Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселманнарны рәнҗеткән Таҗетдин тантаналарына Путин килә


Минин һәм Пожарский һәйкәленә чәчәк салу. Мәскәү, 4 ноябрь 2012
Минин һәм Пожарский һәйкәленә чәчәк салу. Мәскәү, 4 ноябрь 2012

21-23 октябрь Уфада Үзәк диния нәзарәтенең 225 еллыгына багышланган тантаналар үтә. Анда президент Путин да килер дип көтелә. Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин чарага барудан баш тартты.

Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәтенең (Оренбур мөселман дини җыелышы) 225 еллыгы Уфада 21-23 октябрьдә узачак. Тантанага Русия президенты Владимир Путин да килә.

Төгәлрәк әйтсәк, ул көннәрдә Уфада Русия президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр шурасының утырышы узачак һәм анда төбәкләрдә Русиядәге дәүләт милли сәясәте програмының үтәлеше турында сүз барачак. Путин беррәттән ике чарада катнашачак. Русия президенты элегрәк диния нәзарәте тантаналарына дәүләт дәрәҗәсендә әһәмият бирергә чакырган иде. Шунда ук Тәлгать Таҗетдинның 65 еллык юбилей чаралары да бәйрәм ителәчәк.

Владимир Путин (с) "Ләлә-Тюльпан" мәчетендә Тәлгать Таҗетдин белән. Уфа, 4 гыйнвар 2003
Владимир Путин (с) "Ләлә-Тюльпан" мәчетендә Тәлгать Таҗетдин белән. Уфа, 4 гыйнвар 2003
Путинның килүе аның Таҗетдинга булган хөрмәтен күрсәтә. Мөфти үзе дә даими рәвештә моңа сәбәп биреп тора. Татар халкының Милли Мәҗлесенең “Коръәнне тыючылар белән араны өзик” дигән мөрәҗәгатендә әйтелгәнчә, ул "әле туңкаеп, урыс попларының кулын үпте, әле чиркәүләрдә иконалар алдында башын иеп йөрде, әле мөселман хатын-кызлары өчен яулыкның мәҗбүри булмавы турында мәгънәсез фәтвәләр бирде, әле Болгарга куелачак “шайтан сынын” мактап чыкты һәм туктамый ваһһабчылар, экстремистлар, террорчылар белән авыз чайкады, шулай итеп, бик күп мөселманнарның төрмәләргә ябылуына сәбәпче булды."

"Нинди очракта да, ул мөселманнарны һәм исламны түгел, аларны җәберләгән җәза органнарын, Мәскәү Кремлен, бу илнең мәкерле һәм явыз җитәкчеләрен яклап чыкты”, диелә анда.

Әлеге мөрәҗәгать Элмир Кулиевның Коръәннең тәрҗемәсе тыелуы уңаеннан кабул ителде. Бу тыюга Фәрит Сәлман белән Таҗетдинның да өлеше керүе әйтелде. Исламофоб Роман Силантьев “Газета.ру”га биргән әңгәмәсендә аларның кайбер мөселман китапларын, шул исәптән Коръәннең тәрҗемәләрен экстремизмга тикшерүне сорап Русия эчке эшләр министрлыгына хат язуларын әйтте.

Шул сәбәпле Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Үзәк Диния нәзарәтенең 225 еллыгы уңаеннан оештырыла торган чараларда катнашудан баш тартты.

Тәлгать Таҗетдин һәм Равил Гайнетдин (у) Болгарда
Тәлгать Таҗетдин һәм Равил Гайнетдин (у) Болгарда
"Тәлгать Таҗетдинның Русия православ чиркәве вәкиле Роман Силантьев җитәкчелегендәге төркемдә Коръән тәрҗемәсен һәм тагын кайбер мөселман китапларын тыюга тәкъдим итүчеләр арасында булуын аек акыл белән аңлап булмый. Нәкъ аларның ярдәмендә Коръән тәрҗемәсен юк итү карары чыгарылды", ди Гайнетдин.

Аның сүзләренчә, ул Үзәк диния нәзарәтнең әлеге сәясәте белән һич кенә дә килешә алмый һәм шуңа тантанада катнашмаячак.

Татар халкы Милли Мәҗлесе дә үз мөрәҗәгатендә Коръән тәрҗемәсен тыюга үз өлешен кертүче бу мөселманнар гафу үтенмичә торып алар белән араны өзәргә, алар уздырган чараларда катнашмаска чакыра.

“Русиянең күпчелек мөселманнары, ислам дөньясы моны Коръәнне тыю, юк итү, дип кабул итте һәм протест акцияләренә чыкты. Ә Коръән тәфсире өстеннән органнарга әләк язган Тәлгать Таҗетдин һәм Фәрит Сәлманга бөтен ислам дөньясы нәфрәт белдерде. Без, татарлар гына, бу ике доносчикка карата үз фикеребезне әйтмәдек һәм алга таба алар белән нинди мөнәсәбәт булырга тиешлеген билгеләмәдек.

Тәлгать Таҗетдин һәм Дмитрий Медведев, Уфа, 11 февраль 2011
Тәлгать Таҗетдин һәм Дмитрий Медведев, Уфа, 11 февраль 2011
Татарстан Диния нәзарәте Тәлгать Таҗетдин белән Фәрит Сәлманны, Коръәнне тыюда катнашканнары өчен, гаепләп чыкмады, димәк, ул аларның бу чирканыч эшләре белән килешә?

Шулай ук Тәлгать Таҗетдин үзе җитәкләгән мөфтият тә аның бу түбән адымына бәя бирмәде, димәк, бу мөфтияткә керүче барлык имамнар да Таҗетдинның Коръәнгә кул күтәрүе белән килешә?

Шулай ук Таҗетдин белән Болгар тирәсендә әйлән-бәйлән килеп йөргән Татар конгрессы, башка милли һәм иҗтимагый оешмалар да бу нисбәттән авызларына су каптылар, әйтерсең лә, берни булмаган! Димәк, киләсе елга тагы, берни булмагандай, Таҗетдин байрагы астында Болгарда бөтерелеп йөриячәкләр.

Димәк, татар җәмәгатьчелеге өчен Коръән хәтле Коръәннең тыелуы берни түгел, Таҗетдин исә барысыннан да кодрәтлерәк һәм кирәклерәк булып чыга? Ә Аллаһ алдында, киләчәк алдында нәрсә дип әйтербез, чөнки бу вакыйга, утызынчы еллардагы кебек, тарихка кереп калды бит инде! Тагы татарлар катнашы белән, тагы татарлар ярдәме белән!”, диелә Милли Мәҗлес мөрәҗәгатендә.
XS
SM
MD
LG