Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мәскәүдә карлы асфальтта намаз уку бер-бер хәлгә китерергә мөмкин"


Мөселманнар Мәскәүдә Корбан бәйрәмендә яңгыр астында, юеш асфальтта намаз укый. 26 октябрь 2012
Мөселманнар Мәскәүдә Корбан бәйрәмендә яңгыр астында, юеш асфальтта намаз укый. 26 октябрь 2012

Русия мөфтиләр шурасы рәистәше Нәфигулла Аширов фикеренчә, һәр җомга Мәскәүдә намазга килгәннәрнең полиция белән этеш-төртешләре бер-бер хәлгә китерергә мөмкин. Аширов Мәскәү мэры Сергей Собянинның мәчетләр төзүгә каршы фикере белән килешми. Бу мәсьәләне дәүләт җитәкчесенә җиткерергә кирәк дип әйтә.

Мәскәү мэры Сергей Собянин 28 февраль көнне “Эхо Москвы” радиосына әңгәмәдә Мәскәү хакимиятләренең мәчетләр төзергә исәбе юк икәнен белдерде. Һәр дини бинаны төзүне шәһәр районнарының үзидарәләре хәл итүне әйтеп, узган ел Мәскәүдә сигез чиркәү төзелгәнлеген ассызыклады. 200-не төзү планлаштырылган булган. Мөселманнар әнә стадионнарда, өсте ябулы башка мәйданчыкларда укысыннар, ди мэр.

Собянин Мәскәүдә төзелә торган Җәмигъ мәчетен киңрәк итүгә дә, яңа зур башка бер Җәмигъ мәчете төзүгә дә каршы. “Җәмигъ мәчете төзелеп бетеп килә, әмма без аны сизелерлек итеп зурайтырга теләмибез, анда болай да проблемнар җитәрлек”, диде мэр. Аның сүзләренчә, хакимият дистәләрчә мең кеше килеп укырдай мәчет төзи алмый, чөнки, намазга йөрүчеләр Мәскәүнең үз кешеләре дә, ә күпчелеге русия ватандашлары да түгел. “Алар шул ук гастарбайтерлар, алар Мәскәү тирәсендә яшәүчеләр һәм башкалар. Чынлап торып Мәскәүдә яшәүчеләр 10%ны гына тәшкил итә. Аларга булган мәчет тә җитә. Бөтен илдән җыелганнарга Мәскәүдә мәчетләр төзү – бу арттырып җибәрү”, дип белдерде ул.

Нәфигулла Аширов
Нәфигулла Аширов
Русия мөфтиләр шурасы рәистәше, Русиянең Азия өлеше мөселманнары диния идарәсе җитәкчесе Нәфигулла Аширов фикеренчә, мәчетләр җитешмәү, мөселманнарның карлы, пычрак асфальт өстендә җомга намазларын укулары, полиция белән этеш-төртешләр бер-бер хәл китереп чыгарырга мөмкин.

"Бу канунга да, хокук нормаларына да, кешелеклелеккә дә туры килми. Хакимиятләр бу проблемны белә. Бәлки, мәчетләр төзесәк, рус милләтчеләре күтәрелеп чыгар дип курка торганнардыр. Алар мәсьәлә бик четерекле булганны да аңлыйлар.

Һәр җомга саен намаз укучыларны йөзләрчә полиция хезмәткәрләре чорнап ала. Һәр җомгада тартышу, этешү була. Полиция халыкны юл читләренә, юлга бастырмый, ә намаз укырга килгән кешеләргә башка җирдә урын юк. Бу җомга саен була торган этеш-тартыш бер-бер нәрсәгә китерергә дә мөмкин. Анда йөзләгән генә түгел, ә меңләгән-меңләгән кеше җыела", ди Аширов.

1 март көнне ул үзе башта җомга намазы укыйм дип Мәскәүнең Мирная проспектындагы мәчеткә барган, әмма урын булмаганга Большая Татарская урамындагы тарихи мәчеткә киткән. Анда да намазга килүчеләрнең уннан ике өлеше генә мәчеткә сыйган, ә калганнар урамда калган.

"Меңнәрчә-меңнәрчә егетләр кар өстендә утыра. Ул көнне кар яуды, пычрак һәм су иде. Алар пычрак тротуарларда утырды. Бу бер Мәскәүнең генә йөзен боза торган хәл түгел, ә бөтен дәүләтнең абруен төшерә торган күренеш. Бу хакта дәүләт башлыгына мөрәҗәгать итәргә кирәк дип уйлыйм. Әнә шул турыда Равил хәзрәт Гайнетдингә бер нәсихәт бирмәкче булам. Әгәр мэрия белән хәл ителми торган булса, безнең федераль дәрәҗәдәге җитәкчеләр бар. Без – Русия ватандашлары буларак, алар белән хәл итәргә хакыбыз бар”, диде Аширов.

Аның сүзләренчә, мөселманнарның дин тоту иреге канәгатьләндерелмәү Русия конституциясен бозу, кеше хокукларын бозу булып тора. “Гомумән бу хәлләр бернинди кешелеклелек кысаларына да сыймый”, ди Аширов.

Элегрәк Мәскәүнең Текстильщики яки Митино бистәләрендә мәчет төзү проектлары инде расланган иде. Ул төзелешләргә каршы митинглар оештырылу сәбәпле мәчет салу кире кагылды.

Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан Аббясов узган елның ноябрь аенда Мәскәү хакимиятләре белән ун яңа мәчет өчен урын эзләнүен белдергән иде. Аббясов сүзләренчә, ул вакытта ун яңа мәчет проекты Мәскәү шәһәр башлыгы Сергей Собянинга инде җиткерелгән булган һәм шәһәр хакимияте мәчетләр җитмәү проблемын аңлаган булган.

Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов та узган ел Азатлык радиосына Русия башкаласында яңа мәчет төзү турында сөйләшүләрнең хакимиятләр белән уңай барганлыгын белдергән иде.

Урыс православ чиркәвенең Мәскәүдә инде 800-дән артык гыйбадәтханәсе бар һәм алдагы елларда тагын 200 чиркәү төзеләчәк. Русия башкаласында яһүдләрнең 38 мәдәни үзәге һәм җиде синагогасы эшләп килә.
XS
SM
MD
LG