Accessibility links

Рим папасы итеп Аргентина иезуиты сайланды


Рим папасы Францискның беренче чыгышы
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:34 0:00

Рим папасы Францискның беренче чыгышы

Рим католик чиркәве кардиналлары конклавның икенче кичендә чыгышы белән итальян тамырлары булган аргентиналы Хорхе Марио Бергольоны яңа папа итеп сайлады.

Конклавның икенче кичендә Ватиканда 115 кардинал җыелган Сикстин капелласының морҗасыннан ниһаять ак төтен чыкты. Дүртенче раунд тавыш бирүдән соң күренгән ак төтен Рим католик чиркәвенең яңа җитәкчесе сайланган дигәнне аңлатты. Бераздан яңа папаның исеме дә мәгълүм булды. Ул – чыгышы белән италияле 76 яшьлек Аргентина кардиналы Хорхе Марио Бергольо (Jorge Mario Bergoglio). Яңа папаның әлеге вазифадагы исеме Франциск I булачак. Аның вазифага керешүе 19 мартка билгеләнгән.

Франциск Рим католик чиркәвендә 266-нчы понтифик булачак. Әмма чиркәү тарихында Латин Америкасы вәкиле бер мәртәбә дә папа булмаган. Өстәвенә яңа папа үзләрен рәсми рәвештә "Гайсә җәмгыяте" дип атаучы иезуитлар ордены вәкиле. Бу төркем вәкилләре дә моңарчы папа дәрәҗәсенә күтәрелә алмаган.

Франциск яңа папаның традицион беренче чыгышы "Urbi et Orbi"да ("Илгә һәм дөньяга") чиркәүне моңарчы җитәкләгән Бенедикт XVI-га ярдәм сорап ялварырга чакырды. Бенедикт исә бу тантада күренмәде.

Бергольо папа вазифасына намзәтләрнең берсе буларак каралса да, шактый өлкән яшьтә булганга күрә төп намзәт дип саналмады. Күп кенә күзәтүчеләр төп намзәт буларак Милан архиепискобы Анджело Сколаны атап килде.

Шул ук вакытта Бергольо Рим католик чиркәве папасы итеп 2005 елда ук сайлана алган булыр иде. Әмма ул чакта конклав соңрак Бенедикт исемен алган алман кардиналы Йозеф Ратцингерга өстенлек бирде.

Яңа папа сайлануны Европа Берлеге илләре җитәкчеләре дә, АКШ президенты Барак Обама да хуплады. Обама, папаның Латин Америкасыннан сайлануы бу төбәкнең әһәмияте арта баруны күрсәтә, диде.

Бергольо 1936 елда Буэнос-Айреста чыгышы белән Италиядән булган тимер юл эшчесе гаиләсендә дөньяга килә. Яшь чагында фәлсәфә һәм химия белән нык мавыгып фәнни дәрәҗәләргә дә ирешә. Буэнос-Айресның өч католик көллиятендә әдәбият, фәлсәфә һәм теология укыта, итальян һәм алман телләрендә дә ирекле сөйләшә.

Булачак папа 22 яшендә иезуитлар орденына кушыла һәм 1969 елда руханилык эшенә керешә.

Рим католик чиркәвен моңарчы җитәкләгән Бенедикт февраль аенда шактый өлкән яшьтә булу сәбәпле вазифаларын тиешенчә башкарырга хәле җитмү белән аңлатып урыныннан китүен игълан иткән иде. Чиркәү тарихында соңгы алты гасырда папаның исән килеш вазифадан киткәне булмаган.

Аргентина кардиналы Хорхе Марио Бергольоның Рим папасы итеп сайлануы Аргентинада зур бәйрәмгә әверелде.

Аргентина Бергольоның папа булып сайлануын бәйрәм итә
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:38 0:00
XS
SM
MD
LG