Accessibility links

"Америкада мөселманнарга карата нәфрәт хисе юк"


"Америкада мөселманнарга карата нәфрәт хисе юк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:24 0:00

"Америкада мөселманнарга карата нәфрәт хисе юк"

Фәнис һәм Айгөл Солтанбәковлар гаиләсе бәхетне Вашингтон шәһәрендә тапкан. Алар фикеренчә, Америкада уңай тормыш өчен бар шартлар да тудырылган.

Беренче булып Америкага Фәнис аяк баса. Казанда табиб булып эшләгән яшь егет океан аръягына инглиз теле өйрәнергә чыгып китә. Укуны тәмамлагач, биредә калырга уйлый.

“Дөресен әйткәндә, Америкада очраклы рәвештә генә калырга булдык. Башта инглиз теле өйрәнергә килдем, аннары Русиядәге тормышны Америка белән чагыштыргач, монда төпләнергә уйладым. Соңрак яныма Айгөл дә килде. Айгөл килгәч, монда бөтенләй калдык”, дип искә ала Фәнис.

Биш елдан артык Америкада яшәү дәверендә Солтанбәковлар туган телгә, татар мәдәниятенә игътибар артканын билгеләп үтәләр. Бигрәк тә балалар тугач, телнең мөһимлеген аңладык, ди алар.

“Балалар туганнан соң, үзебезнең татар телебез яхшырды, сүз байлыгы үсте. Өйдә фәкать татар телендә генә сөйләшәбез. Җирле татарлар оештырган төрле чараларда катнашабыз. Чөнки мохит бик мөһим. Балалар да, үзебез дә туган телдә аралашудан күп файда алабыз”, ди Айгөл.

Американың мөселманнарга карата мөнәсәбәте начар дигән сүзләр йөри. Әмма Солтанбәковлар бу фикер белән килешми.

“Америкада дин тоту Русиягә караганда җиңелрәк дип уйлыйм. Чөнки Америкага дөньяның төрле почмакларыннан мөселманнар килә. Мәчетләр, әлһәмдүлилләһ, шактый күп. Беркем дә сиңа бармак белән төртми, ачу сүзләре әйтмиләр. Намазны үзең теләгәнчә укыйсың. Хиҗапта монда үземне уңайрак хис итәм”, дип сөйли Айгөл.

Фәнис Солтанбәков фикеренчә, Американың тышкы сәясәте ил эчендә барган процессларга туры килми. Үзе беркайчан да дини кимсетү белән очрашмаган.

"Американың тышкы сәясәте мөселманнарга карата тискәре. Әмма ил эчендә бөтенләй башка вазгыять. Мөселманнар беркемгә дә зарар китерми. Яңалыкларда теләсә нәрсә сөйләсәләр дә, чынлыкта кешеләр монда бик тату яши", ди Фәнис.

Солтанбәковлар гаиләсе әлегә Татарстанга кайтырга ашыкмый. Тагын берничә ел Америкада яшиселәре килә.
XS
SM
MD
LG