Accessibility links

Оскар бүләгенә намзәтләр игълан ителде


"Оскар" намзәтләрен игълан итү чарасын актриса Эмма Стоун һәм танылган режиссер Сет Макфарлейн алып барды
"Оскар" намзәтләрен игълан итү чарасын актриса Эмма Стоун һәм танылган режиссер Сет Макфарлейн алып барды

10 гыйнвар көнне Лос-Анджелес шәһәрендә "Оскар" премиясенә номинантлар исемлеге игълан ителде. Елның иң-иңнәрен билгели торган кинопремия быел 85нче тапкыр тапшырыла. Иң яхшы фильм исеменә тугыз фильм дәгъва итә.

Американың кино сәнгате һәм фәннәре академиясенең “Оскар” бүләге ел саен төрле номинацияләрдә иң яхшы фильмнарга тапшырыла. Кино өлкәсендә “Оскар” иң абруйлы бүләк санала, аңа ирешү – фильм өчен иң югары дәрәҗә.

Быел премия тантанасында юбилей – ул 85нче тапкыр үткәрелә. Аны күренекле актер һәм режиссер Сет Макфарлейн алып барачак. Рәсми булмаган чыганаклар хәбәр иткәнчә, тантана уйлап чыгарылган кино персонажы – Джеймс Бонд белән бәйле булачак.

Гыйнвар ахырында экраннарга чыгачак Стивен Спилбергның “Линкольн” (“Lincoln”) фильмы – быел номинацияләр саны белән алдынгы урында. Ул 12 премиягә дәгъва итә. Икенче урында (11 номинация) – хәзер прокатта барган “Пи гомере” (“Life of Pi”).

Төп номинацияләрдә намзәтләр исемлеген сезгә дә тәкъдим итәбез. Тулы исемлек белән биредә танышып була (инглиз телендә).

Иң яхшы фильм

  • “Ирекле Джанго” (“Django Unchained”)
  • “Пи гомере” (“Life of Pi”)
  • “Кыргый Көньяк хайваннары” (“Beasts of the Southern Wild”)
  • “Линкольн” (“Lincoln”)
  • “Мәхәббәт” (“Amour”)
  • “Өмет чаткылары җыентыгы” (“Silver Linings Playbook”)
  • “Арго” (“Argo”)
  • “Читкә кагылганнар” (“Les Misérables”)
  • “Җиде төн уртасы” (“Zero Dark Thirty”)

Иң яхшы анимация фильмы

  • “Паранорман” (“ParaNorman”)
  • “Пиратлар! Уңышсызлар бандасы” (“The Pirates! In an Adventure with Scientists!”)
  • “Ральф” (“Wreck-It Ralph”)
  • “Франкенвини” (“Frankenweenie”)
  • “Батыр” (“Brave”)

Чит телдә иң яхшы фильм

  • Австрия – “Мәхәббәт” (режиссер: Михаэль Ханеке)
  • Дания – “Патшалар романы” (“En kongelig affære”; режиссер: Николай Арсел)
  • Канада – “Гыйсъянчы” (“Rebelle”, режиссер: Ким Нгуйен)
  • Норвегия – “Кон-Тики” (“Kon-Tiki”, режиссерлар: Хоаким Роннинг һәм Эспен Сандберг)
  • Чили – “Юк” (“No”, режиссер: Пабло Ларрей)

Иң яхшы режиссер

  • Бен Зайтлин – “Кыргый Көньяк хайваннары”
  • Дэвид О. Рассел – “Өмет чаткылары җыентыгы”
  • Михаэль Ханеке – “Мәхәббәт”
  • Стивен Спилберг – “Линкольн”
  • Энг Ли – “Пи гомере”

Иң яхшы актер

  • Брэдли Купер – “Өмет чаткылары җыентыгы”
  • Дензел Вашингтон – “Экипаж”
  • Дэниэл Дэй-Льюис – “Линкольн”
  • Хоакин Феникс – “Остаз”
  • Хью Джекман – “Читкә кагылганнар”

Иң яхшы актриса

  • Джессика Честейн – “Җиде төн уртасы”
  • Дженнифер Лоуренс – “Өмет чаткылары җыентыгы”
  • Эмманюэль Рива – “Мәхәббәт”
  • Наоми Уоттс – “Мөмкин булмаган”
  • Квинзан Уоллис – “Кыргый Көньяк хайваннары”

Иң яхшы грим һәм чәчтараш


85нче Оскар премиясен тапшыру тантанасы 24 февраль көнне Лос-Анджелеста узачак.
XS
SM
MD
LG