Accessibility links

Украина татарлары яңа җитәкче сайлады


"Туган тел"нең элекке һәм яңа җитәкчеләре - Кәнәфия Хөснетдинов (сулдан өченче) һәм Илмир Тимергалиев (сулдан дүртенче) - 2009 елда Акмәчет Сабантуенда.
"Туган тел"нең элекке һәм яңа җитәкчеләре - Кәнәфия Хөснетдинов (сулдан өченче) һәм Илмир Тимергалиев (сулдан дүртенче) - 2009 елда Акмәчет Сабантуенда.

Бөтенукраина "Туган тел" татар үзәге президенты Кәнәфия Хөснетдинов тирәсендә соңгы вакытта дәвам иткән киеренкелек аның вазифадан китүе белән тәмамланды.

31 майда Киевтагы Татар йортында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров инициативасы белен узган “Украинада яшәүче татарларның консолидациясе” исемле җыелышта Кырымдагы Идел буе татарларының “Идел” бөтенкырым берләшмәсе рәисе Илмир Тимергалиев бер тавыштан “Туган тел”нең яңа президенты итеп сайланды.

“Без килгәндә Татар йортының ишек алдында “Не допустим коррупцию в татарском доме!”, “Татарский дом – для татар, а не для воров!”, “Шарафутдинов – христианин незнающий татарского языка!”, кебек шигарләр урнаштырылган иде”, дип сөйләде “Азатлык” радиосына җыелышта катнашкан Акъярдагы Татар-башкорт үзәге рәисе Җәмил Хисаметдинов.

2012 елда Кәнәфия Хөснетдинов яңадан биш елга татар үзәгенең президенты итеп сайланганнан бирле аның эшчәнлеге белән канәгать булмаучылар саны арта барды. Үзе ул моны көнчелек, эшләгән эштә бары тик акча һәм байлык күрү белән аңлаткан иде. Аның белән килешмәүчеләр, шул исәптән Киев татарлары, Татар үзәге эшенә ачыклык кертергә теләде.

“Туган тел”нең быел 9 февраль, 24 апрель, 25 майда булган идарә утырышларында киеренкелек арта гына барды.

Ринат Закиров Киев җыелышында
Ринат Закиров Киев җыелышында
31 майда узган җыелышта Казаннан махсус килгән Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, конгресс хезмәткәре Ленара Кутеева, Татнефть, Украинадагы Россотрудничество вәкилләре катнашты. Украина төбәкләреннән Фәүзия Бәширова (“Дуслык”, Харьков), Рәшит Брагин (Донецки), Җәмил Хисаметдинов (Татар-башкорт үзәге, Акъяр), Равил Сунюков (“Акчура”, Ялта), Феликс Гарипов (Николаев), Зәкәрия Надыршин (Горловка), Хәмзә Кашаев (Львов) һәм Киевтагы татар үзәкләре һәм оешма вәкилләре бар иде.

Киев татарлары сан белән иң күп булган, ләкин “Туган тел” җитәкчесе Кәнәфия Хөснетдинов үзе бу җыелышка килмәгән. Җыелышны Кәнәфия Хөснетдинов тарафыннан “Туган тел” президенты итеп билгеләгән Петр Шәрәфетдинов алып бармакчы булган, ләкин татар үзәкләре вәкилләре, ул татарча белми дип, аны куып чыгарган. Җәмил Хисаметдинов сүзләренчә, җыелышны Кырымнан Равил Сунюков алып барган. Ринат Закиров конгресс алдында торган вазифалар, аларның үтәлүе, регионнардагы татар үзәкләре белән эшчәнлек, конгрессның планнары хакында сөйләгән.

Җыелышта катнашучылар 25 майда Кәнәфия Хөснетдинов җитәкчелегендә узган утырышта Илмир Тимергалиев, Җәмил Хисаметдинов, Хәмзә Кашаевны идарәдән чыгару, ә Петр Шәрәфетдиновны “Туган тел” президенты итеп билгеләү карарын көченнән чыгарган. Петр Шәрәфетдиновның билгеләнү протоколы электрон почта белән Казанга конгресска да юлланган булган, ләкин Закиров Киевта Шәрәфетдинов белән очрашудан баш тарткан.
Татар йортының ишек алдындагы шигарләр
Татар йортының ишек алдындагы шигарләр

31 майда узган конференциядә тавыш бирү нәтиҗәсендә “Туган тел” президенты итеп Илмир Тимергалиев сайланган. Аның өчен идарәдәге 11 кеше тавыш биргән. Рәис урынбасары һәм “Татар йорты” мөдире итеп элекке урынбасар Шәүкәт Самитов сайланган.

Бу җыелышта Ялтаның “Акчура” үзәге рәисе Рәисә Шәрипова, Запорожьеның “Алтын Ай” үзәге рәисе Рәхимә Ахмерова катнашмаган. Алар урынына ышаныч кәгазе белән башка кешеләр катнашкан. Сәбәбе билгеле түгел.

Кәнәфия әфәнде исә бу җыелышта “Туган тел”гә кергән 17 әгъзаның бишесе генә катнашты, Ринат Закиров тик оппозиционерлар белән очрашты дип хәбәр итте.

Шуны да әйтергә кирәк, 24 апрельдә узган хисап-сайлау конференциясендә “Туган тел”нең ревизия комиссиясе рәисе Равил Булатов (Одесса татар үзәге рәисе) хисабында 2012 елда “Татар йорты”нда 364 мең гривна (45,5 мең доллар) сарыф ителгәне хәбәр ителгән иде. Ул җыелышта Кәнәфия Хөснетдинов йортның ремонтына 50 мең доллар китте дип белдерде. “Без бу комиссиянең акты профессиональ рәвештә әзерләнмәгәнен белдереп аны расламаган идек” диде “Азатлык” радиосына бу конференциядә катнашкан Акъярдагы Татар-башкорт үзәге рәисе Җәмил Хисаметдинов. Ул бу актны Равил Булатов әзерләгәненә шик белдереп, аны Кәнәфия әфәнде үзе язып аңа бирде, ул аны укыды гына диде.

Шуны да әйтергә кирәк “Татар йорты”ның бөтен ихтыяҗларын “Татнефть”нең “Ватан” фонды тәэмин итеп килә. Билгеле булганча, “Татар йорты” өчен өч катлы бинаны Рөстәм Миңнеханов премьер булган чакта аның күрсәтмәсе белән “Татнефть” сатып алган иде. Украинада башка милли азчылыкларның мондый йорты юк. Шул йортта урнашкан “Туган тел” 2013 елда үзенең 15 еллыгын яңа җитәкче – Илмир Тимергалиев белен каршылый дияргә мөмкин. Җыелышта катнашмаган Кәнәфия әфәнде исә аның легитим сайлануын шик астына куя.

“Азатлык” радиосы Илмир әфәнде белән сөйләште.

– Илмир әфәнде, Киевта узган соңгы җыелышка нинди бәя бирер идегез?

– Кызганыч, мин авыру сәбәпле бу җыелышка бара алмадым. Ләкин нәрсә әйтә алам. Мине 2012 елда Казанда узган конгресста Украина татарлары вәкиле итеп идарәгә сайлаганнан сон, миңа Украинадагы татар оешмаларыннан, аерым кешеләрдән хатлар килә башлады. Анда күбрәк “Туган тел”нең эшчәнлегенә канәгатьсезлек белдерелә иде.

– Аларны нәрсә борчый иде, төп мәсьәлә нәрсәдә иде?

– Алар “Туган тел”нең ябык рәвештә эшләвенә, җитәкчелек тәнкыйтьне кабул итмәгәненә, татарлардан аерылып эш ителгәненә, “Дуслык” журналының чын тиражы, ни өчен ул төбәкләргә тик аерым кешеләргә җибәрелгәненә шикаять итә иделәр. Без 15 ел бер сүз әйтмичә йөрдек, ләкин хатлар килә башлагач мин бу процессларга игътибар итәргә тиеш идем.

– Э менә ревизия комиссиясенең хисабы кабул ителмәгәненә нәрсә әйтерсез?

Илмир Тимергалиев
Илмир Тимергалиев
– Мин Булатов белен сөйләштем. Ул минем аудит ясарга мөмкинлегем юк, миңа “Туган тел”нең бухгалтериясе нәрсә бирде мин аны укыдым диде.

– Соңгы җыелышта Кәнәфия әфәнде булмады, хисап тотмады, ул җыелышта сез дә булмадыгыз, ләкин сезне “Туган тел”нең президенты итеп сайладылар. Хәзер процесс ничек бара?

– Минем аңлавыма күрә Кәнәфия әфәнде Петр Шәрәфетдиновны президент итеп калдыру максатыннан әле баш тартмый. Ләкин мин “Туган тел”нең эшләрен Кәнәфия әфәнде кулыннан алырга теләмим. Анда “Ватан” фонды “Туган тел”нең эшчәнлеге буенча хисап китабын тикшерү алып барачак, менә аннан соң “Ватан” җәмгыятеннән бөтен эшләрне кабул итәрмен дип уйлыйм. Моңа 20-60 көн китәр. Хәзер Кәнәфия әфәнде эшкә йөри икән, моны минем Киевтагы урынбасарым Шәүкәт Самитов хәбәр итте. Минем рәис итеп сайлануымны хәзер дәүләт органнарында рәсми теркәү эше бара. 12 июньдә Киевтагы Русия илчелегенә чакырылган идем, илче белән таныштык.

– Бу җыелышлардан соң Ринат Закиров белен сөйләштегезме?

– Юк, әле сөйләшмәдем.

– Яңа вазифада эшегезне нәрсәдән башлаячаксыз?

– Мин регионнарга чыгып татарлар белән очрашачакмын. Беренче чиратта Херсон өлкәсендә татарларны җыеп анда бер үзәк барлыкка китерергә исәбем бар. Гомумән Украинада татар мәдәниятен яшәтү буенча эш итәчәкмен. 1 июньдә Кырымда узган Сабантуйда Украинаның кайбер регионнарыннан килгән татарлар белән киләчәккә планнар хакында инде сөйләшә дә башладык.
XS
SM
MD
LG