Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беренче Сабантуй Индрәйдә үтте


Индрәйдә Сабантуе
Индрәйдә Сабантуе

Төмәннән 20 чакрымда урнашкан Индрәй авылында элек-электән Сабантуй 1 майда бәйрәм ителә, быел да алар бу гадәткә тугры калды.

Нигә нәкъ менә 1 майны сайлаганнар соң алар бу милли бәйрәмебез өчен? Бу сорауга авылның хөрмәтле кешесе, монда мәктәпкә эшкә җибәрелгәннән бирле җирле тарихны өйрәнү белән шөгыльләнүче, 80 яшьтән узуына карамастан әле дә авыл музеен җитәкләүче Галия Сагитуллина җавап бирде:

Авыл хакимияте җитәкчесе тәбрикли
Авыл хакимияте җитәкчесе тәбрикли
– Инрәйдә Сабантуйны май башында оештыру Ватан сугышына кадәр үк гадәткә кергән. Индрәй борынгы документларда XIII гасырда ук искә алына. Башта ул Ямбайдан күчеп килгән балыкчылар урнашкан кечкенә генә авыл була. Бүгенге көнгә кадәр монда яшәүче халык матур Индрәй күленең балыгы белән тукланып яши.

Кем көчлерәк?
Кем көчлерәк?
Индрәй балыгы тәмлелеге белән еракларга танылган. 1923 елда анда балыкчылар артеле, 1939 елда “Кызыл балыкчы” колхозы оеша.

Сугыш вакытында колхоз балык тоту буенча өлкәдә беренче урында тора. Хәзер дә берничә бригада төмәннәрне табан балыгы белән тәэмин итә. Анда башка – кыйммәтлерәк балыклар да үрчетү планлаштырылган иде, ләкин бу әлегә хыял булып кына килә.

"Гөлбану узды бит мине!"
"Гөлбану узды бит мине!"
Сабантуй игенчеләр эшләрен тәмамлагач оештырыла. Индрәйләр күлдә боз эрегәндә, җәйге эшләргә кадәр ял итеп алалар, ел буе мәктәптә, спортта алдынгыларны тәбриклиләр, юбилейларын билгеләп үтүчеләргә бүләкләр тапшыралар. Сабантуйның барлык тәртипләре дә диярлек үтәлә: алдан ук өй саен бүләк җыю оештырыла, бәйрәмдә аркан тартышу, көянтә-чиләк белән су йөгертү, кашыкка йомырка салып узышу, көрәш һәм башкасында халык теләп катнаша. Мәйдан уртасында сәхнәдә авыл үзешчәннәре чыгыш ясый.

Авылның иң өлкән кешесе Хәерчамал Ариповага 85 яшь
Авылның иң өлкән кешесе Хәерчамал Ариповага 85 яшь
Талантларга бай Индрәй: җыр, бию түгәрәкләр эшли, шигырь сөйләүчеләр дә җитәрлек. Мәйдан тирәсендә үзебезнең тырыш эшмәкәрләр аш-су, кием-салым саталар. Көрәшчеләр дә үзебезнеке: Тимур Сагитуллин 16 елдан бирле грек-рим көрәше түгәрәгендә батырларны тәрбияли, алар хәзер өлкәдә генә түгел, башка төбәкләрдә дә җиңү яулыйлар.

Батыр исемен быел да Румил Арипов алды. 75 килограммга кадәр авырлыкта өч урын да Ариповларныкы иде. Үзешчәннәр, көрәшчеләр, федераль Сабантуйда да сынатмаячакбыз, диләр.
Гер күтәрүдә беренче урын алган Илсур Уразумбетов
Гер күтәрүдә беренче урын алган Илсур Уразумбетов
XS
SM
MD
LG