Accessibility links

Матвиенко: "Русиядә төбәкләрне эреләндерү дәвам итәчәк"


Валентина Матвиенко һәм Рөстәм Миңнеханов. Казан, 13 февраль 2013
Валентина Матвиенко һәм Рөстәм Миңнеханов. Казан, 13 февраль 2013

Русиянең Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко чәршәмбедә Казанга килеп, "Русия өчен 83 субъект – ул күп", дип белдерде.

Федерация шурасы рәисе Русиядә төбәкләрне эреләндерү сәясәтенең дәвам итәчәген әйтте. Бүген Казанда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашканнан соң Валентина Матвиенко Дәүләт шурасы депутатларының сорауларына җавап бирде. Аралашу барышында депутат Валентин Кострин Матвиенконың төбәкләрне эреләндерү сәясәтенә ничек каравы белән кызыксынды. Татарстанны киләчәктә Ульян, я булмаса чиктәш Киров өлкәсе белән берләштерү көтмиме?

"Кайсы төбәкләр үзара кушылуга, берләштерүгә мохтаҗ – моны мин әйтмим. Чөнки бу Федерация шурасы түгел, ә төбәкләрнең үз эше. Моны субъектлар өстән кушып мәҗбүри түгел, ә референдум аша ирекле рәвештә эшләргә тиеш,” диде Матвиенко.

Татарстан Дәүләт Шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Разил Вәлиев икътисади яктан тотрыклы булган һәм үзенчәлекле милли сәясәт алып барган республикага күрше өлкәләр белән берләшүнең бер файдасы да юк, дип саный.

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев
​“Русия Федерациясендә субъектларны берләштерү хәрәкәте инде күптәннән башланды. Ул соңгы вакытта тынып торган иде. Хәзер кабат кузгатыла. Мин бу эшнең яхшы нәтиҗәләренә өмет итмим. Мәсәлән, безнең республиканы гына алыйк, кемнәр беләндер кушылу, Ульян өлкәсе беләнме, Мари республикасымы, я башка күршеләр беләнме – бу безгә нинди файда китерер икән? Республика икътисади яктан аягында нык басып тора, милли сәясәтне дә без үзебезчә алып барырга тырышабыз. Һәр республиканың, бигрәк тә милли республикаларның үз үзенчәлеге бар. Әгәр дә күршеләр белән кушылсак, бу үзенчәлекләр эрер һәм сыегаер иде. Субъектыбыз зурайса, анда татар халкының өлеше кими. Бүген Татарстанда татарлар 53,9%. Әгәр башка өлкәләр белән кушылсак без 40%тан ким булабыз. Бу очракта безне милли республика дип атамаячаклар,” диде Разил Вәлиев Азатлыкка.

"Илдә бер генә президент булырга тиеш"

Федерация шурасы рәисе Матвиенко Русиядә бер генә президент булырга тиеш, дип тә әйтте.

"Без гаҗәеп бер ил, бездә дөньяда булмаган әйбер күп. Ләкин президентлар күп булган бер илне дә белмим. Илдә чын президент бер генә булырга тиеш", диде Матвиенко Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары белән очрашуда.

Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев "Ватаным Татарстан" газетына биргән әңгәмәләрнең берсендә "субъектларда дәүләт органнары нинди булырга тиешлеген хәл итү – субъектларның бары тик үз хокуклары. Аны республиканың Дәүләт шурасы карарыннан башка беркем дә үзгәртә алмый", дип белдергән иде.

Узган ел Бөтендөнья татар яшьләре җыены да Татарстанда һәм Русия төбәкләрендә президент институтын саклауны яклап чыккан иде. Яшьләр резолюциядәге белән генә чикләнмичә, тиешле федерал дәүләт органнарына мөрәҗәгать язылачагын белдергән иде.
XS
SM
MD
LG