Accessibility links

Кайнар хәбәр

Георгий тасмасы урынына Татар тасмасы


"Азатлык" лидерлары "Кырлай" паркында Татар тасмасы тарата
"Азатлык" лидерлары "Кырлай" паркында Татар тасмасы тарата

Татар галимнәре фикеренчә, Русиядә 9 май көннәрендә таратыла торган Георгий тасмасы – төрки дәүләтләрне, татар дәүләтен юк итү символы булып тора. "Азатлык" татар яшьләре берлеге Георгий тасмасы урынына Татар тасмасы тарата.

Шимбә "Кырлай" ял итү паркында "Болгар" радиосы үткәргән чара вакытында "Азатлык" татар яшьләре берлеге лидерлары 1500-ләп тасма таратты. "Кырлай"га 800-ләп кеше җыелган.

"Бу тасма һәркемдә дә зур кызыксыну тудырды, туганнарыма, танышыма дип тә сорап алдылар. Үзебез таратып йөрмәдек, халык безне күреп яныбызга агылып килде", ди Нәбиуллин.

"Азатлык" тасманы хат белән дә җибәрә
"Азатлык" тасманы хат белән дә җибәрә
"Азатлык" ике ел элек Татар тасмасы тарату эшенә кереште. Ике ай чамасы элек алар "Һәркемгә татар тасмасы" дигән акция башлап җибәрде. Апрель азагында үткән "Мин татарча сөйләшәм" чарасында, "Шигырь бәйрәме"ндә дә Татар тасмалары таратылды.

Татарстан әләме төсләре төшкән бу тасма чит илләрдә һәм Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләрне дә кызыксындыра башлаган. "Хәзер Казакъстан, Литва, Азәрбайҗан һәм башка илләрдән милләттәшләр үзләре дә, татар оешмалары да соратып ала", ди Нәбиуллин. Тасманы алар конверт белән дә, шулай ук күп итеп сорасалар кечкенә тартма белән дә җибәрләр. Русиянең Калининград, Пенза, Мәскәү, Сургут, Владивосток, Төмән, Курски, Сахалин, Чиләбе якларына һәм Татарстанның төрле районнарына соңгы ике ай эчендә генә 700-ләп хат юллаган.

"Азатлык" лидерлары "Кырлай" паркында Татар тасмасы тарата
"Азатлык" лидерлары "Кырлай" паркында Татар тасмасы тарата
Бу тасма Казандагы кайбер тукыма, тегү өчен кирәк әйберләр сатыла торган кибетләрдә дә бар. Нәбиуллин: "Җитештерүчеләр сорау юк икән дип тасма чыгаруны туктатмасыннар өчен күпләп алырга һәм таратырга тырышабыз", ди. "Азатлык" соңгы ике айда сигез меңләп тасма тараткан. Яшьләр тасмаларны Болгар җыенында һәм Сабантуйларда да өләшергә җыена.

Тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев яшьләрнең Татар тасмасы таратуы бүген бигрәк тә зур әһәмияткә ия дип белдерә. "Татар тасмасы безнең республиканың символы. Хәзер республикаларга каршы сәясәт алып барылганлыгы сизелеп тора. Шуңа күрә республиканы яклап аның символын пропагандалау кирәк. Яшьләр изге эш эшлиләр", ди Ислаев.

9 май алдыннан Русиянең төрле шәһәрләрендә Георгий тасмасын тарату чаралары башланды. Дүшәмбе Кремль канаты астындагы “Молодая Гвардия” активистлары биш мең тасма өләште. Чарага Сочи һәм башка шәһәрләр дә кушыла башлады. “Георгий тасмасы” Татарстанда һәм татарлар яшәгән башка төбәкләрдә дә таратыла. Җиңү көне билгесе ул дип күпләр аны-моны уйламыйча түшенә беркетә, машина ишеге тоткасына, йә булмаса сумкасына бәйләп куя.

Наил Нәбиуллин фикеренчә, Георгий тасмасын бәйләп кую татарга тәре тагып йөрү белән бер.

"Азатлык" лидерлары "Кырлай" паркында Татар тасмасы тарата
"Азатлык" лидерлары "Кырлай" паркында Татар тасмасы тарата
"Георгий тасмасын таратуны мин үзем христиан дине штампларын безгә тагу кебек кабул итәм. Без шуңа күрә татарларга Татар тасмасын тагарга тәкъдим итәбез. Георгий тасмасын тагу татарны изгән дәүләтнең символын тагып йөрүгә тиң. Икенче яктан килеп карасак, Икенче дөнья сугышында күпме татар катнашкан, татар халкы үзенең батыр улларын югалткан, ә моңа Русия хөкүмәте хәзер татар мәктәпләрен ябу, милләтләрне ассимиляцияләү белән җавап бирде. Ул Георгий тасмасын тагуны үз-үзеңне кимсетү кебек кабул итәм мин", ди Нәбиуллин.

Георгий тасмасы – Изге Георгий орденына, Георгий тәресенә, Георгий медаленә кара һәм саргылт төстәге тасма. 1769 елда Екатерина II христиан динендәге Изге Георгий истәлегенә сугыш кырында батырлыклар өчен Изге Георгий орденын булдыру турында фәрман имзалый. Тәре итеп ясалган орденның уртасындагы түгәрәктә елан үтерүче Георгий сурәтләнгән.

Изге Георгий ордены
Изге Георгий ордены
"Җиңү таратучы Георгий сөңге белән еланны үтерә. Ул китап белән христиан динен таратып йөргән дип белдерелә. Елан урыслар өчен төрки дөньясы символы да булып тора", ди Ислаев.

Галим, тарих фәннәре кандидаты Нурулла Гариф Георгий тасмасының Русиядәге җиңү көненә бернинди катнашы да юк дип белдерә. Аның фикеренчә, Георгий тасмасы ул татарны басып алу тамгасы.

"Георгий тасмасы ул медальгә бер өстәмә генә. Бу медальдә җайдак өстендәге Георгий сурәтләнгән. Ул сөңге белән еланны үтерә. Елан элек Казан ханлыгы буларак, дошман буларак сурәтләнгән. Елан ул – без, татарлар. Аңлаган кешегә үзеңне үтерүчене данлап аның билгесен тагып йөрү кебек килеп чыга. Бу тасма безне юкка чыгарган дәүләтнең символы, безне юкка чыгару символы да булып тора. Ул әле тагын империя символы да. Русиядәге төрле халыкларны берләштерүче билге түгел, ә рус халкының гына хезмәт итүче символ. Сугышта җиңүне рус халкы гына яуламады бит. Георгий тасмасы таратып бары тик бер генә рус халкы гына җиңү яулады дигәнне күрсәтергә тырышу омтылышы ята монда", ди Нурулла Гариф.

Өч ел элек ул машинасына Татарстан әләме төсләре төшкән тасма бәйләп куйган. "Татарлыкны белдерү горурлыгы биреп тора ул миңа", ди Нурулла Гариф.
XS
SM
MD
LG