Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы активистлары президент атамасын якларга Казанга җыена


Татар милли хәрәкәте соңгы тапкыр зурлап Хәтер көненә җыелган иде. Казан, 13 октябрь 2012
Татар милли хәрәкәте соңгы тапкыр зурлап Хәтер көненә җыелган иде. Казан, 13 октябрь 2012

2 март көнне татар милли хәрәкәте Казанда урам җыены уздырырга әзерләнә. Әлеге җыен Татарстан президенты институтын һәм Татарстан республикасын яклау, саклау шигаре астында барачак дип көтелә. Чарада Чаллы ягы активистлары да катнашырга җыена.

25 февральдә Чаллы ТИҮе чираттагы җыенын уздырды. Анда 2 март көнне Казанда Татарстан бәйсезлеген яклап, президент атамасын бетерүгә каршы урам җыены булачагы да хәбәр ителде. Шунда ук бу урам җыенына барырга теләүчеләрнең исемлеге дә төзелә башлады. Әлеге юнәлештә күршедәге Алабуга, Түбән Кама калаларында да эш башлануы хакында әйтелде.

Бу сөйләшүдән соң дүрт көн вакыт узды. Казанда булачак урам җыенына бару мәсьәләсе ни дәрәҗәдә хәл ителгән? Бу чарада катнашучыларның бүгенге вазгыятькә мөнәсәбәтләре нинди? Шундый сораулар белән без Чаллы төбәгендә яшәүче милли хәрәкәт җитәкчеләре Рәфис Кашаповка, Хәлил Әюповка, язучы Айдар Хәлимгә мөрәҗәгать иттек.

– Рәфис әфәнде, Чаллыдан Казанга бару өчен транспорт мәсьәләсен хәл итү кыенмы?

Рафис Кашапов
Рафис Кашапов
– Без әлегә кадәр автобуста яки җиңел машиналарда баруны ахыргача хәл итмәдек. Чөнки хәзер ФСБ, полиция бик көчле. Юлларда туктатулар булса, автобуста барган очракта күп кеше сәгать 11дә башланачак урам җыенына җитешмәячәк. Шуңа, кечкенәрәк төркемнәр белән җиңел машиналарда баруга өстенлек бирербездер. Урам чарасында татарлар гына түгел, урыслар да катнашыр дип уйлыйм. Чөнки Татарстан президенты атамасы бетсә, Татарстан республикасын бетерү мәсьәләсе дә күтәреләчәк.

Татарстанда, Башкортстанда президент атамалары бетерелсә, бу бар төрки дөнья өчен кизәнү булачак. Шушы вазгыятьтә бар төрки илләр безне яклап сүз әйтергә тиешләр.

– Җыенда Татарстан җитәкчеләрен яклап сүзләр әйтелерме?


– Юк. Президентлар килә дә китә. Ә менә республика башлыгының исеме президент һәм ул әле озак еллар сакланырга тиеш. Тугра, гимн кебек үк президент атамасы да безнең өчен дәүләтне гәүдәләндерүче [символ] булып тора.

Түбән Кама ТИҮе рәистәше Хәлил Әюпов фикерләрен дә белештек.

– Хәлил әфәнде, Татарстан сүзе, президент атамасы татар кешесе өчен мөһимме?

Хәлил Әюпов
Хәлил Әюпов
– Татарстан милли республика һәм аның җитәкчесе президент дип аталырга тиеш. Президент атамасын бетерүнең нигезен Русияне федераль дәүләт итеп түгел, һаман унитар дәүләт итеп калдырырга омтылуда күрәбез. Бу эштә Татарстан аларның “бугазында сөяк” булып утыра. Шуңа, җаен табып Татарстанны юкка чыгарырга телиләр дә. Без бернинди чигенү юлында булырга тиеш түгел. Республика халкы үз җитәкчесен ничек атарга тели, шулай атый. Бездә күпчелекнең бу урында президентны күрәсе килә.

– Хәлил әфәнде, Русиядә бер генә президент булырга тиеш дигән фикер шул ук милли республикалар җитәкчеләре тарафыннан әйтелде, әйттерелде диикме?

– Әлеге фикерне куәгтләгән республика җитәкчеләре бүген Мәскәү авызына карап торалар. Андыйлар Мәскәү кушканны эшләргә әзер. Ә Татарстанның сәнәгате, икътисады бик көчле.

Түбән Кама ТИҮе рәистәше Хәлил әфәнде белән булган әңгәмәдән соң без шушы ук ТИҮнең икенче рәистәше Раиф Галиев белән дә сөйләштек. Аның әйтүенчә, Казандагы урам җыенына бару өчен алар автобус һәм җиңел машиналар юнәткәннәр.

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим 2 март көненә билгеләнгән урам җыенында катнашырга өметләнә.

– Айдар әфәнде, бу чарада сүз әйтү мөмкинлеге бирелсә, мәйданга килгән халыкка ниндирәк фикерләрегезне җиткерер идегез?

Айдар Хәлим
Айдар Хәлим
– Мин бу җыенның бар халыкны кузгатырлык чара булуын телим. Ходай насыйп итсә, катнашырга җыенам. Валентина Матвиенко Казанга килеп кабат кузгатып җибәргән бу әйбер Русиядә урыс булмаган халыкларны урыслаштырып, бердәм милләт, бердәм тел һәм тарих ясау кебек җинаятьчел сәясәтнең иң югары ноктасына җитеп килә. Күпме байлыгыбызны тартып алган ил хәзер курчак дәүләтебезне тартып алырга җыена. Бу аның алдан сызып куйган планнарына ярашлыдыр. Әгәр дә бездән Татарстан төшенчәсен, президент атамасын тартып алалар икән, без бик акыллы саналган, бик макталган, милли хәрәкәтне почмакка куып керткән җитәкчеләребезгә “әйдәгез, Миңтимер Шәрипович, сезнең 1994 елгы данлыклы шартнамәгезгә нигезләнеп республиканы яклап калыйк инде, дип сорарга тиешбез. Безнең милләтнең, аның җитәкчеләренең төбе дә, төше дә юк. Без Кол Галиләрдән, Тукайлардан калган миллилекнең, татарлыкның соңгы чигенә чыгып, буш нигезгә чабатабызны салып утырганбыз инде.

– Шундый җыеннарда Татарстан җитәкчеләрен яклау турында сүзләр ишетелми. Бу күренешне ничек бәялисез?

– Әйе, халык атаманы түгел, киресенчә, җитәкчеләрне яклап чыгарга тиеш иде кебек. Матвиенко килеп киткәч, җитәкчеләр халыкка мөрәҗәгать белән чыкмады. Бу нәрсә, уенмы, без белмибез. Шулай да без Мәскәүгә кычытмаган җирне кашырга ирек бирмәбез. Татарстанны ихтирам иткән урыслар белән дә, безгә теләктәш булган җәмәгатьчелек ярдәме белән без Татарстанны, андагы президент исемен саклап калырга тиеш. Дөрес, җитәкчене илбашы, хан, башлык дип, башкача да атап буладыр. Ләкин синең исемең матур булып та мәктәбең, мәгарифең тартып алынган, телең киселгән икән, исем йөртүдә мәгънә бармы? Татарга татар булып калу зарур.

* * * *

Казандагы урам җыенына бару өчен Алабуга ТИҮе дә эш алып бара. Булачак чарага теләктәш булучыларны туплап, транспорт хәстәрен уңай хәл иткәннәр.

Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова бу көннәрдә Казанда. Үзе әйтүенчә, әлеге җыенда катнашачак, Татарстанны, мөселманнарны яклап сүзен әйтәчәк. Фәүзия ханым шунысын да ассызыклады, “кайберәүләр безне президентны яклап урамга чыгалар дип аңлый. Алай түгел. Без Татарстанны, президент атамасын яклыйбыз”, диде.
XS
SM
MD
LG