Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинның Төркия сәфәре сәламәтлек проблемнарын раслады


Рәҗәп Тайип Эрдоган Владимир Путинга утырырга ярдәм итә
Рәҗәп Тайип Эрдоган Владимир Путинга утырырга ярдәм итә

Төркиядә Путинның авырлык белән утыруына игътибар иттеләр, Миңнеханов төрек инвесторларын Татарстанда кыюрак булырга чакырды.

Сәламәтлеге начараю турында хәбәрләр таралганда ике ай чамасы чит илләргә сәфәрләрдән тыелып торган Русия президенты Владимир Путинның бу атна башында Төркиягә сәфәр кылуы җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә булды. Путинның кәнәфигә авырлык белән утыруы, аңа утырырга Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоганның ярдәм итүе игътибардан читтә калмады.

Өстәвенә Путинның Эрдоганга шундый хәлдә калмау өчен спорт белән шөгыльләнергә киңәш итүе төрек журналистларында көлке белән кабул ителде. Элегрәк Путинның сүзчесе Дмитрий Песков Путинның авыруын аның спорт белән актив шөгыльләнүенә бәйләп аңлаткан иде.

Сәфәрнең эшлекле ягына килгәндә, Төрек журналистлары бу гадәттән тыш вакыйга булыр, икеяклы сәяси мөнәсәбәтләрдә Сүрия мәсьәләсенә бәйле ниндидер үзгәрешләр башланыр дип фаразласа да, андый үзгәрешләр булмады, ике тараф та Сүрия мәсьәләсендә үз позицияләрендә калды һәм шул ук вакытта үзара икътисади бәйләнешләр өлкәсендә яңа килешүләр төзелде. Бу тагын бер мәртәбә Төркия-Русия мөнәсәбәтләрендә икътисади мәсьәләләрнең, икътисади мәнфәгатьләрнең сәясәттән өстенрәк торуын раслады.

Путин әлеге сәфәргә Русиядән авырып килсә, Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров шул ук көнне Анкарадан кулын авырттырып кайтып китте. Вакыйганы күргән журналистлар аның баскычтан егылып кулын сындыруы һәм гипс куйдыруы турында хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов Төркия сәфәрендә
Рөстәм Миңнеханов Төркия сәфәрендә
Төркиягә Русия президенты белән бер төркемдә буларак сәфәр кылган Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов анда аерым очрашулар үткәреп төрек эшмәкәрләренә Татарстанда тугандаш халык яшәвен әйтеп "Татарстан сезнең дә мәмләкәтегез" дип аларны Татарстанда кыюрак эш итәргә чакырды.

Миңнеханов Төркия белән Татарстан арасындагы еллык сәүдә әйләнешен биш миллиард долларга җиткерү максатын куйды.

Бу Рөстәм Миңнехановның 2012 елда Төркиягә дүртенче мәртәбә килүе булды. Миңнехановның элекке сәфәрләрендә дә игътибар үзәгендә икътисади бәйләнешләр булган иде.

Русия һәм Татарстан җитәкчеләренең Төркиягә бу атнадагы сәфәре турында Азатлык радиосына Истанбулда яшәүче журналист Рушания Алтай сөйләде.
Рушания Алтай белән Путин һәм Миңнехановның Төркия сәфәре турында әңгәмә
please wait

No media source currently available

0:00 0:14:14 0:00
йөкләү
XS
SM
MD
LG