Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Универсиадада татарлык җитми дигән фикер белән килешмим"


"Универсиада хәбәрчесе" татарны дөньяга таныта
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:50 0:00

"Татмедиа"ның милли проектлар җитәкчесе Гөлнара Сабирова

Универсиада көннәрендә Казанда "Универсиада хәбәрчесе" исемле газет чыгарыла. 40 мең тираж белән басылучы газет татар теленнән тыш рус һәм инглиз телләрендә нәшер ителә.

Беренче саны 3 июльдә дөнья күргән газет башкалага килгән кунакларга Универсиада белән беррәттән Казан, Татарстан, татар халкының ни дәрәҗәдә кунакчыл булуын күрсәтүне дә максат итеп алды ди, "Татмедиа"ның милли проектлар җитәкчесе Гөлнара Сабирова.
"Казан Универсиадасы дөнья һәм Русия халкы өчен генә әһәмиятле түгел. 2013 елгы Универсиада Казанда узуы белән бөтен дөньяга таралган татар халкы өчен дә бик мөһим. Шул уңайдан Универсиада вакытында татарның башкаласында татар телендә бер газет чыгармау дөрес булмас иде. Моны истә тотып Татмедиа, Универсиада дирекциясе белән берлектә "Универсиада хәбәрчесе" дигән газет чыгара башлады", дип белдерде ул.

Һәркөн басылучы бу газет редакциясендә 18 журналист эшли. Инглиз телендә язучы кайбер журналистлар хәтта Мәскәүдән үк чакыртылган. Ә күпчелек каләм ияләре республика газет-журналларыннан килгән. Универсиада тәмамлангач вакытлыча "Универсиада хәбәрчесе" газеты редакциясендә хезмәт куючы бу журналистлар кабат үз редакцияләренә кайтачак.

"Газетта көнлек Универсиада ярышлары турында мәгълүмат белән беррәттән, татар милләтенең халык ашларын, эчемлекләрен, милли бәйрәмнәре турында да җентекләп язабыз. Әйтик 13 июльдә булачак Казан Сабантуе уңаеннан газетның 12 июль санын Сабантуйга багышлыйбыз. Бу тема газетның рус һәм инглиз телендә чыгучы версияләрендә дә язылачак ", ди Сабирова әңгәмәне дәвам итеп.

Казан Универсиадасы башка Универсиадалардан миллилеге белән аерылып тора, ди Гөлнара.

"Әйтик башка илләрдә булган Универсиадалардан аермалы буларак Казан Универсиадасы сайты татар теленә тәрҗемә ителде һәм тулы куәтенә татарча эшли. Ул Универсиадалар тарихында беренче милли телдә эшләнгән сайт булды. Чөнки Универсиада сайтлары инглиз, француз һәм Универсиада уза торган илнең рәсми телендә эшләнә.

Аннан соң бездә махсус Универсиада өчен татар телендә "Универсиада хәбәрчесе" исемле газет чыгарыла. Бездәге Универсиадада бөтен буклетлар, афишалар татарча эшләнә.

Шулай ук Казан Универсиадасының ачылышында тулы бер бүлек татар милләтенә, татар тарихына, аның йолаларын күрсәтүгә багышланган иде. Шуңа күрә мин Казан Универсиадасында татарлык җитми дигән сүз белән гомумән килешмим", дип белдерде ул.

Шуны да әйтергә кирәк, сигез биттән торган һәм төсле итеп басылган "Универсиада хәбәрчесе" Казанның барлык спорт биналарында, кунаклар, спортчылар булырга мөмкин булган барлык объектларда да бушлай таратыла.
XS
SM
MD
LG