Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Мостай Кәримгә һәйкәл ачылды

Мостай Кәрим һәйкәле. Уфа, 10 октябрь
Мостай Кәрим һәйкәле. Уфа, 10 октябрь

10 октябрь Уфада Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримгә һәйкәл ачылды.

Бүген республика һөнәр берлекләре утырган бина каршындагы мәйданда Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримгә һәйкәл ачу тантанасы узды. Бу гади генә һәйкәл түгел, ә әдип иҗатына да һәйкәл. Эш шунда, һәйкәлдәге композицияләрдә язучы әсәрләрендәге геройлар да гәүдәләндерелгән. Алгы планда карашын еракка төбәгән шагыйрь, артта аның кулъязмаларыннан чыгып килгән әсәрләрендәге геройлар - “Озын-озак балачак” повестендагы сарык бәрәне күтәргән Кендек кушаматлы малай, аның Олы Әнисе, яралы хәрби, кошлар.

Композицияләр су эчендә утырачак, көзге көннәр булу сәбәпле, су әлегә җибәрелмәгән иде. Су тормышның мәңгелегенә ишарә итеп торачак. Һәйкәлнең биеклеге 6 метр. Монументның озынлыгы 15 метрга җиткән. Һәйкәлнең тирә-ягы да бик матур итеп эшләнгән. Ләкин әле эшләр тулысынча бетмәгән, биредә ике фонтан, ял итү урыннары эшләнәчәк. Уфа мэры Ирек Ялалов сүзләренә караганда, һәйкәлне һәм аның-тирә-ягын эшләгәндә җирле әйберләр - гранит, бетон файдаланылган, республикада үскән агачлар китереп утыртылган.

Чарада һәйкәлне ясаучы Мәскәү сынчысы Андрей Ковальчук та катнашты. Ул һәйкәл композициясенең бик авыр булуын, аны ясауга ике ел китүен, һәйкәлдә гәүдәләндерелгән шагыйрьнең 50 яшьләрдә булуын ирештерде.

Тантанада чыгыш ясаган башкорт шагыйре Кадим Аралбаев "Мостай Кәрим арабызга әйләнеп кайтты" диде.
Мостай Кәримгә һәйкәл ачылышында Кадим Аралбаев чыгышы
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:16 0:00
йөкләү

Чарада Мәскәү, Казан, Чуашстан һәм башка төбәкләрдән килгән кунаклар да катнашты. Һәйкәлне ачу тантанасында шагыйрьнең улы Илгиз Кәримов һәм кызы Әлфия Кәримова да катнашты һәм чыгыш ясады.

Чараны ачуда әдәби-музыкаль композиция күрсәтелде. Чара һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Һәйкәл һәм скверны эшләүгә барлыгы 60 миллион сумнан артык акча киткән.

Мостай Кәримгә һәйкәл ачылу тантанасы

Мостай Кәрим һәйкәле
1/9 Мостай Кәрим һәйкәле
10 октябрь Уфада Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримгә һәйкәл ачылды.
Чарага килүчеләр
2/9 Чарага килүчеләр
10 октябрь Уфада Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримгә һәйкәл ачылды.
Мостай Кәримнең улы Илгиз Кәримов
3/9 Мостай Кәримнең улы Илгиз Кәримов
10 октябрь Уфада Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримгә һәйкәл ачылды.
Шагыйрьләр Ренат Харис һәм Равил Бикбай
4/9 Шагыйрьләр Ренат Харис һәм Равил Бикбай
10 октябрь Уфада Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримгә һәйкәл ачылды.
Чуашстанның халык шагыйре Валерий Тургай
5/9 Чуашстанның халык шагыйре Валерий Тургай
10 октябрь Уфада Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримгә һәйкәл ачылды.
Мостай Кәримнең кызы Әлфия Кәримова һәм Ренат Харис
6/9 Мостай Кәримнең кызы Әлфия Кәримова һәм Ренат Харис
10 октябрь Уфада Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримгә һәйкәл ачылды.
Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин
7/9 Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин
10 октябрь Уфада Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримгә һәйкәл ачылды.
Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис
8/9 Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис
10 октябрь Уфада Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримгә һәйкәл ачылды.
Мостай Кәрим һәйкәле арткы яктан
9/9 Мостай Кәрим һәйкәле арткы яктан
10 октябрь Уфада Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримгә һәйкәл ачылды.
Previous slide
Next slide
XS
SM
MD
LG