Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт телләре програмының яңа өлгесе тәкъдим ителде


Яңа програм өлгесенең тышлыгы
Яңа програм өлгесенең тышлыгы

20 декабрьдә Татарстан министрлар кабинетында дәүләт һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү програмының яңа концепциясе тәкъдим ителде.

Татарстанның дәүләт һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча хәзерге дәүләт програмы 2013 елда гамәлдән чыга. Аңа алмашка яңа проект кирәк. Берничә ай дәвамында Татарстан галимнәре яңа програмның концепциясен эшләде. Ун елга тәгаенләнгән програм 1 млрд. 800 млн. сумга төшәргә мөмкин.

Җыелышта төрле министрлар, депутатлар, институт җитәкчеләре, тел белгечләре, укытучылар, җәмәгать эшлекләре катнашты. Бер сәгать ярым дәвам иткән очрашуны Татарстан вице-премьеры Равил Моратов алып барды.

Документны тикшерер алдыннан башта Татарстанда якшәмбе мәктәпләре торышы тикшерелде. Бу хакта һәм республикада башка милләтләрнең туган телләрен укыту турында Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов чыгыш ясады. Аннары шул ук темага Татарстанның халыклар ассамблеясы рәисе урынбасары Майя Хухунашвили сөйләде. Ләкин күпләрне яңа програм концепциясе кызыксындырды.

Проект зур, саллы килеп чыккан. Алтмыш биттән торучы хезмәт ун кешелек авторлар коллективы тарафыннан башкарылган: Җәүдәт Сөләйманов (Татарстан Фәннәр академиясе), Марат Гыйбатдинов, Марат Лотфуллин (Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты), Васил Гарифуллин, Рәдиф Җамалетдинов (КФУ), Гөлназ Исмәгыйлева (Казан мэриясе), Ким Миңнуллин (Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институты), Е.Солтанов (КФУ), Майя Хухунашвили (Татарстан халыклар ассамблеясы), Ирек Шәрипов (Татарстан Дуслык йорты).

“Татар телен популярлаштыручы Каюм Насыйри институты кирәк”

Концепцияне академик Җәүдәт Сөләйманов тәкъдим итте. Мөнбәргә чыкканда ук Равил Моратов: “Ничә миллиардка төшә бу концепция?” дип башта ук бу проектка шикләнеп каравын белдерде.

Җәүдәт әфәнде, бу концепция проектын эшләү март аенда ук башлануын һәм моңа кадәр булган ике дәүләт програмнарының уңай һәм тискәре тәҗрибәләре күз уңында тотылуын әйтте.

"Моңа кадәр эшләнгән ике програмнан аермалы, өченчесе алты максатчан юнәлештән тора. Беренчесе – дәүләтнең тел сәясәтен, бу програмны тормышка ашыруның норматив-хокукый базасын булдыру. Икенчесе – ул телне укыту. Өченчесе – татар телен саклау, аны өйрәнү, үстерү. Дүртенчесе – Татарстандагы башка телләрне саклау. Бишенчесе – урыс һәм татар телләре дәүләт телләре буларак яшәтү, куллану. Алтынчысы – Татарстанда тел вәзгыятен өйрәнү, мониторинг ясау, телләр үсеше програмын гамәлгә ашыруны анализлау, татар телен популярлаштыру.

Телләргә кагылышлы төрле илләрнең хокукый-норматив актларын өйрәнеп, аларны үзебездә куллану, республиканың кануннарын камилләштерү кирәк булачак (проектта бу эшкә 5 млн. сум каралган). Ике дәүләт теленең бертигез рәвештә куллануы, алар өчен шартлар тудыруны, телара толерантлыкны булдыру, тел сәясәтен дөрес юнәлештә алып бару өчен телләр мәсьәләсе буенча Татарстан президентының вәкаләтле институтын булдыру кирәк (моның өчен сметада 12 млн. сум акча язылган).

Республика һәм чит төбәкләрдәге мәктәпләрдә, Татарстанның урта һәм югары уку йортларында татар телендә укыту, татар теленә өйрәнү методикаларын камилләштерү, яңа ысуллар белән укытуга ирешер өчен аудио, видео материаллар, электрон укыту ресурсларын, системасын булдыру кирәк булачак.

Гете, Сервантес, Юныс Әмре кебек институтлар алман, испан, төрек телләрен популярлаштыру өстендә эшли. Алар мисалында татар теленең тормышта да, мәгълүмат кырында да кулланыш даирәсен арттыруны тормышка ашыручы Каюм Насыйри институтын ачу кирәк дигән фикергә киленде (бу проект 320 млн. сумга төшәчәк)”, дип сөйләде Җәүдәт әфәнде.

“Тел фәненә зур игътибар булачак”

Моннан тыш, галим яңа програм татар теленең фән теле буларак үсешен тәэмин итәргә тиеш дип әйтте. Телләр програмының шактый өлеше тел фәненә багышланып, аерым проектларны шәрехли. Мәсәлән, заманча татар теленең академик грамматикасы (60 млн. сум), татар әдәби теленең тарихи грамматикасы (35 млн. сум), татар теленең академик лексилогиясен булдыру (30 млн сум), татар теле лексикасына комплекслы лингвокульторологик тикшерү уздыру (47 млн. сум), татар теленең полилингваль лексикографик корпусын булдыру (125 млн. сум), лингвокультура аспектында татар теленең материаль мәдәнияте лексикасының тарихи-лексикографикасын шәрехләү (47 млн. сум), татар теленең электрон корпусын булдыру (28 млн. сум), татар теленең этнолингвистик интерактив атласын булдыру (17 млн. сум), борынгы кулъязмаларны, татар басмаларын туплаучы “Китап” электрон мультимедиа белешмә базасын булдыру (60 млн. сум), татар сөйләм теленең синтезаторын булдыру (Text to TatarSpeech, 25 млн. сум), сөйләм телен язма телгә әйләндерүче системаны булдыру (TatarSpeech to Text, 260 млн. сум), татарча-русча, русча-татарча автоматик тәрҗемә системасын булдыру (250 млн.сум). Бу проектларны КФУ, Тел институты, Татарстан Фәннәр академиясе, РАН, Татмедиа аерым-аерым да, бергә дә ерып чыгарлар дип күзаллана.

Моннан тыш, тагын шактый проектлар бар. Барысын да санап китү мөмкин түгел. Моны Равил Моратов та аңлап чыгыш ясаучыны туктатты.

“Ун елга тәгаенләнгән телләр програмының сметасы 1 млрд. 800 милллион сум тәшкил итәме? Ник биредә балалар бакчалары юк, сабыйларга татар телен өйрәтү мөмкинлекләре каралмаган?” дип гаҗәпләнде ул. Чыгыш ясаучының җавабы булмады.

Урысча язылган тел програмы

Утырышта катнашучы Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, шагыйрь Роберт Миңнуллин да сүз алды.

“Урысча ясаган чыгышыгызны игътибар белән тыңладым. Бу телләр турындагы яңа програм проектының варианты миңа гына урысча эләктеме, әллә ул татар телендә язылмадымы? Аннары элеккеге проектлар Татарстан Дәүләт шурасында тикшерелә иде, бу булачакмы?” дип сорады.

“Рәхмәт соравыгызга. Башкалар урысча чыгыш ясый башлагач, үзем дә ирексездән урысча чыгыш ясадым. Кимчелекләр бар, исәпкә алыначак. Концепциянең структурасы, төп өлеше бар. Әле тагын төзәтүләр, өстәмәләр булачак. Тагын бер ай вакыт бар. Бу әле шәрә бала кебек, аны киендерергә кирәк. Бу утырыштан соң да эш дәвам итәчәк, министрлыклар, муниципаль берәмлекләр, актив оешмалар ярдәм итәр дип уйлыйбыз. Башта аны Татарстан Дәүләт шурасының мәдәният, фән, мәгариф, милли мәсьәләләр комиссиясе караячак, аннары Дәүләт шурасының зур утырышында тикшереләчәк”, дип җаваплады Җәүдәт әфәнде.

Разил Вәлиев, “моңа кадәрге ике програм начар булмады, ләкин күп пунктлар тормышка ашмады. Сез моңа кадәрге програмнарда язылган максатлар, проектлар ни өчен үтәлмәгәнен җентекләп өйрәнеп, анализлап чыгып, яңа програмның үтәлешенең механизмын булдырырга тиеш. Бүген тел өчен йә мәгариф, йә мәдәният министрлыклары гына җавап тота. Һәрбер министрлыкта, ведомствода, муниципаль берәмлектә тел өчен җавап бирүчеләр булырга тиеш. Бу механизм булдырылмый икән, яңа дәүләт програмы яртылаш кына үтәләчәк”, диде.

“Хыялларыгызны онытыгыз, тормышка ашмаячак”

Равил Моратов та механизмнар турында сөйләнми торып програмны эшләтеп җибәрүгә шик белдерде.

“Бигрәк академик програм бит бу, реаль тормыштан аерылган. Анализ ясагыз яңадан, глобаль язылган, су күп. Кайсы институт ни тели, бөтен фантазияләре монда тупланган. Төшереп калдырыгыз аны, үтәлмәячәк ул. 200-300 млн. сумлык проектлар бар, тагын тикшерегез, бәлки, бүген кирәкле мәсьәләләр исәпкә алынмый калгандыр.

Татарстан Фәннәр академиясендә булдык, тәрҗемә китабын тәкъдим итәләр, бер биттә ун хата! Нинди китап иде әле? Әйе, “Төрки тел грамматикасы”. Тәрҗемә иткәннәр, бөтенләй мәгънә үзгәргән! Академия дәрәҗәсендә шундый хаталар җибәрәбез, ә яңа институт ачыйк дибез. Шушы гади мәсьәләне хәл итмичә, глобаль проектларга тотынабыз. Гадидән, бүген кирәкле эштән башлыйк, аннары этаплап катлауландырыйк.

Акча бирелер, ә максатка ирешмәсәк? Тагын карагыз, булмастаен төшереп калдырыгыз, кайсысын башка елларга кичектерегез. Башка телләрне дә онытмагыз, алар бу програмда оялып кына утырган кебек күренә. Програмда балалар һәм яшьләр, студентлар белән ничек эшләүне уйлап бетерергә кирәк. Соңгы сүзне хөкүмәт, Татарстан Дәүләт шурасы әйтәчәк. Әле вакыт бар, бергәләп эшләгез”, дип Равил Моратов ФСБ бәйрәменә ашыкты.

Утырышта катнашучыларның концепцияне укырга өлгермәгәне хакында, ун елга сузылачак програмда телгә алынган акча азмы-күпме дигән фикерләшүләре дәвам итте. Проектны үзгәртер, шомартыр өчен әле вакыт бар.

Татарга кирәкмәгән тел урыска кирәкме?

Дәүләт програмнары язылып кабул ителә, гамәлгә ашырылыр өчен акчасы да табыла, ләкин тел мәсьәләсе барыбер кискенләшә. Моны яңа проект авторлары да таный. Ике дистә елда ничек кенә теләсәк тә, татар теле киң кулланыш теленә әйләнмәде. Моны саннар да раслый. 2011-2012 елда уздырылган социологик тикшеренүләр татарлапның бары тик 8,5% эш урынында татар телен куллануын ачыклады. Ә 2001 елны бу сан бераз югарырак - 9,6% булган. Ни кызганыч, бу сораштыруда катнашучы урыслар арасында андыйлар берәү дә юк.

Өйдә татарча сөйләшүчеләр арасында 38,5% татар һәм 0,2% урыс бар. Иң аянычлысы - татар телен өйрәнәсем килә дигән урысларның саны ике тапкырга кимегән. 1994 елда 63%, 1997 елда 59% урыс балалары татар теле кирәк дип санаган, хәзер мондый теләк белән яшәүчеләр 23% кына тәшкил итә. Мәктәп укучыларының күпчелеге аралашу өчен иң кулай - урыс теле, аннары Европа телләре, аннары гына татар теле дип җавап биргән.

Яңа програм төзүчеләр моңа кадәр куелган максатларга ирешеп булмады, татар теле көнкүрешкә кермәгәнен, аның дәүләт теле буларак үсеш алмаганын әйтә. Хәер, моны аңлар өчен фәнни тикшеренүләр дә уздыру кирәкми, татар теленә мөнәсәбәт нинди икәнен белер, күрер өчен урамга чыксаң да аңлап була. Быелгы ата-аналарның татар телен кирәксенмибез дип ачыктан-ачык әйтә башлаулары, пикетларга чыгуы моның ачык мисалы.

Урыс түгел, хәтта татарда да үз туган телен өйрәнү, куллану теләге юк. Бүгенге көндә телне кулланыр, аны өйрәнер өчен мотивация булырга тиеш. Кызыксындыру булмаса, татар теленең аркылыга-буйга өйрәнелгән лексикологияне тагын тикшереп, анализлап утыру кемгә кирәк икән? “Телне ничек кенә өйрәтик соң?” дип баш ватканда ник бу програмда телне популярлаштыру, кешедә кызыксындыру уяту беренчел максат итеп куелмый?

Дөрес, яңа програм проектында мониторинг уздыру, матбугат чаралары аша телне популярлаштыру пунктлары бар. Мәсәлән, матбугат аша тел торышының фәнни хезмәтләр турында саллы мәкаләләр бастыру, мониторинг хисапларын халыкка җиткерү дә каралган. Бу эшкә 72 млн. сум кирәк булачак диелгән. Ләкин дәүләт програмын гамәлгә ашыру турында язу ул татар телен популярлаштыру, уңай имиджын тудыру түгелдер.

Бүгенге тормыш шул кадәр зур тизлектә үзгәрә, мәгълүмат технологияләре өлкәсендә бигрәк тә, шуңа күрә ун елга түгел, програмны һичьюгы биш елга төзү дөресрәк булмасмы? Бүген кирәк эш дип башланган проектның иртәгәсе көндә кирәге чыкмаска да мөмкин.

Програмга нинди проектлар керергә тиеш?

Яшьләр татар теленнән йөз чөергән вакытта безгә, бәлки, фән турында бераз гына онытып торып, акчаның бер өлешен чит ил ширкәтләренә заказ биреп кимендә 50 сыйфатлы татарча мультфильм ясату дөресрәк булыр? Казакълар кебек Һолливуд режиссерларына акча түләп, татарлар турында бер көчле нәфис фильм төшерсәк, киләчәктә татар телендә фәнни хезмәтләр язучы яшь буын катламын тәрбияләргә ирешү җиңелрәк булмасмы? Балалар өчен “китап-конструктор”, “китап-уенчык” кебек гап-гади китаплар юк дибез, андый нәшрият Кытайда гына бар, Татарстан бюджетында андый акчалар юк, бу бик кыйммәт дип әйтәләр. Институтлар ачмыйк, булганнары да баштан ашкан, аларны эшләтеп җибәрик, ләкин татар балаларына шушындый китаплар күпләп бастырыйк, яңаларын языйк, язарлык кеше булмаса, дөнья бестселлерларын тәрҗемә итеп чыгарып, таратыйк.

Дәүләт програмнары, мондый җитди проектлар халыктан башка эшләнергә тиеш түгелдер. Милли интеллигенция яңа идеяләргә кытлык кичерә икән, халык арасында яңа фикер әйтүче табылыр иде. Электрон хөкүмәт бар, ник аны кулланмаска? Эленсен проектлар, кызыксынган кеше укысын, төрле фикерләр туплансын.

Програм кабул ителә калса, аны тикшерүче берәр иҗтимагый шура булдырылырга тиештер. Кешеләр акчаның кайда, ни рәвешле киткәнен күзәтергә хокуклы. Дәүләт акчасы бит ул.

“Татар иле” проектын тормышка ашырганда да төрле фокус-төркемнәр туплап, креатив фикерләргә колак салып эшләнсә, һәм аңа каралган дәүләт акчасы ничек тотылганына даими хисап ясалса, аңлатып барылса, халыкта аз гына булса да хакимияткә ышаныч булыр, бергәләп ерып чыккан проектка кебек караш та туар иде.

Татар теле мәсьәләсен урысча хәл итү хикмәте

Татарстан Дәүләт шурасында төрле эшлекле җыелышлар, фикер алышулар урыс телендә барганына күнектек. Җитәкчеләрнең бер-ике татар сүзен кыстырып җибәрсә, куанабыз. Республика җитәкчелеге “Эшләп ашагыз” яки “Кычытмаган җирне кашымагыз” дигән татар мәкальләрен кулланып сөйләвенә урысларны да өйрәтеп бетерде дип сокланабыз. Ләкин тел, милли мәгариф, республикадагы татарларның хәле турындагы фикер алышулар да урысча баруы инде башка сыймый.

Татарстан премьер-министры Илдар Халиков та, бу юлы Равил Моратов та күбесенчә татарлар җыелган җирдә, тематикасы татар теле булгач, үзебезчә сөйләргә тырыша. Тик чыгыш ясаучылары гына урысча теттерә. Татарстан Фәннәр акамедемиясе президенты Әхмәт Мазһаров бер чыгышын урысча сөйли башлагач, Илдар Халиков түзмәде: “Соң монда да татарча сөйләшик инде!” дигәнгә: “Аллага шөкер, Илдар Шәфкатович, татарчасын беләбез, ләкин чыгышымны урысча ясыйм, слайдлар урысча”, дип Пушкин телендә сөйләде. Бу юлы да саф әдәби татар телендә сүзен башлаган, ләкин урысчага күчкән Энгел Фәттаховның да слайдлары, чыгыш текстын татарча әзерли торган белгече юк, күрәсең. Җәүдәт Сөләйманов та мәгариф министрыннан "калышмаска" теләде булса кирәк.
XS
SM
MD
LG