Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарлар Акмәчеттә үз мәйданын җыя


Акмәчеттә регионнар фиркасе тарафдарлары митингы. 27 гыйнвар 2014
Акмәчеттә регионнар фиркасе тарафдарлары митингы. 27 гыйнвар 2014

27 гыйнварда Акмәчеттә регионнар фиркасе тарафдарлары митинг үткәрде. Сишәмбедә Мәҗлес кырымтатар митингын үткәрергә җыена.

Акмәчеттә регионнар фиркасе тарафдарлары уздырган митингта "Крымчане поддерживают президента Януковича!", "Нет фашизму!", "Нет Бандере!", "Кровь на майдане – вина экстремистов", "Нет двойным иностранным стандартам!", "Нет иностранному вмешательству", "Крым за стабильность", "Майдановских боевиков к ответу!", "Не допустим государственного переворота!" кебек шигарләр тоткан йөзгә якын кеше алдында Кырым Югары Радасы депутатлары Николай Колесниченко, Ефим Фикс, Акмәчет шәһәр шурасы депутаты Борис Фротман чыгыш ясадылар.

Алар әфлисун төсле инкыйлабчыларны ярымутрауга җибәрмәскә чакырдылар.

"Иртәгә бездә мөһим бер көн, без Кырымның көчен күрсәтергә тиеш, без Кырымга дошманнарны кертмәбез, Кырымда дошманнарга урын юк! Кайбер кешеләр 25-26 гыйнварда Кырымда һәм Акъярда (Севастополь) фетнә ясарга омтылдылар, ләкин кырымлылар аларга тиешле җавап бирделәр. Шулай дәвам итегез. Без бергә булып Кырым – Украинаның көче булганын күрсәтәргә тиешбез. Кырым шундый регион, ул дошманнарга хакимиятне үз кулына алырга, Украина Конституциясенә каршы эш итәргә рөхсәт итмәс", диде элекке коммунист, хәзер регионнар фиркасе әгъзасы Николай Колесниченко.

Акмәчет шәһәр депутаты Борис Фротман Акмәчет мәйданыннан Киевка Антимәйданга барганнарга хәерле юллар теләп: "Без бергә җиңәчәкбез, аның өчен без Киевка барып дөнья җәмәгатьчелегенә Украинаның нормаль кешеләре стабильлек өчен, президент өчен һәм бервакытта да Бандера бунтына ярдәм итмәячәген күрсәтәчәкбез. Украина гражданнарының күпчелеге безнең кебек уйлый", диде.

Митингтан соң йөзгә якын кеше мәйданнан туры Киевка юл тотты. Барлыгы Кырымнан Киевка антимайданга ике меңләп кеше киткән дип хәбәр ителә.

Мәҗлес үз митингына әзерләнә

28 гыйнварда Акмәчеттә Мәҗлес кырымтатарларның митингын үткәрергә җыена. Бу уңайдан Кырым хөкүмәте рәисе Анатолий Могилев кырымтатарлар дәүләт биналарын, аерым алганда Кырым министрлар шурасын басып алырлар дип борчыла.

Рифат Чубаров
Рифат Чубаров
Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров Могилевка телефон аша мондый ниятнең булмавын сөйләгән. Мәҗлес бу митингны Украинаның диктатурага таба тәгәрәвен, кан түгелүне, кешеләрнең үтерелүен туктату максаты белән үткәрәчәк, диде Рифат Чубаров.

Мәҗлеснең президиумы карары нигезендә үткереләчәк митингта төп шигарләр: "Украинаның территориаль бөтенлеген сакларга", "16 гыйнварда кабул ителгән диктатор кануннарын көчтән чыгарырга" дигән таләпләр булачак.

"Без Украинаның башка регионнарында булган вакыйгалар Кырым хакимиятләре өчен сабак булуын телибез. Безнең Кырым хакимиятләренә кырымтатарларның хакларын таныгыз дигән чакырулардан инде арыдык, реаль диалог корыгыз, дигән мөрәҗәгатьләрне Кырым хакимиятләре ишетми. Митингта без якын айларда эшләячәк эшләребезнең планын игълан итәчәкбез", диде Рифат Чубаров.

25 гыйнвар Акмәчәттә "Идел-Урал" милли-мәдәни үзәгәнең 20 еллыгына багышланган тантанада Русиянең Кырымдагы баш консулы Вячеслав Светличный чыгыш ясап, Украинадагы соңгы хәлләргә борчылу белдерде, Кырмда яшәүче Идел буе, Урал, Себер татарларының төбәктәге тынычлыкка зур өлеш кертүен әйтеп, киләчәктәдә шул тынычлыкны саклап калырга өндәде. Чарада катнашкан Рифат Чубаров моңа каршы бер сүз дә әйтмәде. [Бу чара турында Азатлык аерым язма әзерли. – ред.)

Кырымдагы урыс консулы татарларны тынычлыкка чакыра
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:20 0:00

28 гыйнварда "Русское единство" фиркасе һәм Кырымның урыс оешмасы кырымтатарларның митингы янәшәсендә Евромәйданга каршы митинг үткәрмәкче була. Бу хакта "Русское единство"ның матбугат үзәге хәбәр итте. Алар 28 гыйнварда 10.30да Тренев паркында җыелачак. "Бу фашист экстремистларга күрсәтергә кирәк: кырымлыларның көче – берлектә", диләр бу фиркадә.
XS
SM
MD
LG