәктәп Уфаның Киров районындагы 41нче санлы мәктәп каршында ачылды.

Мәктәпне ачу чарасында Уфа шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Сынтимер Баязитов чыгыш ясап, Уфада барлыгы 13 якшәмбе мәктәбе булуын, бусы татар якшәмбе мәктәпләренең өченчесе булуын әйтте. Мэр урынбасары, шәһәрдәге милләтләргә туган телләрен уку өчен барлык шартлар да бар, диде.

Шунысы сәер, Уфада, башлыча, диаспора булып яшәгән халыкларның гына якшәмбе мәктәпләре эшли. Азчылыкны тәшкил иткән милләтләр якшәмбе җыелып балаларына туган телләрен өйрәтә. 300 меңнән артык татар яшәгән Уфада якшәмбе мәктәбе ачу сәер күренеш. Шуңа татар җәмәгатьчелеге оешмалары вәкилләре моны татарлардан көлү дип кабул итте.

Римма Үтәшева
Римма Үтәшева
Милли-мәдәни мохтарият рәисе Римма Үтәшева якшәмбе мәктәбе өчен республика президентына зур рәхмәтен җиткерде: “Милли-мәдәни мохтариятнең өченче корылтаеннан соң мине Башкортстан президенты кабул итте. Анда милли мәнфәгатьләр турында сүз барды. Бу шул эшчәнлек нәтиҗәсе. Мин моның өчен Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитовка зур рәхмәт белдерәм.”

Чарада Киров районындагы поляк, украин, чуваш якшәмбе мәктәпләре укучылары да катнашты. Чара ахырында татар якшәмбе мәктәбе укучылары гореф-гадәтләрне, җыр-моңнарны өйрәнергә, киләчәк буыннарга җиткерергә сүз бирде.

Без чара ахырында якшәмбе мәктәбенең директоры Эльвира Гыйльфановадан укыту ничек оештырылачагын белештек: “Укыту якшәмбе көннәрендә булачак. Инде 140тан артык укучы укырга теләк белдерде. Алар алты яшьтән унсигезгә кадәрлеләр.”

Уфада татар якшәмбе мәктәбен ачу татарларның кимеп, диаспора хәлендә калуы түгелме дигән сорауга, ул җавап бирә алмавын әйтте.

Уфада бер генә урыс һәм башкорт якшәмбе мәктәбе дә юк. Әлеге Киров районында бик күп татар сыйныфлары ябылган. Төгәл саннары аталмый. Якшәмбе мәктәбендә шул кыскартуга эләккән укытучылар белем бирәчәк.
XS
SM
MD
LG