Accessibility links

Казан җыенында "Ислам һәм татар дөньясы" концепциясе кабул ителүе көтелә


Татар имамнары Казанга җыенга дүртенче тапкыр киләчәк
Татар имамнары Казанга җыенга дүртенче тапкыр киләчәк

Казанда киләсе атнада "Милли тормыш һәм дин" дип исемләнгән дүртенче бөтенрусия татар дин әһелләре форумы үтәчәк. Анда “Ислам һәм татар дөньясы” концепциясе кабул ителергә тиеш.

Русиядәге татар имамнарының җыены Казанда 23-25 майда үтәчәк. Анда барлыгы 62 төбәктән 700гә якын кеше катнашыр дип көтелә. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының әйдәп баручы референерты Булат Мәрдәнов сүзләренчә, 23 майда имамнар дүрт секциягә бүленеп эшләячәк.

“Татар дөньясында рухи мирасның әһәмияте” секциясе Казан милли-мәдәният үзәгендә, "Ислам дине һәм мәгърифәт" Русия ислам университетында, "Ислам дине һәм гаилә тәрбиясе" Казанның Әл-Мәрҗәни мәчетендә, "Ислам дине һәм татарның үзаңы" Татарстан мәдәният министрлыгында үтәчәк.

Әлеге утырыштан соң дин әһелләре Галиәсгар Камал театрында спектакль караячак.

24 май көнне Татарстан фәннәр академиясендә җыенның пленар утырышы каралган. Анда республика президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашыр дип көтелә. Пленар утырыш барышында узган елны тәкъдим ителгән “Ислам һәм татар дөньясы” концепциясе кабул ителергә тиеш.

Конгрессның рәис урынбасары Ренат Вәлиуллин әйтүенчә, әлеге проект Русия ислам университеты галимнәре, голәмәләр шурасы, Татарстан Диния нәзарәте белән берлектә эшләнгән.

“Узган елны яңгыраган тәкъдимнәр искә алынды. Монда ислам белән татар милләте үсеше искә алына. Дин милләттән аерым каралырга тиеш түгел. Башта бу концепция бер секция утырышында тулаем каралачак. Аннары бөтен фикерләр кертелгәч пленар утырышка чыгарылачак”, диде Вәлиуллин.

Элегрәк Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, конгрессның Казан бүлеге рәисе Фәрит Мифтахов әлеге концепцияне бүгенге татар-мөселман тормышына кертү юллары, аның механизмнары турында түгәрәк өстәл сөйләшүе уздырган иде. Анда төрле фикерләр әйтелде, карашлар белдерелде.

“Гомумән алганда, түгәрәк өстәлдә катнашучылар әлеге концепциядәге фикерләрне якладылар. Шуңа алга таба традиция һәм гореф-гадәтләрне саклау һәм пропагандалау – ул бөтен Русия буйлап Сабантуйлар уздырып, татар эстрадасы концертлары үткәреп йөрү генә түгеллеген аңлый башларга кирәк. Әхлакны тәрбияләгәндә, мәдәниятне үстергәндә, ислам кануннарын файдаланмыйча булмый. Шуңа төбәкләрдәге милли һәм дини оешмаларның эшчәнлеген максималь якынайту максаты куелырга тиеш. Традицион исламны үстерү белән татар конгрессы да ныклап шөгыльләнергә тиеш”, дигән иде Мифтахов Азатлыкка.

Бу концепция, әлбәттә, җыенда төрле бәхәсләр дә уятырга мөмкин.

Әлеге форум имамнарның Болгарга сәяхәте белән тәмамланачак.
XS
SM
MD
LG