Accessibility links

Кайнар хәбәр

Полициядә көчләнгән Демерчянны үзен гаепләмәкчеләр


Мардирос Демерчян гаиләсе
Мардирос Демерчян гаиләсе

Казанда полиция хезмәткәрләре тарафыннан Сергей Назаров көчләнгәннән соң, Татарстан эчке эшләр министры Әсхәт Сәфәров эшеннән китәргә мәҗбүр булды. Сочида Олимпиада корылмаларында хезмәт итүче Демерчян полиция тарафыннан лом белән көчләнгән соң, эшченең үзенә карата җинаять эше ачмакчылар.

Казанда Сергей Назаров полиция бүлегендә шампан шәрабы шешәсе белән көчләнеп вафат буганнан соң, хокук яклаучы оешмалар ярдәмендә әлеге җинаять фаш ителде һәм Татарстан эчке эшләр министры Әсхәт Сәфәров вазифасыннан китәргә мәҗбүр булды. Әлеге җинаять кылуда гаепләнгән полициянең икесе хөкем ителде, тагын сигезенә карата мәхкәмә тыңлаулары бара.

Үзенә кирәк мәгълүматны әйттерү өчен полициянең газаплаулар куллануы Русиядә сирәк күренеш түгел кебек, чөнки Назаров белән килеп туган хәлдән соң, Татарстанда берничә дистә кеше полицияләр тарафыннан җәзалауларга зарланып тикшерү комитетына шикаять тапшырды.

Күп очракта мондый хәлләр “йомылып” кала, чөнки полициянең җавапка тартылачагына ышанучылар бик аз. Бу көннәрдә Сочида Олимпиада корылмаларында эшләүче Мардирос Демерчянга карата кулланылган җәзалаулар турында мәгълүмат җәмәгатьчелеккә чыгарылганнан соң да, эшченең үзенә карата басымнар башланды.

Сочиның Адлер районында фәкыйрь генә яшәүче һәм дүрт бала атасы булган Демерчян Сочида волонтерлар өчен төзелүче йортта электрик булып эшли. Аңа бер хезмәт көне өчен 1,5 мең сум түләргә вәгъдә итәләр. Димәк бу ике айга 90 мең чыга. Әлеге вакыт узгач Демерчянга бары 37 мең сум гына бирәләр. Хезмәткәрләрне эшкә килешүсез генә алганга подрядчиклар шулай тиз генә “котылып” булыр дип исәп тота, чөнки читтән эшкә килүче гастарбайтерлар нигездә зарланып йөрми, булганын ала да китә, ә ишле гаиләсе булган Демерчян тиешле акчасы өчен көрәшә башлый.

12 июнь көнне эшкә килгәч аны полиция хезмәткәрләре каршы ала һәм тимер-чыбык урлауда гаепләп Блиново бүлекчәсенә алып китәләр. Шунда Демерчянның күрмәгәне башлана да инде. Караклыгын танысын өчен башта аны берничә сәгать дәвамында рәхимсез рәвештә кыйныйлар. Кыйнау нәтиҗәсендә аның берничә теше төшә, баш мие селкенә һәм күкрәгенә зыян килә. Шуннан соң полиция хезмәткәрләре аны лом белән көчләүгә керешә. Җәзалауларга түзә алмыйча Демерчян бар гаепне дә танырга мәҗбүр була.

Икенче көнне ашыгыч ярдәм машинасы эшчене авыр хәлдә хастаханәгә алып китә. Анда исә Демерчянның лом белән көчләнүе сәбәпле, эчәкләренә зыян килгәне ачыклана. Шулай ук аның алты теше төшкән була.

Демерчянның хатыны Людмила шунда ук полициягә гариза яза, әмма бу мөрәҗәгатькә игътибар итүче булмый. Бернинди җинаять эше ачылмый, тикшерүләр уздырылмый, полиция хезмәткәрләре үз урынында эшли бирә. Әле бу гына да түгел, полиция хезмәткәрләре аларның абруена тап төшергән өчен Демерчянга карата шикаять язганнар.

Бүген бер төркем депутатлар әлеге хәлне тикшерүне таләп итеп Русия тикшерү комитетына һәм эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать юллаган.
XS
SM
MD
LG